Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыкларының демократик конгрессы "Башкорт" оешмасын яклап чыкты


"Башкорт" лидеры Фаил Алчынов
"Башкорт" лидеры Фаил Алчынов

Русия халыкларының демократик конгрессы "Башкорт" оешмасы лидерларын һәм аның әгъзаларын "шовинизм" һәм "расачылыкта" гаепләү нигезсез дип саный һәм оешма активистлары беркайчан бер халыкның икенчесеннән өстен булуы турында әйткәне юк дип белдерә.

Русия халыкларының демократик конгрессы социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә "Башкорт" оешмасын яклап белдерү ясады.

"Дөнья башкортларының V корылтаенда һәм Уфада "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында "Башкорт" иҗтимагый оешмасын һәм аның лидерларын "шовинистлыкны пропагандалау" һәм "расачалыкта" гаепләүләрне нигезсез дип саныйбыз", диелә белдерүдә.

Демократик конгресс "Башкорт" активистлары башка этник төркемнәргә каршы түгел, башкортлар хокуклары өчен көрәшә ди.

"Башкорт" оешмасы башкортларның хокукларын яклап, башка халыкларның да мәнфәгатьләрен хөрмәт итә, беркайчан да бер халыкны икенчесеннән өстен куймады. Киресенчә, оешма һәм аның лидерлары интернациональ фикер йөртәләр, үз хокукларын яклауда Русиянең башка халыклары белән теләктәшлектә тора. Мондый белдерүләр "Башкорт" оешмасының исемен каралта дип саныйбыз. Оешманы җәмәгатьчелек каршында аңлы рәвештә бозып күрсәтү Башкортстанның бөтен сивил җәмгыяте торышына тискәре йогынты ясаячак", диелә.

Демократик конгресс "Башкорт" оешмасын дискредитацияләү кампаниясен туктатуны һәм дәүләт оешмаларының сивил җәмгыять оешмалары эшчәнлегенә кысылмау принцибын үтәүне сорый.

Башкорт корылтаена Зилаер районыннан сайланган делегатлар исемлегеннән сызылган "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов 28 июнь форумга катнашырга килгәч тоткарланган иде. Залдагы микрофон аша канунлы юл белән сайланган делегатларның исемлектән сызылу сәбәбен сораган "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов та тоткарланды. Соңрак ул хулиганлыкта гаепләнеп, 500 сум штрафка тартылды.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров әлеге хәлләргә карата үз фикерен блдереп, мондый кешеләргә һәм күренешләргә үз вәкаләтләре кысаларында "рәхимсез" булачагын әйтте.

"Башкорт" активистлары моңа җавап итеп оешма беркайчан да расачыл булмады диде.

7 августта “Башкорт” оешмасының Көньяк бүлеге рәисе Юлай Аралбаев ике тәүлеккә сак астына алынды. Моны юл йөрү штрафы түләнмәү белән аңлатканнар.

XS
SM
MD
LG