Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айдар Гобәйдуллинны сак астында калдырды 


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллин 9 октябрьгә кадәр сак астында булачак. Хөкемдар 1,2 млн сумлык (йолым) залог тәкъдимен дә, кешеләрдән җыелган имзаларны да исәпкә алмады, чикләү чарасын үзгәрешсез калдырды.

21 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Айдар Гобәйдуллинны сак астына алу карарына апелляция шикаятен карады. Мәхкәмәнең беренче карары белән ул 27 июльдә Мәскәүдә киңкүләм чуалышларда катнашуда гаепләнеп 9 октябрьгә кадәр сак астына алынган иде.

Бүгенге мәхкәмә утырышы бер сәгатькә соңарып башланды, Айдар Гобәйдуллин утырышта видеоэлемтә аша гына катнашты. Айдарны тикшерү эшен алып баручылар да юк иде. Айдарга теләктәшлек күрсәтер өчен аның дуслары, ул укыган уку йортыннан төркемдәшләре, студентлар, егетнең хәленә битараф булмаган кешеләр, абыйсы Илдар, әнисе Галия Гобәйдуллина килгән иде.

Шулай ук утырышка сәясәтче, "Уң көчләр берлеге" гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте президенты Леонид Гозман һәм сәясәт эшлеклесе, Айдар укыган Мәскәү физика-технология институты укытучысы Борис Надеждин да килде.

Айдарның адвокаты Маским Пашков егет өчен җаваплылыкны үз өстенә алуларын раслап язылган хатлар, 600-дән артык кеше имзалаган ачык хатны исәпкә алуны сорады, әмма болар кире кагылды. Шулай ук Айдар өчен 1,2 млн сумнан артык йолым кертергә тәкъдим ителсә дә, мәхкәмә аның иреген чикләү чарасын үзгәрешсез калдырды.

Мәхкәмә утырышында Пашков Айдар Гобәйдуллиның киңкүләм чуалышларда катнушы исбатланмаган, урам җыенының тәртипсезлеккә әверелгәнлегенә дә дәлил юк дип чыгыш ясаган. Айдар качып китәргә мөмкин яки тикшерү эшләренә каршылык күрсәтә алуда да дәлилләр юк икәнен аңлаткан.

Адвокат әйтүенчә, тикшерү эшләре кагыйдәләрне бозып башкарылган, Айдарның хокуклары бозылган. Әлегә кадәр егеттән сорау алу уздырылмаган, һәм бу тоткынның хокукларын турыдан-туры бозу булып тора. Тикшерүчеләр Айдардан бер тапкыр гына, анысы да төнлә сорау алган. Өстәвенә җинаять эшендә шаһитлар дә юк.

Маским Пашков
Маским Пашков

Мәхкәмә утырышыннан соң Пашков журналистлар сорауларына җавап бирде. "27 июльдә ут төртүләр, һөҗүм итү, милекне бозу булмаган, болар берсе дә исбатланмаган. Моны сәяси эш дип карарга кирәк. Кешенең хокукы бозыла. Әлегә кадәр Айдар Гобәйдуллиннан гаепләнүче буларак сорау алынмаган. Канун нигезендә аның хокукы бозыла. Аннан төнге сәгать өчтә сорау алалар, кеше ул вакытта йоклый. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартмаган. Сорау алуны иртән дә уздырырга мөмкин иде, әмма әлегә кадәр бу эш башкарылмаган. Айдар үз фикерен белдерү, аңлату хокукыннан, үзен яклау хокукыннан мәхрүм ителгән. Болар барысы да Русия Тикшерү комитетының эш итү кагыйдәләрен бозуына бәйле. Әмма мәхкәмә, ни кызганыч, боларны исәпкә алмады”, дип сөйләде ул.

Гаепләүче як Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) кебек уку йортының дипломына ия булып, җинаять эшчәнлеген дәвам итә ала дигән. "МФТИ җинаятьчеләр тәрбияләгәнен яңа белдем!", дип гаҗәпләнә Пашков.

Сәясәтче, элекке елларда Русия думасы депутаты Борис Надеждин да Айдар мәхкәмәсенә килгән иде. Ул Айдар Гобәйдуллины сак астында тотуны башбаштаклыкның дәвам итүе дип бәяләде. Аның фикеренчә, бу эшләр өстән кушылган. Надеждин, журналистлар сорауларына җавап биреп, бу хөкем эшен сәяси эш дип бәяләде.

Борис Надеждин
Борис Надеждин

“Айдар өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы күп иде, хөкемдар аларның исемлеген озак укыды. Кызганыч, Гобәйдуллин сак астында калдырылды. Башбаштаклык дәвам итә. Монда юрист яки хокук яклаучы булырга кирәкми, әмма гаепләүнең башка сыймаслыгы күзгә бәрелеп тора. Гаепләүдә киңкүләм чуалышлар оештыру, ут төртү, шартлату, корал белән каршы тору кебек сүзләр кулланып язалар, әмма мондый хәлләр булмады бит. Ничек мөмкин бу?

