Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атамбаевка Кой-Таштагы вакыйгаларга бәйле гаепләү белдерелгән


Алмазбек Атамбаев
Алмазбек Атамбаев

Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевка Кой-Таштагы вакыйгаларга бәйле тәртипсезлекләр оештыру, канунсыз корал әйләнеше, тотыклар алу, үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепләү белдерелгән.

Кыргызстанның баш прокуратурасы элекке президент Алмазбек Атамбаевка Кой-Таш авылындагы вакыйгаларга бәйле гаепләү белдергән. Бу хакта баш прокурор Откурбек Джамшитов хәбәр итте дип яза Азаттык радиосы.

Аның сүзләренчә, берничә җинаять эше ачылган, гаепләү элекке президентның кайбер тарафдарларына да белдерелгән, алар ике айга сак астына алынган.

"Бүген Атамбаевка тәртипсезлекләр оештыру, канунсыз корал әйләнеше, тикшерүгә киртә кую, тотыклау алу, үтерү һәм үтерергә омтылу фактлары нигезендә гаепләү белдерелде", дигән баш прокурор.

Кыргызстанның элекке президенты 8 августта, Кой-Таш авылындагы йортында икенче тапкыр милиция һөҗүменнән соң тоткарланды. Ул сөйләшүләрдән соң бирелде диелде.

Атамбаевка коррупция турында гаепләү белдерелгән, ул шулай ук криминаль авторитетны канунсыз төрмәдән азат итү белән бәйле эштә дә шикләнелә.

  • Алмазбек Атамбаев Кыргызстанны 2011-2017 елларда җитәкләде. Сооронбай Жээнбековка теләктәшлек күрсәтергә карар итеп, ул икенче тапкыр сайлауларга бармады. Әмма хакимият алышынганнан соң ике сәясәтче арасында низаг туды. Атамбаев һәм Жээнбеков торган социаль-демократик фирка әгъзалары икегә - хәзерге һәм элекке президентлар тарафдарларына бүленде.
XS
SM
MD
LG