Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистай мөселманнарының куәт оешмалары тарафыннан җәзалануын фаш иткән блогер Илмир Имаев вафат


Илмир Имаев
Илмир Имаев

Илмир Имаев Украинада да соңгы көненә кадәр мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклау эшендә катнашып йөрде.

17 август көнне Украинаның Одесса шәһәрендә 68 яшендә хокук яклаучы, блогер, төрмәдән чыкканнан соң куәт оешмалары тарафыннан басымнар сәбәпле Татарстаннан Украинага күченергә мәҗбүр булган Илмир Имаев вафат булган.

Аның белән даими аралашып яшәүче Таһир Миңнебаев Азатлыкка әйтүенчә, соңгы көннәрдә Илмир Имаев мәхкәмәдә Үзбәкстан мөселманын яклау эшендә катнашып йөргән.

"Бүген мин аны өенә барып үзебезгә алып килдем. Без мәхкәмә белән бәйле кайбер кәгазьләрне карадык. Аннары мин аны өенә кайтарып куйдым. Соңрак кызы йокларга яткан урыныннан тормады дип әйтте. Ул дүрт төн йокламаган иде. Аннары кызы әйтүенчә, аңа төрмәдә инфаркт та суккан булган. Бәлкем шуның белән дә бәйледер", диде ул.

Миңнебаев сүзләренчә, Илмир Имаевны иртәгә җирләргә өметләнәләр. Имаевның хатыны һәм кызы шулай ук Украинада яши.

Илмир Имаев Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелеп 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде. Инде олы яшьтәге Имаев төрле янаулар, кисәтүләр булуга карамастан сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәре битендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне газаплау нәтиҗәсендә, көч структураларның үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.

Төрмәдә дә ул мөселманнарның хокуклары бозылуына битараф булмады.

Имаев 2017 елның 21 июльдә вакытын тутырып төрмәдән чыкты һәм Украинага барып, миграция хезмәтеннән качак статусы сорады. Азатлыкка биргән бер интервьюсында ул "Украинада кеше хокуклары Русиягә караганда күбрәк яклана", дип белдергән иде. Украинада да ул Русия һәм БДБ илләреннән дини эзәрлекләнү сәбәпле китәргә мәҗбүр булган мөселманнарны мәхкәмәләрдә яклау эшендә актив катнашып йөрде.

XS
SM
MD
LG