Егерме ел узганнан соң кәгазь битенә Владимир Путин исемен язып аны беренче булып Борис Ельцинга кемнең сузуы турындагы сорау инде икенчел дәрәҗә сорау кебек тоела. Һәрхәлдә, бу Ельцинның якын даирәсенең сайлавы иде. Авыр вазгыятьтә икенче рәт персонажына, ФСБның тыныч һәм күзгә күренми торган мөдиренә таяну идеясе "гаилә" дип аталган төркем вәкилләренең берсенең башына килде. Бәлки Александр Волошинга яки Валентина Юмашевка, яки Татьяна Дьяченко, яки хәтта Борис Березовскийга. (Хәер, хәзер аның бу вакыйгалардагы роле бик нык арттырылган дип санала). Мөһим түгел. Хәзер башка бер сорауга җавап күпкә принципиальрәк булып күренә: ни өчен сайлау нәкъ менә шундый типтагы кешегә төште, әле берничә ел элек кенә үзенең варисы итеп барлык параметрлар буенча капма-каршы шәхес булган Борис Немцовны күргән дәүләт башлыгына әлеге сценарийны җиткерү өчен нинди аргументлар тәкъдим ителгән?
Ул вакытта Ельцинның тарафдарлары төркеме аларның сайлавын билгеләгән төп ике мәсьәләне формалаштырды. Өстәвенә, беренче этапта төп герой "гаилә"нең барлык планнарыннан да хәбәрдар булмаган дип күз алдына китерергә кирәк. Русиянең 1999 елдагы сәяси ландшафтына күз салсак, ул вакытта Русиядә сәяси элитаның алмашуы котылгысыз дип санамаган бер генә абруйлы аналитик яки экспертны таба алмассыз.
Путинны Ельцин варисы дип игълан иткәннән алып Икенче чечен сугышы башлануга кадәр нибары өч атна узды
"Лужков – Примаков" төркеме ышанычлы адымнар белән хакимият вәкаләтләрен яулауга таба бара иде, һәм комментаторлар көчле Мәскәү мэры үз йөкләмәләрен үтәрме һәм төп рольгә чыннан да Евгений Примаковны тәкъдим итәрме, әллә бу урынны үзе алырмы дип кенә бәхәсләште. Шуңа күрә "гаиләнең" беренче бурычы бу сценарийны җимерүдән гыйбарәт иде. Аны гамәлгә ашыру өчен нинди ысуллар кулланылганын исәпкә алсак, төп рольгә махсус хезмәт кешесен сайлау мантыйкка бик тә ярашлы күренә, моңа хәтта альтернатива да юктыр.
ИҖАТЧЫЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ҖИМЕШЕ
Бер-ике айга сыешкан вакыйгалар сәяси көчләр торышын тамырдан үзгәртте.
- 7 августта Басаев һәм Хаттаб җитәкчелегендәге берничә йөз чечен сугышчылары һәм гарәп ялчыларыннан торган төркем Дагыстанның таулы төбәгенә бәреп керә.
- Ике көннән Борис Ельцин 47 яшьлек Владимир Путинны Русия премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгели һәм шунда ук аны үзенең варисы дип игълан итә.
- 7-16 сентябрь көннәрендә Буйнакски, Мәскәү һәм Волгодонскида куркыныч террор гамәлләре була — торак йортлар шартлатыла, нәтиҗәдә йөзләгән тыныч кеше һәлак була.
- 30 сентябрьдә Русия армиясенең танк бүлекчәләре Ставрополь крае һәм Дагыстан ягыннан Чечняга керә. Путинны Ельцин варисы дип игълан иткәннән алып Икенче чечен сугышы башлануга кадәр нибары өч атна уза.
Параллель рәвештә инициативаны көчле оппозициядән тартып алырга сәләтле яңа яңа партия структурасын оештыру проекты тормышка ашырылды. Ул эчке систем оппозициядә Примаков белән Лужков кына түгел иде, "Ватан – Бөтен Русия" (ОВР) сайлау алды блогына көчле төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан башлыгы Миңтимер Шәймиев һәм Петербур мэры Владимир Яковлев та керде.
Дагыстанга керү дә, торак йортлар шартлау да, һәм Икенче чечен сугышы да яңа Русия лидерының бик тиз күтәрелүенә китергән бер чылбыр буыннары дип йөз процент ышаныч белән раслау кыен. Әмма бүген ул вакыйгалар турында белгәнебезне исәпкә асак, бу сценарий иң ихтимал булып күренә
ОВРга альтернатива булдыру проекты яшен тизлегендә һәм гаҗәеп дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылды. Әле 1999 елның җәендә генә ниндидер "Бердәмлек" турында ишетеп белүче дә юк иде, әмма 19 декабрь парламент сайлауда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының популяр башлыгы Сергей Шойгу җитәкләгән һәм Владимир Путин тарафыннан хупланган партия финишка КПРФтан гына калышып килә һәм бөтен Лужков оппозициясен тирән нокаутка җибәрә. Ул оппозиция оппозиция булудан туктый һәм бер ел да үтми, хакимият структурасында эреп югала. Партия фронтында җиңү илдә ясалма булдырылган кризислы вазгыять ярдәмендә ирешелде. Кавказдагы сугыш шартларында, Русия шәһәрләренә моңарчы күрелмәгән террорчылык һөҗүменнән соң сайлаучылар яңа көчле лидер белән тотрыклылык килүгә өметләрен бәйләде. 1999 елның парламент сайлауларында кешеләр инде Путинга тавыш бирде. Әлбәттә, Дагыстанга керү дә, торак йортлар шартлау да, һәм икенче чечен сугышы да яңа Русия лидерының бик тиз күтәрелүенә китергән бер чылбыр буыннары дип йөз процент ышаныч белән раслау кыен. Әмма бүген, ул айларның искитмәле вакыйгалары турында бар белгәнебезне исәпкә асак, бу сценарий иң ихтимал булып күренә.
Торак йортларның шартлатылуын тикшерә башлагач һәм Русия хакимиятләренең Кавказдагы сәясәтен каты тәнкыйтькә тартканнан соң, НТВның язмышы инде хәл ителгән иде
Кремль тарафлы блокның җиңүен ныгыту өчен иҗтимагый һәм сәяси тормышның тагын бер өлкәсен контрольдә тоту шарт иде. Ул вакытка дәүләт һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне формалаштыруда федераль әһәмияткә ия массакүләм мәгълүмат чараларының мөһим роле һәркем өчен ачык иде. Медиа-Мост" һәм аның иң мөһим сегменты булган НТВ телекомпаниясен җимерү Русиядә сәяси хакимиятнең яңа режимын урнаштыру кампаниясенең мантыйкый дәвамы булды. НТВ торак йортларның шартлатылуын тикшерә башлагач һәм Русия хакимиятләренең Кавказдагы сәясәтен каты тәнкыйтькә тартканнан соң, аның язмышы инде хәл ителгән иде.
Яңа сәяси көчнең җиңүе шулай дауланды. Һәм бу этапта Владимир Путин үзен Русия сәясәте сәхнәсенә чыгаручыларның өметләрен тулысынча аклады. Әмма варисның сайлануы тагын бер мөһим факторга бәйле иде: Путин "гаиләгә" мәңгелек кагылгысызлык тәэмин итәргә тиеш иде. Күрәсең, ул шундый йөкләмәләр биргән һәм аларны бер тапкыр да бозмаган. Берничә елдан соң Лондонда булгач, мин Борис Березовскийдан, Путинга тагын нинди дә булса шартлар куелган идеме, дип сорадым, ул тискәре җавап бирде. "Аңлыйсыңмы, – диде ул чакта Березовский, – лояльлек темасы ул вакытта гомумән күтәрелмәде. Путинны тәкъдим иткән, аны Ельцин алдында алга сөргән кешеләрнең берсенең дә аның өстеннән контрольне саклап кала алачакларына шикләре юк иде. Аның озак вакытка перспективалары турында гомумән төрле фикерләр булды. Волошин, мәсәлән, аны бер-ике елдан алыштырырга туры киләчәк, дип саный иде".
Русиянең язмышын күп елларга алдан билгеләгән кешеләрнең мондый беркатлылыгы аларның реаль сәясәт өлкәсендә төп белемнәре һәм тиешле компетенциясе булмау белән дә аңлатыла. Көндәшлек итүче сәяси төркемне җимерүдә идарә тәҗрибәсе бу җиңүне ышанычлы һәм озак вакытлы тоту өчен җитәрлек түгел булып чыкты.
Путинны хакимияткә мендерү өчен сайлау технологияләреннән иң хәтәре – сугыш кулланылды, нәтиҗәдә бу кеше бик мөһим сабакны үзләштерде: проблемны хәл итү өчен бернинди мораль чикләүләр дә юк
Шуңа күрә Владимир Путин идарә итүнең барлык дилбегәләре дә хәзер аның кулында тупланганлыгын аңлап, бу конструкцияне яшен тизлегендә җимерде, башка беркемнең дә яклавына мохтаҗ түгеллеген ачык аңлатты. Вакыйгаларның мондый борылышы "гаилә" кланы өчен бик күңелсез сюрприз булып чыкты. Әмма Владимир Путинның илдәге 1нче сәясәтче роленә тәкъдим ителү форматы Русия җәмгыятенең алга таба үсешен дә билгеләде. Аны хакимияткә мендерү өчен мөмкин булган сайлау алды технологияләреннән иң хәтәре – сугыш кулланылды, нәтиҗәдә бу кеше бик мөһим сабакны үзләштерде: проблемны хәл итү өчен бернинди мораль чикләүләр дә юк.
БҮЛГӘЛӘ ДӘ ХАКИМЛЕК ИТ
Владимир Путин идарә иткән вакытта аның эчке сәясәте һәрвакыт бер максатка буйсынды – хакимият вәкаләтләрен концентрацияләүгә, көндәшлек итүче хакимият үзәкләрен юк итүгә һәм мондый яңа үзәкләр барлыкка килүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә торган чараларга. "Авторитар модернизацияләү" юлында беренче адымнар да шул хакта сөйли – федераль бүлгеләр булдыру һәм Федерация шурасы реформасы. Беренче чиратта "губернаторлар партиясенең" кискен көчсезләнүенә юнәлтелгән бу реформаларның икесе дә 2000 елда тормышка ашырылды. Төбәкләр башлыклары өстенә вәкаләтле вәкилләр институты дигән күзәтүче орган куелды, ә алар үзләре парламентның югары пулатыннан чыгарылды, икенче дәрәҗә фигуралар белән алыштырылды. Путинның "хакимият вертикале" шулай төзелә башлады. Ә 2004 елда, Бесландагы фаҗигадән соң, "террорчылык куркынычы белән көрәшү" сылтавы белән төбәк башлыкларының турыдан-туры сайлаулары бетерелде, һәм аларны асылда дәүләт җитәкчесе билгели башлады, "губернаторлар иреген" юк итү процессы асылда төгәлләнде. Шул вакыттан федераль үзәк сәясәтенә региональ йогынты факторы яшәүдән туктады.
Путин администрациясе орым ясаган икенче хакимият үзәге – "олигархлар клубы" булды. Илне башта Федерация шурасы реформасын һәм губернатор корпусын көчсезләндерү курсын кискен тәнкыйтьләгән Борис Березовский ташлап китте. Аның артыннан эмиграциягә Владимир Гусинский китте, аның медиа холдингы хакимиятләрнең турыдан-туры кушуы белән тар-мар ителде. Ә аннары ЮКОСның чираты җитте.
Бу эре хосусый нефть компаниясенең тар-мар ителүе аның җитәкчесе, бик абруйлы һәм куәтле магнат саналган Михаил Ходорковскийның формаль функцияләр кысаларыннан чыккан көн тәртибен формалаштыру ниятенә бәйле. Ходорковский коррупциягә, һәм иң мөһиме, аны тудырган сәбәпләргә каршы системалы көрәш кирәклеге турында сүз башлау белән, Путин шунда ук үзенең идарәсенә куркыныч янавын сизде. Монда эш хәтта Ходорковский күтәргән темада да түгел, ә эчке сәясәтнең өстенлекләрен билгеләргә омтылуда иде. Әйтергә кирәк, Путин ЮКОСка һөҗүм нәтиҗәләрен бик төгәл исәпләде: Ходорковскийның олигарх коллегалары тарафыннан бернинди бердәм каршылык та булмады. Барысы да, бу хәлдә бердәнбер акыллы юл – дәшми калу һәм беренче таләп белән түләү дигән карарга килеп, котлары чыгып почмакларга таралды. Әкренләп Путинның якын даирәсеннән тикшерелгән эшкуарлардан торган үз пулы формалаша башлады. Шулай итеп Форбс исемлегендә Ковальчук һәм Ротенберглар исемнәре барлыкка килә.
Сәяси оппозициянең Ельцин вакытларыннан ук башка мөһим үзәге – Дәүләт Думасы – асылда сугышсыз бирелде. Бер яктан, мондый нәтиҗә "Бердәм Руссия" дигән яңа куәтле сәяси структура барлыкка килү белән бәйле иде, икенче яктан – КПРФның реаль каршылыкка абсолют сәләтсезлеге белән. Әле кайчан гына Ельцинга импичмент игълан итә язган партия, Путин алдында шундук посып калды. Геннадий Зюганов икенчел сәясәтче роле белән килеште, ул аның контролендәге оешма эшчәнлеген президент идарәсеннән килүче турыдан-туры күрсәтмәләр нигезендә төзәтергә мәҗбүр булды. Алай да ул вакыт-вакыт "хөкүмәтнең көнбатыш икътисади сәясәтен" кискен тәнкыйтьләгән чыгыш ясарга хокук алды, ләкин калганында гамәлдәге режимга абсолют лояльлек күрсәтте. Хәер, гаделлек өчен әйтергә кирәк, соңрак пәйда булган империя тренды һәм дәүләтнең икътисадта ролен арттыру курсы инде КПРФның партия програмына да тулысынча кереп утырды.
Путин режимына Конституцияне үзгәртүнең бөтенләй кирәге юк – ул аңа җиңел генә күз йома
Нәкъ шул вакыттан башлап Русиянең сәяси системы имитация төсмерен ала. Аның кысаларында барлык күпме дә булса әһәмиятле сәяси һәм иҗтимагый институтлар субъектлыкны югалта һәм, традицион атамаларын саклап, башкарма хакимият кулындагы инструментларга әверелә. Русиядә бернинди бәйсез хакимият тармаклары да калмый, шул исәптән мәхкәмә дә, ә гамәлдәге Конституция актуаль әһәмиятен югалта, чөнки ул иҗтимагый һәм сәяси үзара мөнәсәбәтләр структурасын тасвирламый торган документка әверелә. Путин режимына Конституцияне үзгәртүнең бөтенләй кирәге юк – ул аңа җиңел генә күз йома.
УЕННЫҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар өстеннән абсолют контроль урнаштыру сәяси кырда тоталь өстенлек итүнең мөһим элементына әверелә.
Демократик принципларга турыдан-туры каршы килгән, сайлау процедуралары белән тупас идарә итүне идеологик җитәкчелек милли үзенчәлек дип аңлата. Янәсе, бездә, әлбәттә, демократия, тик ул үзенчәлекле – "мөстәкыйль".
Дүрт ел саен сугыш җәелдереп булмый. Шул вакытта сайлау процессын контрольгә алу – тулаем алганда сәяси вазгыятьне туңдыру, кризисларны кисәтүнең бердәнбер ышанычлы гарантиясе дигән аңлау килде
Әйтергә кирәк, Путин үзе дә, һәм аның яңа администрациясе дә, 2000нче еллар башындагы сабакларны нык үзләштерде, барлык алда тасвирланган коточкыч куркыныч һәм чыгымлы технологияләрне – җиңүле сугыштан алып губернаторлар фрондын тар-мар итүгә кадәр – сайлауларда җиңүне тәэмин итү өчен кирәк булды. Ләкин һәр дүрт ел саен сугыш җәелдереп булмый. Шул вакытта сайлау процессын контрольгә алу – тулаем алганда сәяси вазгыятьне туңдыру, кризисларны кисәтүнең бердәнбер ышанычлы гарантиясе дигән аңлау килде. Шул ук вакытта Русия чынбарлыгына карата әйтелгән "тотрыклылык" термины хакимият алышынуга бернинди перспектива булмауны аңлата башлады.
Шушы ике дистә ел дәвамында хакимият, алмашынучан уңыш белән, төрле дәрәҗәдәге сайлауларда кирәкле нәтиҗәгә ирешү алымын камилләштерергә тырыша. Кайчандыр Русиянең сәяси системасы идеологлары һәм конструкторларының берсе Владислав Сурков тарафыннан әйтелгән – "без сайлау көнендә бер тавышны да урларга мохтаҗ булмаган вазгыятькә ирешергә тиеш" дигән тезисны ахыргача тормышка ашырып булмады. Кирәк булганда, үзләре өчен принципиаль сайлауларда хакимият массакүләм хәрәмләшүләргә бүген дә бара.
Төньяк Кавказны каты кулда тотып, шул ук вакытта Мәскәүгә берсүзсез лояль булуын Кадыров арзанга сатмый
Чечняда һәм киңрәк алып Кавказда сепаратизм белән көрәштә уңыш Путинның сәяси режимын тотрыкландыруның мөһим факторы булды. Монда федераль хакимият таянырлык фигураны төгәл сайлау төп рольне уйнады. Бу җәһәттән Рамзан Кадыров Владимир Путинның өметләрен бер тапкыр да алдамады. Хәер, башта күренгәнгә караганда ул күпкә катлаулырак кеше булып чыкты: Төньяк Кавказны каты кулда тотып, шул ук вакытта Мәскәүгә берсүзсез лояль булуын ул арзанга сатмый. Сүз үзәктән килгән финанс кертемнәрне контроль итү һәм Чечняда Мәскәүгә карамыйча сәясәт алып бару хокукы турында гына түгел (хәзерге режимны Чечняда классик деспотия дип кенә атап була). Билгеле бер мизгелдән соң Рамзан Кадыров үзенең формаль компетенциясе кысаларыннан еракка чыга торган мәсьәләләр буенча фикер йөртергә җөрьәт итеп, илкүләм көн тәртибен формалаштыруга дәгъва итә башлады.
Моннан тыш, Русиянең куәт элитасы вәкилләре белән катлаулы мөнәсәбәтләренә карамастан, Кадыров үзен Путин режимының һәм шәхсән Русия президентының төп терәге буларак таныта. Күрәсең, хәзерге этапта Путин Кавказ партнерының мондый роленә каршы түгел. Чечен силовикларының эшчәнлеге бар ил буйлап берничек тә чикләнмәгән, ә чечен махсус көчләренең бер бүлекчәсе Мәскәү үзәгендә урнашкан. Кадыйров үзен Русиягә "кызгылт сары янау" үтеп керү юлында төп киртә дип саный, һәм үзенең "бөек Русия идеаллары"на тугрылыгын сүздә генә түгел, эштә дә исбатларга әзер. Күпләр 2015 елның февралендә Борис Немцовның үтерелүендә аның роле һич тә икенчел түгел дип ышана. Хакимият белән оппозиция мөнәсәбәтләрендә Кадыров факторының булуы гына да әлеге мөнәсәбәтләрнең характерын ачык тасвирлый.
Теләсә нинди оппозицион хәрәкәтне һәм лидерларны диседитацияләү, Каспаровтан алып Навальныйга кадәр, эчке сәясәтнең мөһим элементы булып тора
Әйтергә кирәк, 2011 ел ахыры-2012 ел башы аралыгында кыска вакытны санамаганда, Русия оппозициясе Путина режимына җитди мәшәкатьләр тудырмады. Барлыкка килгән хакимият системасы, сәяси система һәм абруйлы "зур" медиаларны тулысынча контроль итү Кремльгә, хәтта җитди һәм массакүләм репрессияләргә бармыйча да, аларны илнең сәяси тормыш читендә тотарга мөмкинлек бирде. Һәм хәтта Немцовны юк итү, мөгаен, аның шәхсән "илбашына" карата кырыс позициясе белән бәйледер, Путин дошманнарының реаль сәяси уңышы түгелдер. Теләсә нинди оппозицион хәрәкәтне һәм лидерларны диседитацияләү, Каспаровтан алып Навальныйга кадәр, эчке сәясәтнең мөһим элементы булып тора, моның өчен президент идарәсенең махсус бүлеге җавап бирә. Оппозицияне сәяси юл чатына уңышлы кысып чыгаруда икътисади конъюнктура үз ролен уйнады, билгеле вакытка кадәр алар халык тормышын хөкүмәткә каршы чыгышларга күтәрелмәслек дәрәҗәдә тотып килде.
ИКЪТИСАД: БАШКАРЫЛЫП БЕТМӘГӘН РЕФОРМАЛАР
Русия икътисадына бу еллар дәвамында йөзеп калырга мөмкинлек биргән ике фактор бар: нефтькә моңарчы күрелмәгән югары бәяләр, алар аерым елларда (2010-2011 еллар) бер баррелгә йөз доллардан артты, һәм "системлы либераллар" дип аталган икътисад һәм финанс өлкәләрендә профессионалларның шактый зур төркеменең абсолют лояльлеге. Нәкъ менә алар 2000 елда ук икътисадның үсешен, инвестиция климатының билгеле бер сәламәтләнүен һәм Русия гражданнарының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны тәэмин иткән реформаларның беренче әйләнешен эшләтеп җибәрде, бу бигрәк тә эре мегаполисларда аеруча ачык күренде. Сүз беренче чиратта салым реформасы (керем салымының яссы шкаласына күчү), таможня реформасы, пенсия реформасын эшләтеп җибәрү турында бара.
Әмма ул елларда либераль икътисадчылар әйткән төп максат – Русия икътисадын диверсификацияләү, аның углеводородлар экспортына бәйлелеген киметү максаты әле дә ирешелмәгән. Русия икътисадының идеаль тышкы икътисади конъюнктура шартларында ныклап алга китүгә сәләтле булмауның төп сәбәбен Егор Гайдар үзенең лекцияләренең берсендә аңлатты: "Дәүләт идарәсенең авторитар моделе иртәме-соңмы либераль икътисад белән каршылыкка керә. Һәм бу каршылыкны җиңеп булмый". Дәүләт өлешенең кискен үсүе, икътисадның мөһим секторларын (барыннан да элек нефть өлкәсе) тулы дәүләт контроленә алу – әлеге тезисның ышанычлы дәлиле.
Заманча дөньяда шундый көчле дәүләт катнашында икътисад реаль көндәшлеккә әзер түгел булып чыкты
Путин үзе төзегән сәяси модельнең ирекле икътисади мөнәсәбәтләр структурасына туры килмәвен, яисә либераль реформаларны ябуга таба борылыш табигый сәбәпләр аркасында килеп чыгуын аңлаганмы – бу мөһим дә түгел. Иң мөһиме шунда ки, Русия икътисады соңгы елларда рецессия чигендә тирбәлә, банк секторы сыгылмалыгын югалта, сәнәгать җитештерүе инвестицияләр тизлеге белән түбән төшә, ә халыкның реаль керемнәре алтынчы ел рәттән кими, моңа халыкара санкцияләр генә гаепле түгел. Заманча дөньяда шундый көчле дәүләт катнашында икътисад реаль көндәшлеккә әзер түгел булып чыкты. Барыннан да элек түбән эффективлык һәм гаять зур коррупция аркасында.
ХАОС ЧӘЧҮ
Көнбатыш цивилизациясе нигезләнгән классик демократик принципларны диседитацияләү һәм җимерү – Путинның тышкы сәясәтенең төп юнәлеше менә шул
Путинның төп хатасы аның глобаль өстенлек итү теориясе булды, АКШ белән бертигез дәрәҗәдә көндәшлек итү идеясе. Бу максатка ирешү өчен эшләнгән проект көнбатыш дөнья белән мөнәсәбәтләрнең принципиаль яңа концепциясенә нигезләнә. Ике сүздә ул түбәндәгечә тасвирлана. Русия бу дөньяга керү стратегиясеннән баш тарта, чөнки аның нигезендә либераль кыйммәтләргә берсүзсез тугрылык ята (ә без бу көндәшлеккә сәләтле түгел). Моның урынына Көнбатышны үзгәртү стратегиясен гамәлгә ашыру башлана. Көнбатыш цивилизациясе нигезләнгән классик демократик принципларны диседитацияләү һәм җимерү – Путинның тышкы сәясәтенең төп юнәлеше менә шул.
Аны гамәлгә ашыру өчен төрле инструментарийлар кулланыла – мөһим сәяси фигураларны турыдан-туры сатып алудан башлап, сайлау процессларына тыкшынуга һәм теләсә нинди деструктив хәрәкәтләргә һәм проектларга ярдәм итүгә кадәр. Мондый гамәлләрнең максаты – бер төрле хаос чәчү, төзелгән конструкцияләрне вату. Көнбатышның көчсезләнүе Путинга ике мөһим проектын тормышка ашыру өчен кирәк иде – Русия империясен торгызу (өлешчә булса да) һәм төп халыкара проблемнарны хәл иткәндә әйдәп баручы илләр белән тигез тавыш бирү хокукын яулау. Хәер, бу үзара бәйләнгән әйберләр.
Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазияне Грузиядән аеруда катнашуына Көнбатышның сүлпән реакциясе Украина язмышын да билгеләде
Күрәсең, "рус җирләрен җыюны" Путин үзенең дембель аккорды, соңгы президент мөддәтенең төп эчтәлеге итеп күргән, ул ничә ел дәвам итсә дә. Путин тарихка "традицион кыйммәтләр" базасында бөтен дөнья санашырга мәҗбүр булган куәтле атом мәмләкәтен торгызган кеше буларак кереп калырга теләгән. Бәлки, СССР чикләрендә дә түгелдер, ләкин, һәрхәлдә, хәзерге Русия территориясен шактый киңәйтеп. Мәскәүнең якындагы күршеләргә карата агрессив сәясәте нәкъ менә бу бурычны хәл итү омтылышы белән бәйле. Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазияне Грузиядән аеруда катнашуына Көнбатышның сүлпән реакциясе Украина язмышын да билгеләде.
Путинның бу да кулдан төшәчәк дигән ышанычы күп кенә факторларда нигезләнгән, әмма барыннан да элек үз сәяси хәленең уникальлеген аңлауда. Ләкин Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышында сепаратистик сугыш ачу, аның максаты Украина дәүләтчелеген юкка чыгару иде, Путинның сәяси карьерасында борылыш ноктасы булды. Чөнки шул вакыттан башлап Көнбатыш Русиядә тамыр җәйгән режим аның өчен дә ачык үлем куркынычы булуын аңлады.
ТЫШКЫ ҺӘМ ЭЧКЕ БАСЫМ
Путин үзенең идарә елларында үз кулында гаять зур күләмдә ресурслар һәм хакимият вәкаләтләрен туплый алды. Бүген Путин – "рус җире хуҗасы" дип әйткәндә, бу нәфис сүз генә түгел. Бу сүздә бернинди дә арттыру юк. Шулай да ул үзенең мөмкинлекләрен һәм көчен арттырыбрак бәяләде. 20 ел элек Кремльдәге патша сарайлары төркеме аның өстеннән мәңгелек контрольне саклап кала алырбыз дип уйлаган кебек, шул ук сәяси культура җитмәү сәбәпле.
Алга таба вакыйгалар төрле сценарийлар буенча үсә ала. Бүген Русиядә идарә итүче режимның яшәү сәләтен үлчәү һәм бәяләү шактый катлаулы. Чөнки ул тупланган ресурс базасы белән генә үлчәнми, санкция басымы ни дәрәҗәдә артачак, нинди икътисади вазгыять барлыкка киләчәк. Бәйсез икътисад экспертлары вакытта гына аерыла, әмма төп мәсьәләдә аларның фикере асылда бертөрле: санкцияләр шартларында Русия икътисады буылуга дучар, якындагы елларда аның бернинди үсеш нокталарын да табып булмаячак. Башка сүзләр белән әйткәндә, бүген Русиянең икътисади проблемнары икътисади инструментлар ярдәмендә генә хәл ителә алмый. Сәяси курсның радикаль үзгәртүгә барырга туры киләчәк, ә ул гамәлдәге хакимият чорында мөмкин түгел.
Әмма тагын бер эчке фактор да бар. Инде азмы-күпме аңлашыла, идеологик инъекцияләр, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләре турында ялган күзаллауларга корылган уен эшләүдән туктый. Моңа халыкның гаять зур өлешенең тормыш дәрәҗәсенең шактый сизелерлек кимүе ярдәм итә, аның гамәлдәге хакимияткә дәгъвалары барлыкка килә. Билгеле булганча, ашказаны тук булганда әкияткә ышану җиңелрәк. Өстәвенә, иртәме-соңмы, мондый финалга омтылмаган, алдан күрелмәгән нәтиҗәләр белән ачыктан-ачык канәгатьсезлеккә әвереләчәк ярлы Путин элиталарының мыгырдануы. Өстәвенә, Путинның мондый финалга омтылмаган бозык элитасының мыгырдануы алдан күрелмәгән нәтиҗәләр белән иртәме-соңмы ачыктан-ачык канәгатьсезлеккә әвереләчәк.
Путинның идарә итүенең егерме елы эчендә бик күп нәрсәләр булды, ә аларның күбесе гамәлдәге Җинаять кодексында тасвирлана
Тыштан һәм эчтән басым – шартлау куркынычы вазгыяте. Бигрәк тә Путин режимы үзенә чигенер өчен юлларны калдырмаганын исәпкә алсаң. Ярар, шушы вакыттан башлап без үзебезнең агрессив тышкы сәясәтне яңадан күздән кичерәбез, мәхкәмәләр белән идарә итүдән туктыйбыз, сайлауларны "урлау" һәм оппозицияне зур сәясәт ишекләре артында тотуны туктатабыз, дип кенә булмас. Мондый борылыш өчен Путинның үзендә дә, аның тарафыннан төзелгән сәяси системаның да мөмкинлекләре юк – аның идарә итүенең егерме елы эчендә бик күп нәрсәләр булды, ә аларның күбесе гамәлдәге Җинаять кодексында тасвирлана. Путин проекты акрынлап "шиңә".
Язманың оригиналы: Радио Свобода