Җомга Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсе 11 июльдә Мәскәүдә тоткарланган кырымтатарларның дүртесенең административ эшләрен карады. Ул вакытта 46 кеше тоткарланган иде. Алар Русия Югары мәхкәмәсе бинасы янында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап чыгыш ясады.
Ремзи Сеферов, Мустафа Абдураманов, Мустафа Сейтаблаев һәм Азиз Карахалиловка унар мең сум күләмендә штраф салынды. Бу хакта "Крымская солидарность" төркемендә хәбәр ителә.
Моңа кадәр 5 августта өч эш каралган иде. Ул вакытта һәр активистка 15әр мең сум штраф салынды. Ә 29 июльдә 18 кырымтатарга 20шәр мең сум штраф салынды.
11 июльдә Югары мәхкәмә Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе карарына апелляция шикаятен карады. Әлеге эш нигезендә "бакчасарай төркеме" – өч кырымтатар активисты 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Активистларны яклап Югары мәхкәмә янына кешеләр килде. Аларның барысы да тоткарланды.
Югары мәхкәмә 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов, 9ар елга колония хөкеме чыгарылган Руслан Абильтаров, Ремзи Меметов һәм Зеври Абсеитовның мөддәтләрен өй айга киметте.