Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов мулла турындагы мәзәген концерт програмыннан төшереп калдырган


Cалават Фәтхетдинов концерты
Cалават Фәтхетдинов концерты

Җырчы Салават Фәтхетдиновның ярдәмчесе мулла турындагы мәзәкне мыскыллау дип санамый. Шулай да мәзәк програмнан төшереп калдырылган.

Казанда татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның 31нче концертлар сезонындагы чыгышында мулла турында мәзәкне үз програмыннан алган. Бу хакта "Вечерняя Казань" газетасына Салаватның ярдәмчесе хәбәр иткән.

"Бу анекдот. Билгеле анекдот. Без инде моны аңлаткан идек", дип әйткән ул телефоннан. Шулай да мәзәкне концерт програмыннан алуларын әйткән.

Диния нәзарәтенең "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондны җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин Салаватка мулла турындагы әлеге мәзәкне сөйләгәне өчен гафу үтенергә тәкъдим иткән иде.

Салават Фәтхетдинов ярдәмчесе гафу үтенү турындагы сорауны җавапсыз калдырган.

Җырчы концерт вакытында мулла янына килгән хатын-кыз турында мәзәк сөйләгән. Хатын-кыз аннан иренә хыянәт иткәне өчен нәрсә булачагын сорый. Рухани моңа кем белән хыянәт итүеннән торганны әйткән. Хатын-кыз мулла белән җенси якынлыкка керү турында сорагач, рухани аңа имеш "кара әле, нинди хәйләкәр, турындан туры җәннәткә эләгергә телисең икән", дип җавап биргән.

Хәбибуллин фикеренчә, әлеге шаярту "руханиларны мыскыллый һәм халык тарафыннан ышанычны киметә". Шуңа бәйле ул җырчыны руханиларга тимәскә чакыра. "Рухани турында шаяртуыгыз сезне татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак бизәми. Гафу үтенүегезне сорыйм", диде ул.

"ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе фикеренчә, мөселман руханилары бүгенге шартларда татар үзаңы һәм үзбилгеләнүе сакчылары булып тора. "Мәчетләрдә татар теле һәм мәдәниятен өйрәтү эшләре башкарыла. Бу тырышлыклар хисабына сезнең аудиториягез саклана һәм үсә. Бүленергә кирәкми, бергәләп милләтебезне сакларга кирәк", дип белдерә ул.

2-18 август көннәрендә Казанның Камал театрында җырчы Салаватның 31нче сезон тамашалары бара. Салават Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде, ул Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG