Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр гаиләнең төп ихтыяҗы дип азык-төлек, кием һәм торакны атый


Архив фотосы

Русия халкына "нормаль" тормыш өчен торакка түләргә, ашауга, киенүгә, медицина хезмәтләренә һәм даруга акча җитүе кирәк.

Левада үзәге респондентларга "сезнең гаиләгә нормаль яшәр өчен нинди чыгымнарын каплатырга акча җитәргә тиеш?” дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим иткән. Беренче өч җавапка тулы һәм сыйфатлы туклану (77%), торакка түләү (62%) һәм кием-салым (55%) кергән. Бу хакта Интерфакс яза.

Мондый сораштыруны Левада үзәге 2017 елның декабрендә дә үткәргән иде. Төп гаилә чыгымнары ике ел эчендә әллә ни үзгәрмәгән. Шулай да респондентлар торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен, дәвалануга, дарулар алуга түләүләрне ешрак (51%) әйтә башлаган. Социологлар фикеренчә, бу чыгымнарны каплау өчен халыкның акчасы җитми башлаган диярлек.

2018 елда медицина хезмәтләренең күп төрләренең кыйммәтләнүенә зарланучылар арткан.

Ә менә күңел ачу чаралары нормаль яшәр өчен кирәк булган чыгымнар исемлегенең иң ахырында диярлек тора. Аларның кирәклеген сорауда катнашучыларның нибары 6%ты белдергән.

"Күңел ачу чараларыннан баш тарту – халыкның күпчелеге өчен гадәти хәл. Уртача статистик русияленең театр һәм концертларга йөрмәве яки бик сирәк йөрүе гаҗәп түгел", дип искәртәләр Левада үзәгендә.

Сораштыруны 2019 елның 18-24 июлендә 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында үткәргәннәр.

Күптән түгел уздырылган сораштырулар русияләрнең яртысы беркайчан да театрда яки музейда булмавын күрсәткән иде. 64 процентының бер тапкыр да музыкаль төркемнәр яки җырчылар концертына барганы булмаган.

XS
SM
MD
LG