Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп химик корал канунын бозу өчен яңа чикләүләр кертте


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп химик һәм биологик коралны контрольдә тоту турындагы канунны бозучы илгә чикләүләр кертергә мөмкинлек бирүче фәрман имзалады.

Пәнҗешәмбе таралган документ АКШ финанс министрлыгына һәм дәүләт секретаренә канунда әйтелгән чикләүләрне кертү өчен чаралар күрергә куша. Ул чаралар түбәндәге:

  1. Канун бозучы илгә нинди дә булса акчалата яки техник ярдәм күрсәтүгә каршы тору.
  2. АКШның теләсә кайсы банкына канунны бозуда тотылган илгә займ яки кредит бирүне тыю. Әлеге чара азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары сатып алу өчен бирелгән займ һәм кредитларга кагылмый.

Элегрәк Конгресс әгъзалары Америка лидерын элекке күзләү офицеры Сергй Скрипаль һәм аның кызын Солсберида агулауда тыелган матдәләр куллану өчен Русиягә карата яңа санкцияләр кертүне сораган иде.

Былтыр август ахырында АКШ Русиянең элекке күзләү агенты Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы чикләүләр кертте. Чикләүләргә ярашлы, Русиягә ашыгыч һуманитар ярдәмнән тыш башка төрле ярдәм туктатыла. Азык-төлек, авыл хуҗалыгы тауарлары кертү, кредит һәм кредит гарантияләре бирү тыела.

Моннан тыш, корал һәм саклану өлкәсе тауарлары сатуны да туктату күз уңында тотыла. Шул ук вакыта, "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрен" истә тотып, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек чикләнмәячәк.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында берничә ай эчендә гарантияләр бирмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк диелгән иде. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотылуы турында белдерелде.

XS
SM
MD
LG