Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Казан мәчетләрендә яңа камералар эләргә кушуын кире какты


Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәcе Казан мәчетләренә видеокамералар урнаштыруга катнашы булмавын белдерде. ФСБ идарәсе моның өчен Татарстан элемтә министрлыгын җаваплы итеп күрсәтә. 

"Имин шәһәр комлексын үстерүдә системлы интегратор булып Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора, ФСБның Татарстан идарәсендә сезне кызыксындырган сораулар турында мәгълүмат юк", диелгән Idel.Реалиига җибәргән җавабында.

Элегрәк элемтә министрлыгы да Казан мәчетләрендә видеокамералар элүгә катнашы булмавын белдерде.

Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштырырга җыеналар. Азатлык сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куялар. Бу Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен эшләнергә мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

Азатлык бу уңайдан сорауларны Таттелеком, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына да җибәргән иде. Таттелеком һәм Татарстан мөфтияте җавабында камералар урнаштыру "мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде. Камераларның мөфтият кушуы белән куелуы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG