Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ата-аналар балаларын Актаныш гимназиясенә татарлыкны эзләп китерә"


Гөлгенә Саттарова
Гөлгенә Саттарова

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназия – татар мәктәпләрендә татар мохитен саклау юнәлешендә алдынгы сафлардагы мәктәп. Мәктәп мөгаллиме белән анда татарча тәрбия бирү, балаларда татарлыкны үстерү турында сөйләшеп алдык.

Бу көннәрдә Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясеннән бер төркем укучы инглиз телен уку өчен Прагадагы тел мәктәбенә килгән иде. Форсаттан файдаланып, Азатлык мәктәп интернатының җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Гөлгенә Саттарова белән әңгәмә корды.

– Актаныш гимназиясен еш кына үрнәк татар мәктәбе мисалы итеп китерәләр, анда татар мохите бар диләр. Бу мохит чыннан да бармы, аңа ничек ирешәсез?

– Безнең мәктәптә татар теле беренче урында тора. Татар телен укыту да, фәннәрне татарча укыту юнәлешендә дә бар бу. Укучыларда гадәти сөйләшү, аралашу да татарча уза, барлык тәрбия чараларын да туган телдә үткәрәбез.

Әлбәттә, авырлыкларсыз да түгел. Мәктәпнең үзендә татар телле мохит булса да, Актанышта бөтен тирә-якта да аралашу татарча бит инде, шуңа карамастан балалар гел интернетта утыра, социаль челтәрләрне укый, видеолар карый, дөньясын оныта – мондый контент җитәрлек дәрәҗәдә татарча юк шул, шуңа бу гомум атмосферага бераз зыян сала.

Баланың татар рухын саклап, аны үстерү өчен бөтен яктан тырышлык булырга тиеш

Бу мәсьәләне без үзебезчә хәл итәргә тырышабыз, укучыларыбыз татарча видеоларны үзләре дә төшерә, төрле-төрле кызыклы проектлар башкара. Чыгарылыш укучыларыбыз да туган телдә кызыклы видеолар тәрҗемәләрен ясыйлар, укучыларыбыз шуларны карап бара.

Гомумән алганда, баланың татар рухын саклап, аны үстерү өчен бөтен яктан тырышлык булырга тиеш: гаиләсендә дә уңай караш булуы кирәк, мәктәптә дә тел гел кулланылып торырга тиеш, мохит-тәрбия чаралары да татарча булырга тиеш. Бу очракта татарлыкны саклап була дип уйлыйм.

– "Татар теле миңа нигә кирәк?" дигән сорау биргән балалар бармы? Аларга ничек җавап бирәсез?

Соңгы елларда укучыларда "татар теле миңа нигә кирәк?" дигән сорау ешайды

– Укучылардан нәкъ шундый сорауны еш ишеткән бар, аеруча соңгы елларда ешайды алар. Русиядә татар теленә караш үзгәрде кебек сизелә, татар теле дәресләре дә кими бит, күрәсең, аны укучылар да сизә инде, бу хәл борчылу уята.

Татар теле кирәген төрлечә аңлатып карыйбыз. Иң беренче чиратта, аның әти-әниләре теле булуын аңлатабыз, үз тарихыңны белеп, аның белән горурланып яшәү әһәмиятен күрсәтәбез. Үз тарихын, асылын белмәгән кешенең киләчәге уңышлы була алмавын әйтәбез, бу юнәлештә аңлатырга тырышабыз.

– Сезнең мәктәпкә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар да киләме? Аларның ата-аналары балаларын Актаныш гимназиясенә нигә җибәрә?

– Әйе, бездә Башкортстаннан, Мәскәүдән, Оренбурдан, Екатеринбурдан килгән укучылар да укый. Гомумән, башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән укучылар күләме барлык укучыларның якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аларны мәктәпкә ата-аналары татарлыкны эзләп китерә, татарча тәрбия бирүләрен тели.

Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән балалар да укыган, алар татар телен бөтенләй белмәгән килеш, сәхнәдә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә татарча өйрәнгәннәр. Балаларның үз теләкләре булганда, милли үзаңны үстерергә бөтен мөмкинлекләр тудырабыз.

– Татарча тәрбия чаралары ничек уза?

– Безнең балалар мәктәптә икегә кадәр укый, шуннан соң дүрткә кадәр түгәрәкләре бар, ә инде дүрттән кичке унга кадәр аларның буш вакытлары. Укучыларның буш вакытларын мөмкин кадәр файдалы итеп уздырыр өчен без төрле чаралар үткәрәбез. Балалар саф һавада да йөриләр, билгеле бер вакытта өй эшләрен эшлиләр. Бөтен укучылар сыйныфларга утырып, бергәләп өй эшләрен эшлиләр.

Моннан тыш җомга саен бездә махсус чаралар оештырыла. Ул төрле юнәлештә уза, милли чаралар да, спорт чаралары да була ала. Алар барысы да, темасына карамастан, татарча уза.

Укучыларда төп аралашу теле булып татар теле кулланыла

Укучыларда төп аралашу теле булып татар теле кулланыла, монысы куандыра. Шул ук вакытта, урысча да сөйләшү очраклары бар, чит төбәкләрдән килгән балаларга шунда ук татарча сөйләшеп китү авыррак, ләкин алар да татарча аралашуга тартыла, әкренләп татарча сөйләшә башлый.

– Инглиз телен татар мәктәбендә укытканда кызыклы үзенчәлекләр бармы? Ул чит телне башка мәктәпләрдә укытудан аерыламы?

– Әйе, мисал өчен инглиз теленең авазларын өйрәткәндә, татар теле ныклап ярдәм итә, моны кулланыбыз. Без укучылар белән татарлык белән бәйле проект та ясаганыбыз бар, шундый кызыклы эш башкардык: татар һәм инглиз телендә уртак сүзләр. Бу проектларда укучылар бик теләп катнашалар, видеолар да яратып төшерәләр. Теләк булса, әлбәттә, бәйләп була һәм кызыктырып була.

– Киләсе елда инглиз теленнән имтиханны мәҗбүри тапшыртырга җыеналар. Моңа карашыгыз нинди, кирәкле дип саныйсызмы?

– Бу балалардан тора, әлбәттә, бөтен бала да инглиз телен яхшы белми бит. Инглизчә начаррак белгән балаларга бу зур стресс булачак, аларга бу катлаулы булырдыр, аларны кызганам.

Минемчә, имтиханны үзенә кирәк дип тапкан балалар тапшырырга тиештер. Ә менә мәҗбүри булуны әйтә алмыйм. Уңай ягы да бар, чит тел өйрәнүгә стимул булырга мөмкин инде бу. Актаныш гимназиясендә укучыларга килгәндә, бездә инглизчә яхшы укытыла, проблемнар булмас дип уйлыйм.

– Укытучы булып эшләү авырмы? Сезнеңчә, мөгаллимнең иң авыр һәм иң җиңел эше нәрсәдә чагыла?

Балаларны, аларның елмаюын күргәч, дәрман кабына

– Мөгаллим булыр өчен теләк кирәк, балаларны яратсаң, укытучы эше кешене тарта. Балаларны, аларның елмаюын күргәч, дәрман кабынып китә, ару хисе югала. Укучыларым дип гел эшлисең, үсәсең, укыйсың, бу көч бирә. Укучылар гел хәрәкәттә, кайвакыт "ничек, һаман арымыйлармы соң алар" дип тә гаҗәпләнеп куясың.

Кыен яклары да бар инде. Ләкин күп авырлыкны укытучы үзе хәл итә ала, моның өчен эшләргә һәм үсәргә генә кирәк.

Мин беренче үткәргән дәресемне хәтерлим. Беренче тапкыр укучылар янына кергәндә, әлбәттә, куркытты, ләкин балалар авызга гына карап торгач, бөтен курку югалды. Балаларга нәрсә әйтәсең, алар моңа ышана. Димәк, бу зур җаваплылык, үз сүзеңә инанып, төгәл, дөрес сөйләргә кирәк, укытучы менә моңа омтылырга тиеш дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG