Accessibility links

"Татнефть"не тартып алсалар, Татарстанны ни көтә?


5 август "Татнефть" мөдирләр шурасы утырышында ширкәт акционерларының чираттан тыш җыелышын уздыру мәсьәләсе каралырга тиеш иде. Һәрхәлдә, утырышның көн тәртибендә шулай әйтелгән иде. Акционерларның алдагы җыелышы 21 июльдә узды. Медиа хәбәр итүенчә, анда рекордлы 197,5 млрд сум күләмендә дивидендлар түләү турында карар кабул ителгән. Бу компаниянең 2018 елдагы чиста табышы тулысы белән. Шушы сурәттә Татарстан икътисадының терәге һәм республиканың аерым статусы нигезе булган ширкәт Мәскәү кулына — Сечин карамагына күчәргә мөмкин дигән хәбәрләр таралды. Һәм бу, янәсе, заманында "Башнефть" ширкәтенең йотылуына китергән сценарий нигезендә башкарылырга мөмкин.

Шул хакта белгечләр белән сөйләштек.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов фикеренчә, хәзерге вакытта вакыйгаларның мондый юлдан китү ихтималы бик кечкенә.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов
Хәзер режим җөйләрдән китәргә торганда, бу бик куркыныч. Кремль моңа бармас

— Мин моңа ышанмыйм. Моны өч ел элек, режим көчле булганда эшләргә кирәк иде. Ә хәзер ул болай да җөйләрдән китәргә тора, бу бик куркыныч. Мәскәү кремле моңа бармас, — ди аналитик.

Шул ук вакытта Галләмов Путин даирәсендә мондый операцияне башкарырга теләгән кешеләр булуын кире какмый.

— Путин тирәлегендә эләктереп калырга теләүчеләр табылыр, тик федераль үзәк моңа бармас, ди ул.

Әгәр инде төбәкнең активлары алына икән, Казан Кирмәне өчен моның сәяси нәтиҗәләре булачак, ди белгеч.

— Аның төбәктәге вазгыятьне контрольдә тотуы көчсезләнәчәк. Милләтчеләр моны хакимиятнең көчсезлеге дип санаячак һәм активлашачак. Өстәвенә, "Мәскәү безне талый!" дигән формаль сәбәп тә пәйда булачак, дип йомгаклый ул.

Энергетик иминлек фондының аналитик идарәсе җитәкчесе Александр Пасечкин Галләмов белән килешә һәм "Татнефть" компаниясен "йоту" булмаячак дип саный.

— Хәзер макроикътисади вазгыять мондый алыш-бирешләр ясарга мөмкинлек бирми һәм мондый тенденция өчен бернинди объектив сәбәп юк. Ширкәт яши, аның сатыласы килми. Безнең тармакта андый дошманчыл "йотулар" булмый, ди белгеч.

"Башнефть" ширкәтенең йотылу тарихы белән параллель уздыру кирәкми

Пасечкин "Башнефть" ширкәтенең йотылу тарихы белән параллель уздырмаска тәкъдим итә, чөнки бу структураның үз тарихы бар иде, аны ул чыгышы "караңгы" булган актив дип атый.

Бәйсез социаль сәясәт институтының төбәк програмы мөдире Наталья Зубаревич шулай ук Татарстан ширкәтенең йотылачагына ишарә иткән билгеләр күрми.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

— Быел барлык нефть төбәкләрендә дә табыш салымы үсеше бик югары. Табыш югарырак булса, дивидендлар да үсәргә тиеш, ди ул.

Зубаревич аңлатуынча, компаниянең табышы артканда, ул шул исәптән акционерлар дивидендларына да бүленә.

Ә Татарстандагы җәмәгать эшлеклеләре нинди фикердә?

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин, "Татнефть" – милли капитал, ул китсә, Татарсан икътисады зәгыйфьләнәчәк ди.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Интернетта булган мәгълүматлар, фактлар бер фикергә этәрә: "Татнефть" йә тулысынча, йә контроль пакет өлеше сатыла. Әмма аны сату гади эш түгел, аның берчичә этаплары бар. Күрәсең, без әлегә аның бер өлешен күзәтәбез. Мәсәлән, дивидентлар чыгарылды, бу реаль акча, алар кайда, ничек бүленә, кемнәр арасында бүлеш булачак – безгә билгеле түгел. Бусы – бер. Икенчесе, күбрәк имеш-имешләргә корылган һәм "Татнефть"не сату Татарстанның тотрыклылыгын саклау белән бәйле. Республика, президент статусы, Рөстәм Миңнехановның вазифасын да саклап калу ниятеннән Мәскәүгә "Татнефть" бирелә.

Мәскәү – абстракт төшенчә. Аның конкрет бенифициарлары, файда алучы такым бар. Бу – Игорь Сечин һәм ул җитәкләгән "Роснефть" булырга мөмкин. Мондый сценарийны Башкортстанда күзәттек, "Банефть"не тартып алгач, сәяси идарә элитасын да юк иттеләр. Башкортстан сәяси субъект булудан туктады. Мәскәү кемне теләде шуны идарәгә утыртты, Рөстәм Хәмитов булды, хәзер – Радий Хәбиров. Башкортстан халкының үз позициясе дә, сәяси вазгыятькә дә йогынтысы юк. Башкортстан да көчле иде, хәзер донор хәлендә. Бернинди дә сәяси стратегиясе юк. Омскины алыйк, аның "Сибнефть" бар иде, Роман Абрамович идарә итте. Омскида теркәлгәнгә күрә салымнар өлкәдә кала иде. Ахыр чиктә аны "Роснефть" үз кулына төшерде. Мәскәүгә күчте, салымнар да шунда түләнә. Кешеләрнең социаль хәле начарайды, Омски перспективасыз өлкә санала. Депрессив өлкәләр исемлеген арттырдылар гына.

"Татнефть" – Татарстанның сәяси һәм икътисади баганасы. Ул булмаса, Татарстан хөкүмәте социаль програмнарын уздыра алмаячак, татар дөньясына ярдәм итү тукталачак

"Татнефть" – Татарстанның сәяси һәм икътисади баганасы. Ул булмаса, Татарстан хөкүмәте социаль програмнарын уздыра алмаячак, татар дөньясына ярдәм итү тукталачак. Аларга Татарстан гына булыша, федераль үзәккә бу кирәкми. Хәзер кайдан алачаклар ул акчаны?

"Татнефть"нең хуҗасы буларак республика сәяси позицияне күрсәтә ала иде. Ул юк икән, без көчсезләнәбез. Без донор төбәккә әвереләчәкбез. Мәскәүгә бәйле хәлгә калып, кул сузып яшәүгә калачакбыз. Хәерче зур глобаль мәсьәләләр турында уйлый алмый. Федераль үзәккә шул кирәк тә. Ул стратегия мәгълүм. Сәяси хокуклар турында уйлаучылардан арыналар. Очны очка бәйләүчеләр белән идарә итү җиңел.

"Татнефть" булса да, булмаса да ярый, дип тар фикер йөртүчеләр бар. Дөрес, алар республика халкы яшәешенә күбрәк акча тота алыр иде кебек. Әмма "Җыен" фонды бар, аны "Татнефть" финанслый, бик саллы хезмәтләр, китаплар буларак дөнья күрде, китапханәләргә таратылды. Грантлар системы бар. Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы районнарын тәртиптә китерде. Авылларда мәчет, юллар, чишмәләр барлыкка килде. Кешеләр шунда эшли, хезмәт хакын ала, акцияләрдән акча керә. "Татнефть" җитәкчелегендәге кешеләр биредә яши, кимендә акчаның да бер өлешен монда тоталар иде. Мәскәүдән килгән кешеләр акционерлар шурасында булачак, әмма аларның акчасы читкә китәчәк.

"Татнефть" – милли капитал. Ул бездән китсә, икътисад зәгыйфьләнәчәк. Акча юк икән, берни төзелмәс, инвестицияләрнең кертелүе тукталачак.

Сатылырмы? Әгәр дә мәсьәлә катгый куелса, "Татнефть"не бирмәслек, Мәскәүгә каршы торырлык көчебез юк. Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйров түгел. Чечняның "Грозныйнефтехим" ширкәтен үзләштерәсе килде, әмма Кадыйров тавыш күтәреп, бу низагка Владимир Путинга да килеп кушылырга туры килде. Сечин артка чигенде. Бездә дә андый низаг була ала, әмма Чечнядагы кебек сәяси ихтыяр табылмас.

Җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов "Татнефть"не сату гадәттән тыш очракта була ала.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Дивидентларны күп итеп түләү "Татнефть"тә моңа кадәр дә күзәтелде. Мондый зур суммалар "Татнефть"нең яхшы финанс нәтиҗәләре һәм капитальләштерү белән бәйле. "Татнефть" Рсуиядә генә түгел, Көнчыгыш Европада иң нәтиҗәле эшләүче ширкәтләрнең берсе булып санала. Елдан ел капиталы үскән компанияне кемнеңдер кулына бирүне күз алдына китереп булмый. Дөньяда нефть әле озак еллар кирәк булыр, тиз генә дөнья альтернатив чыганакларга күчә алмас, димәк "Татнефть" продукциясенә ихтыяҗ зур булыр. Шуңа күрә аны сату эшмәкәрлек мантыйгына сыймый. Ярый, син аны сатып ниндидер башка, күпкә кызыграк активны сатып аласың, ди. Әйтик Татарстан "Татнефть"не сатып, Аpple компаниясенең 10% хиссәләрен сатып алыр, республика өчен керем арта барыр иде.

"Татнефть"не сату гадәттән тыш ике очракта була ала

"Татнефть"не сату гадәттән тыш очракта була ала. Беренчесе – Татарстанны һәм аның җитәкчелеген юк итү яный. Сакланып калу – "Татнефть" бәясе була ала. Икенче очрак – берничә елдан соң "Татнефть"нең капиталлары берничә тапкыр кимиячәк һәм җитәкчелек моны алдан белеп сатып котыла.

Хәзерге шартларда "Татнефть" бюджетка берничә дистә миллиард сум акчаны дивидент рәвешендә кертә. Ширкәт районнарда социаль инфраструктура яшәешен таэмин итә. "Татнефть" башка кулга китсә, болар булмаячак. Татарстан бюджетына барган салымнарның якынча 1/4 өлешен "Татнефть" кертә һәм ул очракта түләнгән салымнар күләменең кимү ихтималы зур. Бу якындагы Башкортстан, Самар, Удмуртия, Ульян, Кировтагы тормыш дәрәҗәсенә төшүне аңлатачак".

Исегезгә төшерәбез, медиа инде берничә ел буена Татарстанның "Татнефть" компаниясе бәясен ясалма рәвештә арттыруы турында яза. Журналистлар версиясенә күрә, Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" нең "Роснефть" тарафыннан йотылуыннан курка, шуңа аның бәясен арттыру юнәлешендә эшли.

Компаниянең хәзерге дивиденд сәясәте нигезендә, акционерларга табышның кимендә 50%ты түләнә. Соңгы елларда ширкәт чиста табышның 70-80%ын түләп килде.

Элегрәк "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы "Транснефть" һәм экспортка юнәлтелгән "Татнефть", "Башнефть" һәм "Роснефть" ширкәтләренә бәйсез халыкара аудит үткәрергә таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG