Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮ активисты Рәис Хәбировны яклап пикет үтте


Әнвәр Гомәр
Әнвәр Гомәр

ТИҮ активисты Әнвәр Гомәр психиатрия хастаханәсенә салынган Рәис Хәбировның үз акылында һәм үз фикеренә ия булуын белдерде.

Татарстан хөкүмәте бинасы каршында узган ялгыз пикетта ТИҮ активисты Әнвәр Гомәр Русия президенты Владимир Путиннан татар активисты Рәис Хәбировка каршы ачылган җинаять эшен туктатуны таләп иткән плакат күтәреп торды.

Русиядә хакимият фикереннән үзгә фикердә булу тыела, башка фикердә булучыларны шунда ук психиатрия хастаханәсенә салалар, диде Гомәр Азатлыкка һәм Рәис Хәбировның үз акылында һәм үз фикеренә ия булуын белдерде.

"Мин тикшерү органнарыннан Хәбировны тынычлыкта калдыруларын таләп итәм. Түрәләр бераз күктән җиргә төшеп халыкның ничек яшәвен күрсеннәр иде. Алайса алар майларына чыдый алмыйлар. Халыкка патша кебек өстән карыйлар", диде ул.

Гоммәр сүзләренчә, Татарстанда җәза психиатриясе Хәбировның бер сүз дәшмәвен, алар кебек уйлавын, алар кебек хәрәкәт итүен тели.

"Теләсә нинди юллар белән аның сүз иреген чикләргә телиләр. Хәбиров ничек уйлый, шулай әйтә. Ә алар, Хәбиров үз фикеренә ия икән, димәк ул җүләр дип уйлый һәм аны кысарга тели", диде Гомәр Азатлыкка.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Табиблар Хәбировка хастаханәдән чыкканда башта сәламәт дип документ биргән. Аннан бер атнадан соң хастаханәдән тапшырылган 14 битлек җентекле анализ документында аңа шизофрения диагнозы куелган. Бу хакта Хәбиров үзе Азатлыкка әйтте.

"Мин бу җентекле анализ документына карата яңа экспертиза уздыру сорап тикшерү комитетына мөрәҗәгать иттем. Тикшерү комитеты минем шикаять гаризамны кабул итмәде. Монда капма-каршылык күренеп тора. Хастаханә мине башта сәламәт дип чыгара һәм аннан миңа шизофрения диагнозы куеп җинтекле документ язып бирә.Тикшерү комитеты яңа экспертиза уздырып тормыйча миңа карата ачылган эшне мәхкәмәгә тапшырырга җыена", дип белдерде ул.

Рәис Хәбировны "корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG