Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты эшен мәхкәмәдә карау янә кичектерелде


Мәхкәмә бинасы
Мәхкәмә бинасы

Мәскәү арбитраж мәхкәмәсендә Әсәдуллаев йорты эшен карау 22 октябрьгә күчерелде.

Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Русия президенты идарәсең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү идарәсе" үзара килешеп күчерүне сорады.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.

Мәхкәмә алдыннан Азатлык йортның тарихы турында тарих белгече Әхмәт Галимов белән сөйләште.

XS
SM
MD
LG