Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скотленд-Ярд Солсберида "Новичок"тан зыян күргән дүртенче кеше турында хәбәр итте


Солсберида Сергей Скрипальнең йорты
Солсберида Сергей Скрипальнең йорты

Скотленд-Ярд Скрипальләрне агулауны тикшергәндә тагын бер полиция хезмәткәренең нерв-паралитик матдәдән зыян күрүе турында белдерде. Ул исән, дәваланганнан соң эшкә чыккан.

Лондон полициясе Солсберида "Новичок" белән агуланган дүртенче кеше турында хәбәр итте. Сүз 2018 елның мартында элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны тикшерүдә катнашкан полиция хезмәткәре турында бара. Ул вакытта Скрипальләрдән тыш тагын бер полиция хезмәткәре - Ник Бейли агуланган иде.

Скотленд-Ярд хәбәрләренә караганда, дүртенче зыян күрүче, башкалар белән чагыштырганда әзрәк микъдардә агуланган. Дәвәланудан соң ул эшкә чыккан.

Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Шул вакыттан бирле Сергей Скрипаль күренмәде, ә Юлия бары видеомөрәҗәгать кенә яздырды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый.

Скотленд-Ярд һөҗүмдә ике русияләне - хәрби күзләү хезмәте вәкилләре дип фаразланган Руслан Боширов һәм Александр Петровны гаепләде. Соңрак тикшерүче журналистларны аларның чын исемнәре Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига булуын ачыклады. Былтыр октябрьдә "Фонтантка" басмасы эш нигезендә өченче шикләнелүче - Сергей Федотов турында язып чыкты. Пәнҗешәмбе The Insider һәм Bellingcat Федотовның "Новичок" белән 2015 елда болгар эшмәкәре Емельян Гебревны агулауда катнашы бар дип хәбәр итте.

Мәскәү агулауга катышын кире кага.

XS
SM
MD
LG