Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгына намзәтләр башкорт телен өйрәнергә вәгъдә итә


Уфада башкорт телен яклау митингы, 16 сентябрь 2017
Уфада башкорт телен яклау митингы, 16 сентябрь 2017

Җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәитова Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп теркәлгән Иван Сухаревны (ЛДПР намзәте), Владимир Кобзевны (“Русия пенсионерлар фиркасе”), Владимир Барабашны (“Ватандашлар көче”), һәм Юрий Игнатьевны (“Гадел Русия”) теркәү карарларын гамәлдән чыгару таләбе белән Башкортстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу намзәтләр теркәлгәндә башкорт телен белүләрен документаль рәвештә расламады ди ул.

“Республика конституциясе һәм “Башкортстан республикасы халыклары телләре турында” канун нормалары нигезендә, башлык республиканың дәүләт телләрен белергә тиеш. Ә бу намзәтләрнең берсе дә имтихан узмады, башкорт телен белүләрен тикшерү тестларында да булмады, шуңа күрә аларның теркәлүе гамәли түгел”, ди Рәмилә Сәитова.

Рәмилә Сәитова
Рәмилә Сәитова

Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”), Юнир Котлыгуҗин (КПРФ) һәм Зөлфия Гайсинаны (“Яблоко”) теркәүне гамәлдән чыгаруны таләп итмәвен Сәитова “алар үзләрен башкорт дип атый һәм алар башкортча ни дә булса беләдер”, дип аңлатты. Тагын бер теркәлгән намзәт — Рәфис Кадыров (“Русия патриотлары”) турында ул берни дә әйтмәде.

Башкортстан конституциясенең 86-нчы маддәсендә республика башлыгы “Башкортстан республикасы телләрен белергә тиеш” дип язылган. Шул ук конституция нигезендә республикада дәүләт телләре булып башкорт һәм урыс телләре тора. “Башкортстан республикасы халыклары телләре турында” канунның 10-нчы маддәсендә дә шундыйрак норма бар. Әмма намзәтләрнең дәүләт телләрен белү-белмәвен тикшерү процедурасы турында республиканың сайлаулар кодексында да, башка берәр канунында яки норматив нормасында да берни язылмаган.

Башкортстан югары мәхкәмәсе Рәмилә Сәитова инде республика башлыгы вазифасына намзәт түгел дигән сылтау белән аның мәхкәмәгә шикаятен кире какты. Сәитова намзәт булып теркәлү өчен муниципаль депутатлардан җитәрлек тавыш җыя алмады дип сайлау комиссиясе аны теркәүдән баш тарткан иде.

Шикаятемне кабул итмәүләре әлеге намзәтләрнең канунлы рәвештә теркәлүенә шикләрне берничек тә бетерми

“Әмма проблем хәл ителмәгән килеш кала, шикаятемне кабул итмәүләре әлеге намзәтләрнең канунлы рәвештә теркәлүенә шикләрне берничек тә бетерми. Мин алар канунсыз рәвештә теркәлгән дип белдерәм. Әгәр дә республика башлыгы итеп дәүләт телләренең берәрсен белмәгән кешене сайласалар, минемчә, бу сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга сәбәп була ала”, ди Сәитова.

Башкорт милли хәрәкәте әгъзалары да Сәитова белән килешүләрен белдерде. “Башкорт” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов Рәмиләнең таләпләрен тулысынча хуплавын әйтте.

Гарифулла Яппаров
Гарифулла Яппаров

Әлеге хәрәкәтнең активисты Гарифулла Яппаров "Республика конституциясе — төп канун, һәм анда башлык вазифасына намзәтләрнең дәүләт телләрен белүе таләп ителә икән, ул үтәлергә тиеш. Әгәр дә инде ниндидер канун җитешсезлеге бар икән, сайлаулар кодексында тиешле нормалар язылмаган икән, Дәүләт җыелышы депутатлары ул җитешсезлекне инде күптән төзәтә ала иде. Сайлау алдыннан аларның моның өчен вакытлары җитәрлек булды”, дип белдерде.

Башкортстанда тел мәсьәләсе республика башлыгын (2015 елга кадәр президентын) сайлаулар вакытында гел күтәрелә килде. Мәсәлән, 1998 елда башкорт телен белмәгән кайбер оппозицион намзәтләрне теркәмәү мөмкинлеге бар иде. Әмма Русия конституцион мәхкәмәсе Русия думасы мөрәҗәгате нигезендә бу мәсьәләне ашыгыч рәвештә карады һәм республикаларның үз дәүләт телләрен булдыруы сайлауларда, “шул исәптән дәүләт башлыгын сайлауда сайлану хокукына ия булу өчен бу телләрне белү таләпләре булдыруны” аңлатмый дигән карар чыгарды. Нәтиҗәдә Русия конституция мәхкәмәсе бу мәсьәләне карауны башкорт теленең статусы турында карар кабул ителгәнчегә кадәр туктатып торырга булды.

Республика башлыгы вазифасына дәгъва кылучының башкорт телен белергә тиешлеге мәсьәләсен Дәүләт җыелышы мөрәҗәгате нигезендә 2003 елда инде Башкортстан конституцион мәхкәмәсе карады. Депутатлар Русия думасына да мөрәҗәгать юллады. Алар “Русия ватандашларының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы нигезләре турында” канунга бер өстәмә тәкъдим итте. Ул “Русия ватандашының республикадагы иң югары вазифага сайлауларда сайлану хокукын гамәлгә ашырганда республика дәүләт телләрен белү белән бәйле өстәмә шарт” булдыру турында иде. Әмма Русия думасы әлеге тәкъдимне карап та тормады. Ул чакта Башкортстан президентын сайлау кампаниясе инде башланган иде һәм республика үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрнең башкорт теленнән бернинди дә сынау узмаячагын игълан итәргә мәҗбүр булды.

2014 елда республика президентын сайлауда Рөстәм Батталов исемле кеше Башкортстан конституцион мәхкәмәсенә республика үзәк сайлау комиссиясенең норматив документларын тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул анда президентлыкка намзәтләрнең дәүләт телен тикшерү процедурасы язылмаганлыгын белдерде. Әмма конституцион мәхкәмә “Башкортстан республикасы конституциясе ватандашларның Башкортстан президентын сайлауларда сайлану хокукына ия булуын һәм аны куллануын телгә бәйләүче шартлар билгеләми”, дип Батталов мөрәҗәгатен кире какты.

Башкортстан башлыгы вазифасына намзәтләр үзләре исә башлык башкорт телен мотлак белергә тиеш дип исәпләүләрен белдерә.

Владимир Барабаш
Владимир Барабаш

Владимир Барабаш, сайлана калса, башкорт телен өйрәнергә вәгъдә бирде. “Исегезгә төшерәм, теркәлгән сигез намзәтнең берсе дә башкорт телен белүе турында документлар тапшырмады. Алар аны канунда андый таләп булмаганга күрә тапшырмады. Сайланган башлыкның башкорт телен белүе мәсьәләсенә килгәндә, республика конституциясендә андый норма булуын истә тотмаган очракта да, күпмилләтле төбәк башлыгы, этик яктан караганда, урыс дәүләт телен генә түгел, аралашу дәрәҗәсендә булса да, башкорт дәүләт телен дә белергә тиеш дип исәплим. Шуңа күрә, әгәр башлык булсам, башкорт телен өйрәнү өчен бар көчемне куячакмын”, диде “Ватандашлар көче” вәкиле.

Сайлансам, икенче көнне үк башкорт телен өйрәнә башлаячакмын

Владимир Кобзев, сайланган очракта, киләчәктә Дәүләт җыелышында шул телдә чыгыш ясаячагын белдерде. “Төбәк башлыгы Русия һәм республика кануннарын һәм әлбәттә конституция нормаларын үтәргә тиеш. Шуңа күрә, бу очракта ул башкорт телен дә белергә тиеш. Бу аның үзе өчен дә һәм ул яшәгән, җитәкләгән республика ватандашлары өчен дә мөһим. Сайлансам, икенче көнне үк башкорт телен өйрәнә башлаячакмын һәм инде икенче елда ук Корылтайга шул телдә мөрәҗәгать итәчәкмен”, диде Кобзев.

Шул ук вакытта ул башкорт телен өйрәнергә теләүчеләрнең кыенлыкларга юлыгачагына да зарланып алды.

“Гади бер мисал китерәм — Улым алтынчы сыйныфтан башкорт телен, әгәр шулай әйтеп булса, өйрәнде. Әмма ул аны белми! Нигә? Ни сәбәпле бездә меңнәрчә укучы башкорт телен өйрәнә, әмма нәтиҗәдә берсе дә диярлек аны белми? Бу безнең күңел кайтаргыч укыту системы, укытучыларның моңа битараф карашы, ачык билгеле укыту системы булмау, аны өйрәнүгә стимуллар булмау сәбәпле түгелме?”, диде “Русия пенсионерлар фиркасе” намзәте.

“Яблоко” намзәте исә башкорт телен гимназиядә үк өйрәнгән.

Зөлфия Гайсина
Зөлфия Гайсина

“Мин башкорт телен беләм, әлбәттә, чөнки Рами Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә укыдым. Мин әле мәктәптә укыган чакта ук башкорт теле дәреслекләре авторы булган апам, дәүләт системында эшләячәксең һәм халык бары башкортча гына сөйләшкән районга эләгергә мөмкинсең дип, миңа бу телне өйрәнергә киңәш иткән иде. Ә республика башлыгы, халыкның теләсә кайсы өлеше белән аралашу, аларның ихтыяҗлары турында ирекле сөйләшү өчен бу телне һичшиксез белергә тиеш”, ди Зөлфия Гайсина.

Уфа юристы Айдар Муллануров фикеренчә, Сәитова күтәргән проблем зуррак башка бер проблемның бер өлеше булып тора.

Конституцион мәхкәмәләрнең тел проблемына бәйле карарлары сәясәткә нигезләнгән дип исәплим

“Минемчә, активист бу мәсьәләне үз шикаятен чыннан да канәгатьләндерү максаты белән түгел, ә бу проблемга игътибар җәлеп итү өчен күтәргән. Бу Башкортстанда бик күпләрнең башкорт телен белмәвеннән килеп чыккан проблем. Һәм андый кешеләр саны арта бара. Бөтен җирдә урыс телле тирәлек булуы, башкортча нормаль аралашу өчен шартлар булмавы гына җитмәгән, өстәвенә дәүләт тә бу тенденцияне тулысынча хуплый һәм ул аралашуны булдыру тырышлыкларын да бастыра килә. Конституцион мәхкәмәләрнең тел проблемына бәйле карарлары сәясәткә нигезләнгән дип исәплим. Мондый шартларда башкорт җәмәгатьчелегенең үз телләрен кимсетү буларак күренгән һәр нәрсәгә борчулы каравын аңлап була. Аерым алганда республика башлыгы вазифасына намзәтләрнең дәүләт телләрен мотлак белергә тиешлеге таләбенең бетерелүенә.

Әмма сайлау вакытында ук бу телне белүне таләп итү баланслы җәмгыятьтә артык дип исәплим. Кайбер элекке совет республикаларын бердәнбер дәүләт телен дә белмәгән диярлек кешеләр җитәкләгән очраклар булды. Бу мәҗгыятьтә киеренкелек тудырмады, чөнки ул сайланган кешеләр дә телне өйрәнә башлады, дәүләт тә милли телгә хөрмәт һәм ярдәм сәясәте алып барды. Кызганыч, бездә милли телләрне саклау проблемы кискенрәк. Аларны саклау һәм моңа ничек ирешү мәсьәләсендә җәмгыятьтә консенсус юк. Һәм күпләрнең мин бу телне элек тә өйрәнмәдем, хәзер дә өйрәнмәячәкмен дигән сүзләр язуы да кызганыч. Шушы фонда иң югары вазифадагы кешенең башкорт телен белергә тиешлеге халыкның бер өлеше өчен мөһим булуын аңлап була.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

XS
SM
MD
LG