Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Эрдоган Татарстан көне белән котлады


Рәҗәп Эрдоганның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, Әнкара (архив фотосы)
Рәҗәп Эрдоганның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, Әнкара (архив фотосы)

Төркиядән Татарстан көне белән котлап берьюлы ике рәсми телеграм килгән. Аның берсен президент Рәҗәп Эрдоган, икенчесен тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу җибәргән.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстаннарны Республика көне белән котлаган. Ул татарстаннарны "тугандаш халык" дип атый һәм ике республика арасында хезмәттәшлекнең үсүенә өмет белдерә.

"Безнең борынгыдан килгән һәм тугандашлык элемтәләренә нигезләнгән хезмәттәшлегебез Төркия-Русия мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшлегебез, бигрәк тә икътисад һәм мәдәният хезмәттәшлеге, алга таба да үсәр дип ышануымны белдерәсем килә. Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуны телим", дип китерә телеграмма текстын Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстаннарны Республика көне белән котлап Рөстәм Миңнеханов адресына аерым телеграм җибәргән. Чавушоглу Миңнехановны "кадерле дус" дип атый.

"Хөрмәтле Татарстан президенты, кадерле дус! Татарстан халкын чын күңелдән Республика көне белән котлыйм", диелгән хатта.

Җомга төшкә кадәр килгән котлаулар арасында Финляндиянең Русиядәге илчесе Микко Хаутала, Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко телеграмнары да бар.

Рөстәм Миңеханов та Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Котлавында ул ТАССРның 100 еллыгына, парламент сайлавына әзерлек, WorldSkills эшче һөнәрләр беренчелеген яхшы гына уздырып җибәрүгә басым ясый. "Русиянең алдынгы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан ил җитәкчелегенең даими ярдәмен тоеп яши" дигән юллар да бар. Миңнеханов быелгы чыгышында бу көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүен искә алмады. Былтыргы котлавында ул "1990 елның 30 августындагы вакыйганың әһәмияте елдан ел яхшырак аңлашыла. 28 ел элек республика Татарстанның күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алды" дигән иде.

29 ел элек 30 августта Татарстанның дәүләте суверенитеты турында декларация кабул ителде. Хәзер ул Татарстан республикасы көне буларак бәйрәм ителә.

XS
SM
MD
LG