Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры язмышы сәясәт белән бәйле"


Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры артистлары, 1938 ел
Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры артистлары, 1938 ел

1937 елда Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры булдыру карарыннан соң башланган оештыру эшләре 1938 елда театрны бетерү карары белән тәмамлана. Тупланган труппа таркатыла, бер төркем кырымтатар зыялылары репрессияләнә.

Тарихчылар Акмәчеттә Кырым дәүләт татар опера һәм балет театрын (ул вакытта Кырымда хәзерге "кырымтатар" урынына "татар" сүзе кулланыла иде, Кырым автономиясе конституциясендә дәүләт теле итеп татар һәм урыс телләре күрсәтелгән иде) оештыруны Мәскәүнең 1930-нчы елларда башланып киткән репрессияләргә каршы булучыларны тынычландыру чарасы, бу гамәл белән халыкка үзенең “якты” йөзен күрсәтүе, чынлыкта исә театрны оештыруга каршы булуының бер күрсәткече дип исәпли.

Театрны булдыруның илһамчысы итеп Кырым үзәк башкарма комитеты рәисе Ильяс Тархан санала. Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры оештыру карарын Кырым Совнаркомы башлыгы Абдураим Самединов 1937 елның 20 июнендә имзалый. Оештыру эшләре ВКП(б)ның икенче сәркәтибы, 23 яшьлек Сервер Трупчыга йөкләнә.

Ариф Акимов
Ариф Акимов

Театрның иҗади төркемен туплау эшен Трупчы алып бара. Театр янындагы опера студия-мәктәбендә эшләячәк укытучыларны Мәскәү консерваториясеннән Трупчы шәхсән үзе чакырганы да мәгълүм. Яңа оеша башлаган театрның сәнгать җитәкчесе итеп Мәскәүдән композитор Лев Книппер, аның урынбасары итеп кырымтатар композиторы Ягъя Шерфединов, Кырым дәүләт татар театр-музыка техникумы мөдире итеп Эннан Мустафаев, балетмейстер итеп Усеин Баккал, театрның мөдире итеп Ариф Акимов билгеләнә.

Театрның оешуына драматург Умер Ипчи, яшь шагыйрь Эшреф Шемьизаде үз өлешен кертеп “Арзы кыз” операсына либретто, музыкасын исә 1923 елда беренче “Чора батыр” кырымтатар операсын иҗат иткән, композитор Асан Рефатов яза.

Асан Рефатов 1920-нче елларда Кырымнан Азәрбайҗанга китеп консерватория тәмамлый, анда калып эшли, Азәрбайҗан композиторлар берлегенең беренче рәисе итеп сайлана, Азәрбайҗан консерваториясенең проректоры була. Ул - бер төркем танылган азәрбайҗан композиторларын, алар арасында Гара Гараевны үстергән, Парижда кырымтатар әсәрләре белән бәйгеләрдә урыннар яулаган шәхес. 1935 елда Кырым хакимияте аны Кырымга чакыртып ала.

Эдем Шакиров чыгыш ясый
Эдем Шакиров чыгыш ясый

Яңа театр өчен Акмәчеттә Желябова урамындагы 17-нче йорт аерыла, 25 июньнән конкурс комиссиясе эшли башлый, артистлар труппасын туплый. Ләкин бөтен бу эшләр Совет берлегендә “зур террор” башланган чорга туры килә.

Августта театр җитәкчелеге кулга алынган Асан Рефатов урынына опера өчен музыка иҗат итү турында Мәскәү композиторлары белән аңлашу имзалый.

Ләкин инде сентябрь-ноябрь айларында театрга турыдан-туры кагылышы булган хакимият вәкилләре Ильяс Тархан, Абдураим Самединов, Сервер Трупчы кулга алына һәм 1938 елда атып үттереләләр. Язучы Эшреф Шемьизаде буржуа милләтчелектә гаепләнеп Язучылар берлегеннән чыгарыла, Умер Ипчи кулга алына. Лев Книппер бу вакыйгалардан соң Кырымнан Мәскәүгә кайтып китә.

Җырчы Эмине Смедляева
Җырчы Эмине Смедляева

Әммә моңа карамастан, 64 кешелек труппа репетицияләрне дәвам итә. Труппада 6 Казан татары, 2 кырымчак, 1 караим, 1 латыш, 9 әрмән, 13 урыс, 6 беларус, 8 украин вәкиле дә була. Аларның эшләү шарты кырымтатар телен, кырымтатар биюен белү була. Театрда кырымтатар теле курслары да эшли.

Театр труппасы 1937 елның 7 ноябрь һәм 1938 елның 24 гыйнвар, 23 февралендә концерт куя. Кырым хакимиятләре бу чыгышларга югары бәя бирә.

Әмма соңгы концертларыннан соң биш көннән, 1938 елның 28 февралендә чыгарылган карар белән Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры ябыла.

Бу театрның тарихы хакында китап язган Кырым мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Азатлыкка бу тарихны сәясәт белән аңлатты.

Исмет Заатов
Исмет Заатов

“Минем фикеремчә, кырымтатар опера һәм балет театрының язмышы, оеша алмавының сәбәпләре күбрәк сәясәт белән бәйле, чөнки ул чорда инде чистартуның икенче дулкыны башланган була. Театрны оештыру тарафдарларыннан берсе, язучы Умер Ипчи репрессиягә эләгә, либретто авторы Эшреф Шемьизаде эзәрлекләүләргә дучар ителә. Ягъни, Кырым, кырымтатарлар өчен театрны оештыру әле иртә дип санаганнар, чөнки кырымтатарлар арасында ул кирәк булмаган кәефләрне күтәрә дип санаганнар”, диде Заатов.

XS
SM
MD
LG