Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татьяна Ларионова: яңа сайланган депутатлар республика дәүләт телен укыту өчен көрәшәчәк


Татьяна Ларионова
Татьяна Ларионова

Тел мәсьәләсе Татарстан Дәүләт Шурасының яңа чакырылышы өчен төп мәсьәлә булачак ди парламент рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова "Татар-информ"га интервьюда мәктәпләрдә телләр укытуга кагылышлы сорауларга да җавап биргән.

Аның сүзләренчә, тел мәсьәләсе алтынчы чакырылыш депутатлар өчен төп мәсьәлә булачак.

"Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде. Мондый хәлдә бер без генә түгел, Башкортстан да шулай ук. Милли телләре булган бөтен республикаларның да балаларга дәүләт телләрен укыту ихтыяҗы бар", дигән Ларионова.

Ул шулай ук рус телле балаларга татар теле укыту методикасын әзерләү мәсьәләсе хәл ителә ди. Моның белән Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы һәм министр Рәфис Борһанов шәхсән үзе шөгыльләнә. "Авыр урыннар әле күп кала", ди Ларионова.

Моннан тыш, ул мәктәптә чит телләрдән инглиз теле генә түгел, башка телләр дә өйрәнелү ихтималы турында белдерә.

Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак 2017 елның көзендә, прокурор тикшерүләреннән соң укытылмый башлады. 2018 елның июлендә Русия думасы туган телләрне ихтыяри укытуны канунлаштырды. Бүгенге көндә урыс теленнән кала Русиянең башка милли телләрен бары тик "туган тел" дәресе барышында укып була. Мәктәп планнары бу фәнгә нигездә 1, 2, сирәк очракта 3 сәгать аера ала. Милли мәктәпләрдә генә туган телләр фәнен өйрәнүгә күбрәк сәгать бүлеп була.

Канунны кабул итү вакытында республика дәүләт телләрен дә өйрәнү мөмкинлеге булачак, дип әйтелде. Алар да ихтыяри укытылачак, ләкин мәктәпләрнең програм нигезендә аларга сәгать аеру мөмкинлеге булачак, дип ышандырды Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов. Канун кабул итүгә бер ел узса да, мәктәпләрдә әлегә республика дәүләт телләрен аерым фән буларак кертү мөмкинлеге юк.

XS
SM
MD
LG