Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Рособрнадзордан туган телләрдә БДИ кертүне сорый


Архив фотосы

"Азат Идел-Урал" оешмасы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенннән Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирүне тыючы канун нормаларын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте.

"Компромисс буларак, укучының теләге белән БДИны республикаларның дәүләт телләрендә тапшыру мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итәбез", диелә хатта.

Мондый адым "Русия халыкларының белем алу ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндермәсә дә, тигезсезлекне бераз бетерер иде" дип саный оешма активистлары.

"Моннан тыш, милли республикалар дәүләт телләрен мотлак фәннәр исәбенә кертү кирәклегенә басым ясыйбыз. Мәсәлән, Удмуртиядә удмурт теленнән, Татарстанда татар теленнән укучылар дәүләт теле буларак имтихан тапшырырга тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Рособрнадзор 1 августка кадәр Бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле тәкъдимнәр кабул ителүен искә төшерде. Аларны махсус электрон почтага җибәрергә кирәк.

Татар ата-аналары, активистлар БДИны туган телдә бирү мөмкинлеген сорарга чакырып, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда хәбәрләр таратты.

Русиядә милли телләрдә белем алу тыелмаган, әмма активистлар фикеренчә, дәүләт Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү таләбе куйганлыктан, ата-аналар урыс телле мәктәпләр сайларга мәҗбүр.

Күптән түгел Казанга килгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер ​да мәктәпне тәмамлаганда имтиханны туган телдә тапшыру мөмкинлеге булмаганга гаҗәпләнүләрен белдергән иде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG