Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары җыенында татар теле мәсьәләсе күтәрелде


Уфада каршылык чарасында фатир алуда алданучылар да шигарләр күтәреп торды

17 август Уфа коммунистлары "Гадел сайлаулар һәм кеше хокуклары өчен" шигаре белән каршылык чарасы уздырды. Чарада татар теле мәсьәләсе дә күтәрелде, ләкин резолюциягә кертелмәде.

Чара Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда 200дән артык кеше катнашты. Чарада катнашучылар "Сайлауларга халык ышанычын кайтарыйк!", "Без Камбаркадагы үлем заводына каршы!", "Гадел сәясәт таләп итәбез!", "Бушлай белем алу һәм сәламәтлекне ныгытуны кайтарыйк!", "Без гадел сайлаулар яклы!", "Хакимият! Торак алуда алданучыларның тавышын ишетегез!", "Торак алуда алданучылар республика өчен хурлык!" кебек шигарләр күтәреп торды.

Чарада "Башкортстан коммунисты" гәзитенең элекке мөхәррире Мадриль Гафуров чыгышында татар теле статусын күтәрде. Коммунистларның каршылык чараларында татар теле статусын моңа кадәр күтәрү очрагы булмаган иде.

Мадриль Гафуров
Мадриль Гафуров

"Пенсияләр һәм хезмәт хакларын арттыру өчен акча кирәк. Акча түкми генә чишә торган мәсьәләләр дә була. Шундыйларның берсе – татар теленә дәүләт теле статусы бирү. Республикада күпчелекне тәшкил иткән халык хокуклары кысыла. Теләсә кайсы дәүләттә, республикада бу кадәр халык яшәсә, аларга статус бирелер иде", диде ул.

Башкортстан коммунистлары башлыгы Юнир Котлыгуҗин үзенең чыгышында ил җитәкчелеге һәм идарә итүче фиркане утка тотты.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

"Бүген Русиядәге фиркаләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр хакимият һәм "Бердәм Русия" фиркасеннән канәгать түгел. "Бердәм Русия" Конституциядә каралган Русия белән халык идарә итәргә тиеш дигән матдәне үтәми, халык фикерен тыңламый. Бөтен дәрәҗәдәге сайлаулар да мутлашулар белән уза. Хакимият идарә итүче фиркасенә яхшы, комфортлы шартлар тудыра, шулай булуга карамастан, "Бердәм Русия" барлык юнәлешләрдә абруен югалта бара, чөнки ул халык мәнфәгатенә эшләми. Путин һәм "Бердәм Русия" җитәкләгән Русия батып бара, бу демографиядә дә ачык күренә. Банклар халыкны талау белән шөгыльләнә.

Мәсәлән, Русиянең саклык банкы (Сбербанк) Чехиядә 0,9 процент белән акча бирсә, бездә ул 14 процент тәшкил итә. Алданган торак алучылар сафы үскәннән-үсә бара. Ришвәтчелек, урлашу коточмалы дәрәҗәдә үсә.

Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгы полковнигында миллиард, федераль иминлек хезмәте полковнигында 12 миллиард сум акча таптылар. ФСБ урлашу буенча да алда бара. "Бердәм Русия" һәм хакимият китәргә, халык ышанычын аклардай көчләр килергә тиеш. Бары тик коммунистлар гына илне коткарып калачак, дип чыгыш ясады Юнир Котлыгуҗин.

Башкортстан парламенты депутаты Илһам Галин экология проблемнарын күтәрде.

Илһам Галин
Илһам Галин

"Нефтекама шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Удмурт республикасының Камбарка шәһәрендә химик калдыкларны юкка чыгару корылмасы төзелә. Ул 2024 елда сафка керәчәк. Әлеге комплекс елына 5 мең тонна химик калдыкларны юкка чыгару көченә ия булачак. Мондый корылмалар яхшыга китерми", диде ул. Хак эш өчен, халык өчен көрәшне дәвам итәргә ышандырды.

Нефтекама шәһәреннән килгән Таһир Каһарманов та экология афәте турында сөйләде.

Таһир Каһарманов
Таһир Каһарманов

"1941 елның октябрендә Мәскәүдән 136 санлы химик калдыклар склады Удмуртиянең Камбарка шәһәренә күчерелә. Хәрби чорда халык фикерен белешми, экологик экспертизаларсыз ашык-пошык күчерәләр. Ә бүген бит сугыш чоры түгел. Камбарка безнең Нефтекамага якында гына. Нефтекамада бүген сугыш узган кебек. Һәр гаиләдә яман чирдән үләләр. Минем гаиләдә өч кеше үлде. Бездә "Русатом"га да, ил җитәкчеләренә дә ышаныч юк", диде ул.

"Хезмәтчән Русия" хәрәкәте әгъзасы Ирек Фазылов "Бердәм Русия" фиркасенең һәр сайлау урынында хәрәмләшүен әйтеп, алдагы торган сайлауларны гадел уздыру кирәклеге турында сөйләде.

Ирек Фазылов
Ирек Фазылов

"Сугыш балалары" хәрәкәте җитәкчесе Александр Палтусов
Мәскәүдән Кырымга баручы очкычның кукуруз басуына төшүен искә төшереп, илне ватык очкыч белән чагыштырды һәм, гадәттәгечә, үз мәсьәләләрен күтәреп "Сугыш балалары 100 меңнән артык кеше калды. Иң яшенә – 74, иң өлкәненә –91 яшь. Бездән җиңелгән Германиядә сугыш чоры балалары акча ала. Без беркемгә дә кирәкмибез", дип чыгыш ясады.

Башкортстан парламенты депутаты, "Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Чувилин каршылык чараларын уздыру авырлыгына тукталды.

"Безгә каршылык чаралары уздыру урыннарын бетерделәр. Чөнки хакимият халыктан курка. Әйдәгез, булган мәйданнарга күпләп чыгып, фикеребезне белдерик", диде ул.

Башкала коммунистларының Совет районы җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин хакимияттә жуликлар һәм караклар утырадип әйтте.

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

"Проблемларны хакимият тудыра. Аларны алыштырырга кирәк! Путинны Медведевка, Медведевны Путинга алыштырырга түгел, ә хакимият системасын алыштырырга кирәк. Хакимияткә халык килергә тиеш", дип сөйләде ул.

Чарада каршылыклар да булып алды. Үзен "Яблоко" фиркасеннән дигән Рафаил Хәкимов сәхнәгә менеп, микрофон алмакчы булган иде, аны чыгыш ясаучылар исемлектә булмавын әйтеп, полиция ярдәмендә төшереп җибәрделәр. Азатлык хәбәрчесенең аннан нәрсә хакында чыгыш ясарга җыенуын соравына Хәкимов язган таләпләрен күрсәтте. Ул сайлауларда тавышларны урлауны туктату кирәклеге һәм намзәтләргә әдәплелек тесты уздыру кирәклеген таләп итеп чыгыш ясамакачы булган.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

​Чара ахырында резолюция кабул ителде. Ул вакытка халыкның күпчелеге таралып беткән иде инде. Резолюциядә коммуналь түләү хакларын төшерү, пенсияләрне арттыру кебек һәр каршылык чарасында күтәрелгән таләпләргә өстәп торак алуда алданучылар проблемын чишү, сәяси эзәрлекләүләрне туктату кебек мәсьәләләр дә кертелде. Мадриль Гафуровның татар теленә дәүләт теле статусы таләп итүен резолюциягә кертмәделәр.

фикерләр (16)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG