Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын сайлау: татар теленә дәүләт статусы кирәкме?


Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итү пикеты (архив фотосы)

8 сентябрь Башкортстанда республика башлыгы сайланачак. Башлык вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм тагын берничә намзәт арасында көрәш бара. Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетова сайлауга кертелмәде. Азатлык намзәтләрдән республикада тел статусы ничек хәл ителергә тиешлеген белеште.

Сайлау якынлашкан саен милли оешмалар да намзәтләр белән тыгызрак аралаша, сайлаучыларга намзәтләрнең милли мәсьәләдәге позицияләрен ачыкларга һәм җиткерергә ярдәм итү өчен төрле очрашулар уздыра. Журналистлар да намзәтләрнең кылларын тартып карый.

Бөлгенлеккә төшкән "Восток" банкының элекке җитәкчесе Рәфис Кадыйров республика җитәкчесе итеп сайланган очракта һәр кешегә 250 мең доллар акча түләргә ышандыра. Бу хакта ул 24 августта Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашуда белдерде.

Рәфис Кадыйров
Рәфис Кадыйров

Рәфис Кадыйров әнисенең татар, әтисенең башкорт булуын әйтсә дә, үзенең кайсы милләткә каравын өздереп әйтми. Татарлар белән очрашуда да ул урысча гына сиптерде. Шул ук вакытта аның фикеренчә, республикада татар теле башка телләр белән бертигез булырга тиеш.

"Кеше дәүләттә яши икән, ул татар, башкорт, чуаш, яки башка милләт кешесеме, аның теле дәүләт теле булырга тиеш. Дәүләттә һәр тел дә тигез булырга, бар телдә дә укыту оештырылырга тиеш. Телләр беренче, икенче сортларга бүленә алмый. Төбәктә кайсы халык күп – шул халык теле төбәкнең "дәүләт теле" була. Татар авылы икән – татар теле, башкорт авылы икән – башкорт теле. Чуаш, мари һәм башка телләр белән дә эшләр шулай торырга тиеш.

Республикада күпчелекне тәшкил иткән башкорт һәм татар телләре югары уку йортларында да укыту теле булырга тиеш дип исәплим. Мин икетеллек яклы. Русиядә яшәгән кеше урыс теленнән соң үзенең туган телен дә белергә тиеш.

Республика оешуга 30 ел узды. Башта башкорт теле шактый үсеш кичерергә охшаган иде. Бүген килеп ул дәүләт оешмаларында кулланылмый. Мохтаҗлык юк икән, тел кирәксезгә әйләнеп төшеп кала. Болай барса, ул берничә дистә елдан бөтенләй бетәчәк. Тигез шартлар тудырылырга тиеш. Без бар милләтне дә сакларга тиеш. Әгәр бүген җиңмәсәк, кырык елдан башкорт та, татар да булмаячак. Мин хатаны төзәтергә тырышачакман", ди Рәфис Кадыйров.

Кадыйров програмында төп мәсьәләләр – икътисад һәм тел дип саный.

"Мин республикага читтән сәнәгать кертү яклы түгел. Зарарлы заводлар төзеп, эш урыннары булдырабыз дип, мохитне пычрату, халыкны агулау яхшыга китерми. Төбәкнең мөмкинлеге, андагы чимал, табигать байлыкларына карап эш итәргә кирәк. Мәсәлән, төбәктә минераль су чыга икән, шифаханә төзергә була. Халыкка эш тә була, милләт тә саклана. Шифаханә урнашкан җирдә татар авылы икән, анда укытуны татарча булдырырга кирәк. Башкорт авылы икән, башкортча оештырылырга тиеш. Авылларны милли үзәкләр итеп оештыра алсак, милләт яшәячәк. Мәдәни үзәкләр булырга тиеш, шулар аша гына сакланып калу мөмкин. Миңа шведлар якын. Аларның таулардан, кардан башка байлыклары да юк кебек. Ә алар икътисадны һәм милли проблемнарны яхшы оештырып, үрнәк дәүләт төзүгә ирешкән", ди ул.

Уфа шәһәр проектлары фонды җитәкчесе Владимир Барабаш шулай ук теркәлгән намзәт. Аны "Гражданская сила" фиркасе тәкъдим итте. Барабаш фикеренчә, татар теленә дәүләт статусын бирү мөһим проблем түгел.

Владимир Барабаш
Владимир Барабаш

"Әгәр Башкортстанда яшәүче күпсанлы татарлар татар телен өйрәнү мөмкинлеге, татар китапханәләре булуын, татар мәдәнияте үсүен тели икән, дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш. Телнең дәүләт статусы булуы аны өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге кадәр үк мөһим түгел...

...Татарларны диаспора дип санамыйм. Төбәктәге халыкның өчтән берен ничек инде диаспора дип атап була? Татарлар, мәсәлән, АКШта, ягъни башка бер илдә диаспора була ала. Бу дөрес түгел. Алайса урысларны да бу төбәктә яшәүче диаспора дип атап була. Бу билгеләмә дөрес кулланылмый", дип сөйләде ул Idel.Реалиига.

Җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова башлыкка намзәт итеп теркәлә алмады. Ул Idel.Реалиига республикада өченче телгә дәүләт статусын бирү кирәксез гамәл һәм бу вазгыятьне киеренке ясаячак ди.

Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

"Башкортстанда ике дәүләт теле – урыс һәм башкорт. Тигезлек булырга тиеш. Әмма дәүләт оешмаларында ике телне куллануда тигезлек бармы? Түрәләр дәүләт телләрен куллануда тигезлекне үтиме? Муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт оешмаларында документлар әйләнеше ике телдә дә башкарыламы? Юк бит тигезлек. Ике телдә белем бирү тигезлеге кайда? Башкорт телендә БДИны бирү мөмкинлеге кайда?

Урыс, башкорт телләре белән беррәттән татар теле дә дәүләт статусына ия була алмый. Аның өчен Татарстан бар. Башкортстан Конституциясендә инде ике дәүләт теле беркетелгән бит. Башкортстанда татар теле проблемы юк. Бу мәсьәләне хәзер күтәрү ни өчен кирәк? Халыкка сугыш игълан итү, Конституцияне үзгәртү кемгә файда китерәчәк? Бүген республика Конституциясенең гамәлдә булуына, кануннарның үтәлешенә ирешү төп максат булып тора.

Өченче дәүләт теле – Башкортстан халкына сугыш игълан итү. Болай да киеренке бит вазгыять. Конституция – халыкларның үзара аңлашып яшәүнең солых документы. Без шуңа нигезләнергә тиеш. Шуңа күрә өченче дәүләт турында сүз йөртү урынсыз, кирәксез эш", диде Сәетова.

Хөрмәтле укучылар, алга таба да Башкортстанның башлык вазифасына намзәтләрнең татар теле, аның статусы, милли мәгарифкә кагылышлы фикерләре белән таныштарачакбыз.

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG