Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленски өлкәсендәге колония янында активист Илдар Дадин тоткарланган


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Илдар Дадин иреккә җибәрелгән активист Денис Бахолдинны колониядән каршы алырга килгән булган. Шул вакытта аны полиция бүлегенә алып китәләр.

Оппозиция активисты Илдар Дадин үзенең Смоленски өлкәсендә тоткарлануы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, гади киемдәге кеше эчке эшләр министрлыгы таныклыгын күрсәткән һәм полиция машинасына утыртып алып киткән.

Вакыйга Сафоново шәһәрендәге 3нче санлы колония янында була. Дадин анда иреккә җибәрелгән активист Денис Бахолдинны каршы алырга җыенуы турында язды. Ул шулай ук полиция хезмәткәренең көч куллануы турында да әйтә.

Дадин сүзләренчә, аны полиция бүлегенә китергеннәр. Активистның тоткарлану сәбәпләре хәбәр ителми.

Бахолдин иреккә бүген, 14 августта чыкты.

Илдар Дадин алдагы постларында Сафоновага килгәч үзен оператив хезмәткәр дип таныткан һәм җәзаларны үтәтү хезмәте вәкилләре киеменә охшаган форма кигән кешегә документларын күрсәтүдән баш тартуы турында язган иде.

  • Денис Бахолдин 2017 елның мартында Русия-Украина чигендә тоткарланды һәм 2018 елда 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Тикшерү активист 2014 елда Украинага киткән, анда Русиядә экстремистик дип танылган "Правый сектор" оешмасына кергән дип саный. Бахолдин үзен сорау алганда җавапларны кыйнап алдылар дип сөйләде.
  • Илдар Дадин урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. 2015 ел ахырында ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде. Активист колониядә кыйнауларга зарланды. Русия Югары мәхкәмәсе 2017 елда Дадинны аклау карары кабул итте.
XS
SM
MD
LG