Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: Башкортстанда 1 сентябрьдән бөтен мәктәпләр дә биш көнлеккә күчә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстанда биш көнлек уку атнасы кертелсә дә, уку планнары үзгәрми дип ышандыра республика башлыгы.

1 сентябрьдән Башкортстанның бөтен мәктәпләре дә биш көнлек укытуга күчә. Бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челртәрләдә язды. Аның сүзләренчә, уку планы элеккечә кала, укытучыларның хезмәт хакы кимеми.

Шимбә көн балаларның спорт белән шөгыльләнү, музейларга, театрларга йөрү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен спорт секцияләре һәм мәдәният оешмалары үзләренең эш графигын үзгәртергә тиеш булачак.

Биш көнлек уку атнасына күчү тәкъдиме белән Радий Хәбиров ел башында чыккан иде. Бу тәкъдим башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятты, туган тел дәресләре кимергә мөмкин дигән фаразлар яңгырады. Биш көнлек уку атнасы кертелгәннән соң башкорт теле һәм туган телләрнең мәктәпләрдә ничек укытылачагы турында әлегә әйтелми. Азатлык бу теманы күзәтеп барачак.

XS
SM
MD
LG