Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суверенитет ачкан капкалар – кем нәрсәле булып калды?


Казан күренеше

Соңгы утыз елдагы иркенәю чорыннан татарлар буш кул белән чыкмады. Тәҗрибә, күпмедер казанышлар, тарих сабаклары, алга куелган ниятләрне замана шартларына карап яраклаштыру, төзәтү кирәклеген аңлау – болар зур кыйммәткә ия әйберләр, дип саный Казанда яшәүче журналист Алия Сабирова.

"Җәйнең соңгы ял көне", "Шәһәр көне", "Республика көне". Моннан нәкъ 29 ел элек төнге бергә кадәр Дәүләт шурасы бинасында Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул иткән депутатлар, шул бәйсезлек өчен урамнарга чыгып, ач торып көрәшкән милләт аналары, милләт уллары, телевизор экраннарына берегеп, җан атып торган милли җанлы татарлар шушы 30 август көнен татар халкының алдагы озак гасырлар барачак киләчәк тормышында горур бер бәйрәм, Мәстәкыйльлек көне, Бәйсезлек көне, Суверенитет көне буларак билгеләп үтеләчәгенә ышанганнардыр. Еллар узгач, бу вакытлар ниндидер ерак тарихтагы вакыйгалар кебек кенә искә килә ахры. Бәйрәмнең милли төсе уңды, суверенитет сүзе кулланылыштан бөтеләй төшеп калды диярлек, ул да шул "перестройка", "гласность" сүзләре кебегрәк, бөтенләй икенче бер чор билгеләре буларак яңгырый.

Шәрык әкиятләрендә еш кына әкият каһарманнары ниндидер бер мәгарәгә кереп, андагы байлыклар белән кыска вакыт эчендә файдаланып калырга тиеш була. Әбү-Гали Сина әкиятен хәтерлисезме? Әбүгалисина белән аның карендәше Әбелхарис мәгарәдә качып калып, бер ел буе белем туплый. Ә Гали-Баба һәм кырык карак әкиятен? Мәгарә эче тулы алтын-көмеш, тик аның хуҗалары – юлбасарлар кайтканчы шул байлыкларны капчыкка тутырып, алып чыгып китеп өлгерергә кирәк.

Безнең суверенитет алган елларыбыз, мөстәкыйльлек хыялында яшәп, иркен сулап калган елларыбыз – шул байлыклар һәм белем тутырган мәгарәдә кунак булуыбыз гына түгел микән? Шулай булды да ди, татар өчен иркенлек капкалары ябыла башлады да ди. Без бу иркенлектән ничек файдаландык? Кем нәрсәгә баеды, кем кулына ни сыйды, кем ниләр алып чыга алды бу "мәгарәдән"?

Кем алтын алды, кем – белем?

Казан – Татарстанның гына түгел, бөтен татар халкының "йөзе", татар өенең түре. Өч дистә ел узганнан соң татар башкаласы танырлык та түгел – чиста, төзек, яңа торак комплекслары белән уратып алынган, димәк, үсә. Туристларга – кунакларга күрсәтерлек матур биналар төзелде, ул "фишман" парклары гына ни тора. Болар барысы да 30 август җимешләре диясе килә. Шул елларда татар җитәкчеләре Мәскәү белән аерым бер шартларда килешү төземәгән булса, аннан соңрак башкала түрәләре белән уртак тел табып, Казанның меңъеллыгын, Универсиада, футбол чемпионаты, быелгы Ворлдскиллз кебек дөньякүләм ярышларны Казанга китермәгән булса, Казанга болай акчалар килмәгән булыр иде мөгаен.

Суверенитет җимеше дип республикада хәлле кешеләр саны артуын да атарга була. 2013 елда дөньяның иң бай кешеләрен туплаган Форбс исемлегенә биш Татарстан кешесе дә кергән иде – аларның һәрберсенең да ул вакыттагы байлыклары 1 миллиард доллардан артып киткән. 1552 елда Казан ханлыгын Явыз Иван тузгытканнан соң нибары ике-өч гасыр эчендә татар халкы үз-үзен милләт итеп оештырып, аны матди тәэмин итеп, мәдрәсә-мәктәпләр ачып, газетлар чыгарып торырлык хәлгә килгән. Монда татарның тырышлыгы, сәүдәгә һәвәслеге, акча кадерен белүе, белемгә, мәгърифәткә инвестиция ясарлык зирәклеге төп сәбәп булган. Хәзер дә Татарстан, озак еллар Мәскәүне ашатып торуына карамастан, Русиянең иң бай төбәкләреннән берсе. Хәлле татарлар булу әйбәт, татарның, бер гасыр элек булган кебек, "ак байлары", ак фикерле, милли җанлы байлары булуын телисе кала.

Хөррият еллары татарларга үз республикасында үз кануннары белән яшәп карау мөмкинлеге бирде. Дәүләт шурасы кабул иткән канун нигезендә чит төбәкләрдәге татарларга дәреслекләр, мәдәни бәйрәмнәр белән ярдәм күрсәтелде. Иң мөһиме – татар теленә, рус теле белән беррәттән, республикада дәүләт теле дәрәҗәсе бирелде. Телнең гамәли кулланылышы, даирәсе тар булып калуы – эшләп бетермәү нәтиҗәсе, әмма Татарстан, Европа илләрендәге кебек, икетелле мохит тудыру тәҗрибәсен, күпме булса да, баребер алды. Егерме ел эчендә татар теленең мәктәптә рус теле кебек атнасына алты сәгать укытылып та, татар балаларының телне белеп чыкмавы, ә рус балаларының кызыксыз дәресләр аркасында телгә тискәре караулары, ә ата-аналарда мәҗбүриләп укыткан телгә нәфрәт уянуы – монысы да Татарстан өчен бер тәҗрибә.

Мәгариф өлкәсе нәрсә алып чыкты бу чордан? Совет еллары ахырында Казанда нибары бер генә татар мәктәбе калган булган, диләр. Бүген Татарстанда татар мәктәпләре – укыту татар телендә алып барыла торган мәктәпләр – 700 дән артык, һәрхәлдә, республиканың мәгариф идарәсе шундый саннар китерә. Статусында "татар телле мәктәп", "татар компонентлы мәктәп", "рус-татар мәктәбе" дип күрсәтелгән мәктәпләр Казанда хәзер өч дистәдән артык. Бәлки, аларның да күбесендә фәннәр русча укытыладыр, бәлки чаралар гына татарча алып барыладыр. Тик баребер, суверенитет елларында Казанда ачылган татар мәктәпләре, татар-төрек лицейлары "татар мәктәбе" дигән төшенчәне барлыкка китерде, аның эчтәлеген тудырды. Аларда бер буын "суверенитет балалары" үсеп чыкты.

"Суверенитет балалары"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:15:02 0:00

"Бүген Казанда татар рухы юк" дип әйтә кайберәүләр. Читтән килгән кешегә алай тоелмый. Татар кешесенә бигрәк тә. Татар мәчетләре, Татар бистәсе, Кол Шәриф мәчете, татарча элмә такталар, "Түбәтәй" нокталары, Бауманда татарча җырлар, урамда кешеләрнең татарча сөйләшүләре, искиткеч Камал театры, туристлар яратып мөгезеннән тота торган Шүрәле, фонтан уртасындагы Су анасы, "Мин татарча сөйләшәм" акцияләре, "Печән базары", ТатКультФест фестивальләре – болар барысы да шәһәрдәге тотып, күреп, тәмен татып, катнашып була торган татарлык билгеләре.

Иң мөһиме – рух

Шулай да, татарларның бәйсезлек елларыннан алып чыккан иң зур, иң кадерле байлыгы – ул милли рух, хөррият хисе, мескенлектән арынып, үзен кеше итеп тоя башлау хиседер, мөгаен. Милли рух урамнарда бәлки алай ук ачык чагылмыйдыр, әмма кеше күңелендә ул бар. Милли рух, халкы, тарихы белән горурлану хисе бөтен бер буын – "суверенитет балалары" буынына сеңеп өлгерде. Бу буынның иң күренекле вәкилләре – биюче Нурбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, драматург Сөмбел Гафарова, режиссер Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, татар яшьләрен берләштергән җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин – күп алар. Һәрберсе үз иҗаты, күңел, йөрәк кайнарлыгы белән татар милләтен бүген яшәтә, алга алып бара. Сөмбел Гафарованың әсәрләре Кытайда, башка чит илләрдә куелганда, "Әлиф" спектакле Париж, Баку, Мехикода уйналганда, Эльмир Низамов көйләре Европада яңгыраганда бу буынның авазы, исән һәм әле дә бөек татар халкының авазы булып дөньяга ишетелә. Луиза Янсуар "Татар китабы йорты" хуҗабикәсе булып, Гүзәл Сәгыйтова яшь Кариев театры мөдирәсе булып безнең узган гасыр хатын-кыз мәгърифәтчеләребез Фатиха Аитова, Мөхлисә Бубыйларны хәтерләтә. Нурбәк Батулланың "Әлиф"не биеп "Алтын битлек" алуы, "Рәхмәт бөек татар халкына" дип Мәскәү сәхнәләреннән татарча әйтүе бу буынның яңгыравык көр авазы булып, күңелдә горурлык та, өмет тә уята.

Кино драматургиясендә бер кагыйдә бар – герой ниндидер хәлиткеч адымнар ясасын өчен аңа куркыныч янарга тиеш, ә инде карар кабул итәр өчен һәм гамәл кылыр өчен вакыт та үлчәп кенә бирелсә – ул, һичшиксез, бу адымны ясаячак, һәм шуның белән ул вакыйгаларны алга этәрәчәк, максатына таба барачак, фильмда сөйләнелгән бәяннең бер нәтиҗәсе булачак. Татар язмышының сценаристы да, режиссеры да юк, аның тормышының борылышлары алдан уйлап куелмаган. Вакытның кысан булачагы да, "суверенитет еллары"ның күпмегә барачагын да кемдер алдан әйтеп куя алмагандыр. Ни генә булса да, соңгы утыз елдагы иркенәю чорыннан татарлар буш кул белән чыкмады, диясе килә. Тәҗрибә, күпмедер казанышлар, тарих сабаклары, алга куелган ниятләрне замана шартларына карап яраклаштыру, төзәтү кирәклеген аңлау – болар, минемчә, зур кыйммәткә ия әйберләр.

Алия Сабирова
Казан, журналист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG