Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын сес" бәйгесендә кырымтатар җырчылары аз катнашты


"Аксу" ансамбле чыгышы
"Аксу" ансамбле чыгышы

17 август Кизләүдә "Гезлев капусы" ("Кизләү капкасы") кырымтатар-төрки мәдәнияте чарасы кысаларында “Алтын сес” (Алтын тавыш) җыр бәйгесе узды. Халыкара дәрәҗәсене югалткан бу фестивальдә быел хәтта кырымтатар җырчылары да аз катнашты.

Фестивальдә Дондагы Ростовтан, Ставрополь якларыннан казаклар ансамбльләре, Башкортостаннан, Мордовиядән һәм башка яктан җырчылар катнашты.

Фестивальнең гран-при бүләгенә Башкортостаннан Ренат Салихянов лаек булды. Аның клибын Кырымдагы "Милләт" телеканалы төшерәчәк.

"Алтын сес" җыр бәйгесендә Дондагы Ростовтан Старочеркасская станицасыннан "Аксу" татар-казаклар ансамбле белән Зөлфия Гали кызы "Әпипа" җырын башкарды.

Фестивальне оештыручыларның берсе Кырым мәдәният министрлыгы тарафыннан чарага дип аерылган 1,5 млн. сумлык грантның килмәгәне, ул акчалар фестиваль үткән соң биреләчәген ышандырганнарын сөйләде. Шул сәбәпле чарага акчаны кырымтатар эшмәкәрләреннән җыярга мәҗбүр булганнарын әйтте.

Быел фестивальдә кырымтатар җырчылары тагын да азрак катнашты. Бу бушлыкны ел саен Бакчасарайдан килеп катнашучы "Эбедиет"("Мәнгелек") ансамблендә җырлаучы балалар тутырды дияргә мөмкин.

Кич белән узган гала концертта җиңүчеләр һәм махсус Үзбәкстаннан килгән "Учкудук" ансамбле чыгыш ясады. 2014 елдан соң Кырымга Украина чиген узмыйча Русия аша кергән башка ил ватандашларын Украинаның чик саклаучы хезмәтләре аерым исемлеккә теркәп барганы мәгълүм.

XS
SM
MD
LG