Тикшерү комитеты кәгазь язганнар да шуның белән вәссаләм

Айдарның өенә төнге өчтә бәреп кергәннәр. Бу рөхсәт ителми. Ул бит үтерүче яки коточкыч җинаятьче түгел. Адвокат сүзләренә караганда, сорау алу булмаган. Айдар барысын да сөйлим, аңлатырга әзермен дигән, әмма гомумән сорау алу булмаганы ачыкланды. Әлегә кадәр мәхкәмәгә Тикшерү комитетыннан бер вәкил дә килмәде. Кәгазь язганнар да шуның белән вәссәлам.

Адвокатның дәлилләре көчле, Айдарның абыйсы акча бирергә әзер булуын белдерде, өй сагында калдыруны да сорадылар, әмма боларга игътибар ителмәде. Хөкемдар аппеляцияне кире какты, ике айга сак астында калдыру карары гамәлдә калды. Бу – сәяси эш. Русиянең мәхкәмә системын дәлилсез гаеплисем килми, әмма акны алар аяк терәп кара төс дип әйтә икән, димәк өстән ниндидер җитди абзый бу процессны идарә итә дигән хис туа. Юк, бу ак түгел, сезгә шулай күренә генә дип әйтә кебек”, диде Надеждин.

Айдарның абыйсы Илдар Гобәйдуллин адвокат кебек үк энесенә карата тикшерү эшләрен төнлә уздыруга гаҗәпләнү белдерә. Илдар энесе Айдарны төгәл нәрсәдә гаепләгәннәрен дә белми.

Илдар Гобәйдуллин
Илдар Гобәйдуллин

“Төнлә сорау алырга тырышканнар. Әмма Русия Җинаять кодексы нигезендә, төнлә тикшерү эшләре тыелган. Шуңа бу Айдарның хокукын бозу булып тора. Беренче мәхкәмәдә дә, хәзер дә төгәл гаепләүләр яңгырамады. Ул гомум тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә. Әмма кеше хокуклары шурасы да, җәмәгатьчелек тә 27 июль Мәскәүдә бернинди чуалышларның булмавын әйтә. Бу тыныч чара иде. Кешеләр семафор аркылы узганда да бернинди тәртип бозмаган. Бәлки, ниндидер аерым хулиганлык гамәлләре булгандыр. Әмма җинаять эше ачу өчен бернинди дә нигез юк. Айдарга һәм сак астына алынган башка кешеләргә карата ачылган җинаять эшләре ниндидер фарс”, ди ул.

Айдарның әнисе Галия Гобәйдуллина да мәхкәмә утырышында катнашты. Ул, күз яшьләре белән, бу хәлләргә ышанып булмый дип журналистлар белән аралашты.

Галия Гобәйдуллина
Галия Гобәйдуллина

“Миңа бик авыр, күңел әрни... Башка сыймаслык хәлләр, ниндидер цикрны күзәтәбез. Улым инде 20 көн сак астында утыра, сорау алынмаган, нәрсәдә гаеплиләр – билгесез. Әлегә кадәр очрашу булмады, балам нинди шартларда яшәгәнен дә белмим. Бүген камера аша гына кул болгый алдык. Айдар үзен кулында тотарга тырыша.

Айдарга, безгә аның дуслары, билгеле һәм билгесез кешеләр теләктәшлек белдерде, 600 кеше Айдар өчен җаваплыкны үз өстенә алды. Рәхмәт зур итеп барысына да, ярдәмне сизәбез. Эштә дә аны үз эшенә җаваплы караучы, профессиональ белгеч дип бәяләделәр.

Баламның нинди шартларда яшәгәнен белмим

Балам сәясәт белән әллә ни кызыксынмады да. Бер тапкыр урам җыенына барды. Депутатлыкка уза алмаучыларның хокуклары бозыла, бу гаделсезлек дип санаганын әйтә, ник берсе сайлана, башкада андый мөмкинлек юк дигән фикерләре белән уртаклаша иде. Мин тавыш бирерлек бер генә дә депутат юк дип сөйли иде. Мин улыма митингка барма, тыгылма дия алмыйм, ул бит өлкән кеше, белемле, акыллы шәхес. Аның үз позициясе бар. Үзем сәясәт белән кызыксынмыйм, мин әни генә бит, балам өчен кайгырам, аның барырга теләгәнен генә белә идем”, дип сөйләде Галия ханым.

Айдар Гобәйдуллин 9 августта ике айга сак астына алынды. Аны 27 июльдә Мәскәүдә узган “киңкүләм тәртипсезлекләр” турындагы җинаять эше кысаларында тоткарладылар. Мәхкәмә гаепләү карары чыгарган очракта Айдарны өчтән алып сигез елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Бүген IT өлкәсендә эшли. Айдарны тоткарлау тирәсендәге хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.

XS
SM
MD
LG