Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының музыка сәнгате мирасы кайда саклана


Архив фотосы

Татарстан Милли архивы 1918 елда оешкан һәм анда 7,5 миллион документ саклана. Русиянең башка төбәкләре архивлары белән чагыштырганда, байлыгы ягыннан ул дүртенче урында тора. Ә менә аудио-визуаль язмалар ни хәлдә, аларның никадәр өлеше дигитал форматка күчерелгән? Җыр сәнгате мирасы кайда саклана, халыкның аларны куллану мөмкинлеге бармы? Азатлык шушы сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан берничә сәнгать әһеле, шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе белән очрашты. Татар музыкаль театрының мөһимлеге, татар журналистларының түбән хезмәт хакы, язучыларның кечкенә гонорарлары турында сөйләшкәндә совет чорында язылган җырлар, радио, видеоспектакльләрне YouTube каналына чыгару турында да сүз каттылар. Алар дигитал форматка күчерелсә, кешеләр кайчан тели, шул вакытта тыңлый, карый алыр дигән фикер әйтелде. Бу мәсьәлә элек тә даими күтәрелеп торды. Әмма моңа җаваплы кешеләр барысы да, әйе, ул эш башкарылды, халыкка чыгарылды дип җавап кайтарды.

Аудио-видео материаллар дигәндә без беренче чиратта радио һәм телевидение тапшыруларын, анда ясалган чыгышларны күз алдына китерәбез. Видеоматериалга спектакльләр дә керә. Театр сайтларын карасак, бары тик Камал театры гына репертуардан төшеп калган спектакльләрен архив бүлегендә саклап бара. Монда "Телсез күке" (Зөлфәт Хәким), "Кара чикмән" (Георгий Хугаев), "Курчак туе" (Гаяз Исхакыйга нигезләнеп Мансур Гыйләҗев, Ризван Хәмид инсценировкасы) кебек җәмгысе кырыктан артык спектакльне карап була. Ләкин Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов чорына караган, аннан да элегрәк чыккан спектакльләр юк.

Моннан тыш аудио, видеоматериалларның күп өлеше телевидениедә саклана. ТНВны булдырганда "Татарстан" телерадиокомпаниясеннән дистәләрчә еллар дәвамында тупланган аудио, видео материаллар яңа телерадикомпания милегенә әверелде.

Радио архивы милли архивка нинди хәлдә тапшырылган? ТНВ радиосы оешкач, "Татарстан" радиосы архив язмаларыннан ни дәрәҗәдә файдалана алган? Алтын фонд кайсы радио карамагында калган? Җәмәгатьчелек әлеге җырларны теләгән вакытта тыңлый аламы? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертергә теләп Азатлык "Болгар" радиосы башкарма мөдире Наилә Хәйдәровага шалтыраткан иде, әмма ул сорауларны язмача җибәрүне сорады. Сораулар җибәрелеп, бер айга якын вакыт үтүгә карамастан Азатлык җавап ала алмады. Соңрак кабул итү бүлмәсендәге хезмәткәр әлеге сорау белән "Яңа Гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминовка мөрәҗәгать итәргә кушты. Азатлык шул ук сорауларны Әминовка да җибәреп ике атна көтүгә карамастан, җавап алынмады. Кабул итү бүлмәсендәге хезмәткәр җавап булмаячагын әйтте.

Кызганычка, "Болгар" радиосында әлеге хезмәткәрләр дә, моңа кадәр анда эшләп китүчеләр дә бу темага ачыктан-ачык сөйләүдән баш тартты. Озак еллар дәвамында шунда эшләгән кеше бары тик аноним рәвештә сөйләргә ризалашты.

"Татарстан" радиосы ВГТРКга кертелгәннән соң, 2002 елда "Болгар" радиосы оешты, без бөтен булган аудиоархивны дигитал форматка күчереп, аның күчермәләрен "Татарстан" радиосы өчен дә ясадык. "Болгар" радиосы оешмаса, булган бөтен архив ВГТРКга китеп юкка чыккан булыр иде. Милли архивка 500 мең язманы тасмалы вариантта тапшырдык. Анда аны дигитал форматка күчерәләр, ансына шикләнмим. Ә менә радио һәм телевидениедә тасмадан дигитал форматка күчерү аппараты калмаган.

Татар грамофон тәлинкәсе
Татар грамофон тәлинкәсе

Мин эшләгәндә радиода бу җиһазлар барысы да бар иде. Хәтта грампластинкадан күчереп яза торган җиһазлар да эшләнде. Аларны һичьюгы музей оештырып саклап калдырырга кирәк иде. Хәзер әллә нинди грампластинкалар килеп чыга, күчереп булмый. Соңгы ленталы тасманы күчереп бетергәч, җиһазлар да юкка чыкты.

Архив материалларының югалуының бер сәбәбе болай. Ул чакта тасмалы кассеталар бик санаулы иде. Тапшыруларны өсте-өстенә яздык. Кайсы тапшыруның архивка калачагы җыелышта хәл ителә. Мин батыраеп, минем тапшыруларны куегыз дип сорап йөрмәдем, шуңа күрә алар бик аз. Рафаэл Ильясовларныкы күп билгеле. Телевидениедә дә шушы ук бүленеш булды. Берзаман миңа, сиңа кагылышлы тапшыру язылган тасманы бозарга җыеналар, кереп сөйләшмисезме, диделәр. Мин алай сорап йөри алмадым инде. Шулай итеп тапшыру юкка чыкты. Радиода булган кадәр материал дигитал форматка күчсә дә, телевидениедә бу эш әллә ни башкарылмады. Менә хәзер без элеккеге язмаларны эзләтәбез. Нишләптер, күп язмаларны табып булмый", дип сөйләде безгә "Болгар" радиосының элекке хезмәткәре.

"Аксу" студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров радио һәм телевидение язмаларының да күбесе архивта юк, ди.

Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров

"Радиода, бигрәк тә телевидениедә, архив материалларын саклау проблемы булган дип беләм. Урын юк дип бик күп тасмалар юк ителгән, кайбер кешеләр бакчаларында хәтта шул тасмалар белән помидор сабагы бәйләгән. Моны шунда эшләгән гади хезмәткәрләр сөйли, ләкин берсе дә җитәкчелек алдында бу мәсьәләне күтәрми. Хәзер инде тасмадан заманча җиһазга күчерергә техникасы да юк. Бик зур югалту бу. Кайбер хезмәткәрләр аптырагач, архив материалларын өйләрендә саклый, ләкин күчерә алмый. Чөнки дигиталга күчерү аппараты Мәскәүдә бар да, Милли архивта бар. Кыскасы, безнең Сәйдәш, Ключарев язмалары белән помидор сабагы бәйләгәннәр. Милли архивта күпмедер дәрәҗәдә саклана алар, әмма югалуы да хак. Башта урын юк дип, аннары уникаль язмаларның өсләренә язмалар яздырып юкка чыккан.

Сәйдәш, Ключарев язмалары белән помидор сабагы бәйләгәннәр

Халыкка ачык итү җәһәтеннән, чыннан да, бу фикер белән килешәм. Язма сандыкта саргаерга тиеш түгел, ул менә хәзер, шушы мизгелдә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Телевидениедән үз язмаңны гына сорасаң да, зур акча сорыйлар. Мәсәлән, үз язмамны өй шартларында карау өчен сораган идем, зур сумма сорадылар", диде ул Азатлыкка.

Музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов фикеренчә, иң кирәкле җырлар, спектакльләр, әдәби әсәрләр архивларда халыкка ачык булырга тиеш. Интернетта хәтта "Кисекбаш" поэмасының татарчасын табып булмый ди ул.

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

"Дөнья татар яшьләре форумы Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда архив материалларын халыкка ачык итү мәсьәләсен күтәрде. Иң кирәкле җырлар, спектакльләр, фильмнар, ноталар, китаплар ачык булырга тиеш. Әйтик без, Дәрдмәнд – икенче Тукаебыз, дибез. Ачык куллануда аның нибары ун шигыре бар. Тукайның "Печән базары яки яхуд яңа Кисекбаш" әсәренең татарчасын интернетта, гомумән, күргәнем булмады. Урысчасы бар, татарчасы юк. Миңа калса, бүген бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк, чөнки башкача хәзерге буынга рухи байлыгыбызны тапшыра алмаячакбыз. Шушы фикер протоколга кертелде, эш барырга тиеш. Үзебез дә бу юнәлештә булдыра алганча эшлибез. Мәсәлән, XX гасыр башында металл тәлинкәгә язылган әсәрләрне дигиталга күчереп, алар нигезендә яңа җырлар тудырабыз. Ягъни, ике процесс берьюлы барырга тиеш. Архивны ачык итү һәм аның белән эшләү, яңа иҗат җимешләре тудыру.

"Татарстан" радиосында диктор булып эшләгән Тәлгать Хаматшин да халык үз тарихыннан мәхрүм калмасын иде дигән теләктә.

Тәлгать Хаматшин
Тәлгать Хаматшин

"Алтын фонд язмалары, исеменә туры килгәнчә, бик кадерләп саклансын иде. Аларны саклау, заманча җиһазларга күчерү эшенә алынган кешеләр үзләренең тар максатларын гына күз уңында тотып эшләмәсеннәр иде. Болай дигәндә мин акча мәсьәләсен күз уңында тотам. Чын-чынлап, халык мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эшләнсен иде. Халык тарихыннан мәхрүм калмасын. Тарихсыз, телсез халыкның киләчәге юк. Интернетка чыгару мәсьәләсенә килгәндә, соңгы елларда "Онытылмас еллар – онытылмас җырлар" дигән берничә тапшыру әзерләгән идем. Менә шулар радио сайтына куелган. Тыңлаган кешегә мөмкинлек бар дип уйлыйм. Ләкин монысы – һәвәскәрләр эше дип беләм, профессионалларча эш башлаулары дәвамлы булсын иде. Юкса, гадәттә шаулап-гөрләп башлыйлар да, бераз ара узгач, ташлыйлар.

Ә бит "Татарстан" радиосында уникаль язмалар саклана. Мәсәлән, берничә ел элек радиога Гаяз Исхакый тавышы кайтты. 50нче елларда Германиядә яздырылган булган. Аннан Беренче дөнья сугышында әсир төшкән татарларның тавышлары да безнең радиода сакланды. Горький урамындагы радиода эшләгәндә Илһам Шакировның бөтен җырларының картотекасы бар иде. 500дән артык җыр дигән сүз бу. Дөресен әйткәндә, без аның берничәсен генә актив файдаландык. Яшь вакыттагы тавышы искиткеч. Фонд болай да югалмый инде ул, халыкка чыгарылсын инде. Ләкин бит радио – архив түгел. Бу җәһәттән Данил Ибраһимов зур эш башкарды. Ул радиода эшләгән кеше буларак, архивка күчкәч, радиоязмаларының бик зур архивын ясап калдырган иде.

"Татарстан" радиосы журналисты Нәсим Акмал әйтүенчә, бөтен язманы да интернетка чыгару кирәк түгел.

Бөтен әйберне интернетка чыгарырга ярамый да торгандыр

"Радионың Алтын фонды турыдан-туры интернетка чыга алмый. Безнең андый вәкаләт юк. Әлеге фонд дигиталлаштырылган һәм Милли архивта саклана. Ул киләчәк буыннарга да хезмәт итәчәк. Бу ядкәрләр радио-телевидениедә яңгырап тора. Мәсәлән, атна саен ял көннәрендә өч сәгать дәвамында радиоспектакльләр тапшырабыз. Дүшәмбе көнне дә ике сәгать шундый тапшыруыбыз бар. Монда спектакльләр генә түгел, әдәби әсәрләрдән радиокомпозицияләр кулланыла. Алар барысы да радио сайтына куела. Аларны теләсә кем, теләсә кайчан тыңлый. Монда халыкка якынайту турында түгел, булган әсәрләрне мәңге дә югалмаслык итеп саклап калу турында уйларга кирәк. Бусы – техник мәсьәлә. Бәлкем аларны халыкка ачык итү кирәк тә түгелдер. Шуның өчен архив бит инде ул. Бөтен әйберне интернетка чыгарырга ярамый да торгандыр", диде ул.

Дәүләт архивы 2019 елда 26499 мөрәҗәгать кабул иткән. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр дә канәгатьләндерелә микән? Азатлык радиосының аудио-визуаль материалларының сакланышы, аларның дигитал форматка күчерелүе турындагы соравына матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Надыршинадан: "Эш кабул ителгән план-график нигезендә бара" дигән җавап алды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG