Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда суверенитет сүзеннән нигә куркалар


Казанда 30 август митингы, 2018 ел

30 августта Татарстан Суверенитет турындагы декларациянең 29 еллыгын билгели. Әмма хәзер бу бәйрәмне Республика көне дип кенә атыйлар, гомумән шәһәр көне дип атаучылар да бар.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 30 августта Казанның Тинчурин бакчасында узачак митинг алдыннан 27 августта матбугат очрашуы һәм "Татар дәүләтчелеге: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды.

Иҗтимагый үзәк президиумы рәисе Фәрит Зәкиев матбугат очрашуын ачып җибәргәндә үк татар дәүләтчелегенең бүген бик көчсез булуын, Татарстан суверенитеты көнен дә бүген бары тик иҗтимагый үзәк кенә билгеләп үтүен әйтте.

Татарстанда Суверенитет көнен искә алырдай башка көчләр бармы? Мәскәүдә соңгы атналарда барган протест чаралары вакытында татар милли хәрәкәте яңадан күтәрелә аламы? Татарстан хакимияте бүген нигә Шәһәр көне үткәрә, ә "суверенитет" һәм "бәйсезлек" сүзләрен әйтми? Азатлык шушы сорауларга җавап эзләде.

"Татарстан – классик колония"

Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов суверенитет турында сөйләүдән туктарга кирәк дип белдерде.

Рафаил Мөхәммәтдинов
Рафаил Мөхәммәтдинов

"30 ел элек бәйсезлек алдык дип сөйләүдән туктарга кирәк, Татарстан – классик колония. Икътисади яктан да, мәгариф ягыннан да, өлешчә рухи яктан да колония. 20-30 ел буе кешегә: “Без милли республика”, “Бәйсезлек, суверенитет” дигән сүзләрне тукып торсаң, ул шуңа ышана башлый. Бездә дә ялганны чынбарлыкка әйләндергәннәр. Совет берлегендә кешеләр трибунадан ялкынлы нотыклар сөйләп, аннан төшкәч коммунизмга ышанмыйча, аның турында мәзәкләр сөйләп, көлеп йөргәннәр бит әле, бу да шуның төсле. Республикалар "театры" хәзер шул хәлгә килде. Җитәкчеләребез дә Татарстанның колония икәнен белә, ләкин алар кыланырга мәҗбүр", ди Мөхәммәтдинов.

"Мөстәкыйльлеккә ирешердәй, колония булуны чикләрдәй юллар бармы?", дигән сорауга ул өч механизм күрүен әйтте.

"Беренчесе – дин. Хәзер татарның бердәнбер җыелу урыны – мәчетләр. Русия кануннары оешуны тыя бит хәзер, шуңа без мәчетләрдә генә җыела алабыз. Хәтта Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында яшәүче Татар яшьләре форумының да секцияләр уздырырга урыны юк. Аннан соң, мәчет катнаш никахларга да киртә куя, мөселманга кияүгә чыккан православ кешесе дә мөселманга әйләнә. Татар ире булса, гаиләдә ул баш була.

Татарча сөйләшү ул үзе үк укмаштыра, берләштерә

Икенче механизм – тел. Татарча сөйләшү ул үзе үк укмаштыра, берләштерә. Аны өйрәнүгә мотивация һәм ихтыяҗ тудыру кирәк.

Өченче механизм – күп балалы татар гаиләләре булдыру. Күп балалы гаиләдә кеше эгоист булып үсми, ул анда берләшеп, укмашып яшәргә өйрәнә, тормышында да мөмкин кадәр күбрәк берләшергә тырыша дип саныйм", диде Рафаил Мөхәммәтдинов.

"Көчсезлегебез – белгечләр булмау"

Тарихчы Дамир Исхаков Татарстанда бүген Татар иҗтимагый үзәге ветераннарыннан тыш суверенитет турында кычкырып әйтердәй көчләр юк дип саный. Бу хакта ул ТИҮ утырышындагы чыгышында да, Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә дә әйтте.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Монда бүген иске заманадан калган халык җыелган. Сездән-бездән әллә ни көтеп булмый, безнең кайсы якка таба барганны беләсез. Шулай да Татар иҗтимагый үзәге бүген башкалар әйтергә ярамаганны мәйданга чыгып әйтә һәм аны кемдер әйтергә тиеш", диде ул.

Каталаннар белән татарлар арасындагы уртак һәм аермалы якларны искә алып, бүген урамнарга чыгардай татар халкы юк дип белдерде.

"Соңгы 100 елда татар халкы белән нинди процесслар булды? Чагыштырып карасак, шушы вакыт эчендә каталаннар белән татар халкы бергә үсте. Тик бүген каталаннар аяк терәп бәйсез дәүләт таләп итә, 100 меңнәрчә каталан урамнарга чыга, ә татар чыкмый. Татар милли хәрәкәте көчле иде дигән 90нчы елларда да бу хәрәкәттә 10 процент татар гына катнашты. Ә калган 90 процент халык өйләрендә генә утырды. Төпкелдә утыручы халык. Аларның чынлыкта нәрсә уйлавын без белмибез, бу өйрәнелмәгән. Алар киләчәкне күзаллыймы, юкмы, ничек дип күзаллый, ник чыкмый?

"Татар телендә 4 сыйныф уку җитә", дигән сүзне иң беренче Шәймиев әйтте

Уйлап карагыз, 1950нче елларга кадәр Татар обкомында татарлар азчылык булган. Соңгы дистә елларда гына советта татар номенклатурасы үсеп чыкты. Болар кемнәр, алар каян чыккан? Бу да өйрәнелмәгән. Еш кына Миңтимер Шәймиевне мактап телгә алганнарын ишетергә туры килә. Әмма, гафу итегез, "Татар телендә 4 сыйныф уку җитә", дигән сүзне иң беренче Шәймиев әйтте. Татар дәүләт һуманитар педагогика университетын да ул бетерде. Шул университет бетәр алдыннан Югары мәктәпләрнең үсеш концепциясе дигән эш башкарылды. Шуны эшләгәндә үк күрдек: милли университетсыз булмый. Без аны эш нәтиҗәләрендә шулай дип язып та бирдек. Ләкин Татарстанның сәяси элитасы тарафыннан без язып биргән идеяларга капма-каршы карарлар кабул ителде.

Мин инде пессимистка әверелә башладым. Ләкин Русиянең бу режимы мәңгелек булмас. Безнең суверенитет турында рәсми документлар калды, ул тарихта бар, Русиядә демократия булган очракта, бәлки, ул яңартылыр да. Тик әлегә бездә милли хәрәкәт күтәрелү потенциалы юк дип уйлыйм. Әгәр дә тормышлар бик авыраеп китмәсә, 80-нче еллардагы кебек булмаса, халык урамнарга чыкмас, мөгаен. Мин хәтерлим әле, шул 80нче елларда, Чуйков урамы артындагы тимер юлдан соңгы җирләргә халык бәрәңге утыртты. Ашарына юк иде", диде Дамир Исхаков.

Ул татарның иң зәгыйфь урынын да әйтте. Иң көчсез ягыбыз – белгечләребез булмау. Икътисадчылар, социологлар, программистлар, телчеләребез юк. Ә Мәскәүдә тулы институтлар бар. Без берничә белгеч белән ул университет-институтларга каршы көрәшмәкче булабыз, диде ул.

"Фәрит Мөхәммәтшин татарларны мыскыл итте”

Биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлов та татарны фәнни яктан үстерү генә ниндидер уңышка китерергә мөмкин дип саный һәм 100 ел элек татарның колониядән арынып, бүген кабат шул упкынга тәгәрәве турында әйтә.

Абдуллаҗан Җәләлов
Абдуллаҗан Җәләлов

"Проблемны кычкырып әйтмәү, дәшмәү – татар халкын юкка чыгару алымнарының берсе. Ялганга, мәгълүмати блокадага каршы без нишли алабыз? Бары тик фән ярдәмендә генә көрәшә алабыз. Фәнни нигезләмәләр аша без ялганга, көч куллануга төртеп күрсәтергә тиеш. Татарстанның колония булуы хакында сүз әйтелде, моны нинди дә булса Халыкара конференциядә, һичьюгы Русиякүләм конференциядә берәр галим сөйләдеме? Әйтелсә, без моны Русия хөкүмәтенә төртеп күрсәтер идек. 100 ел элек Татар автоном республикасы төзелгәндә, бу татар халкының колониядән арынып, бәйсезлеккә адым атлавы булган. Әмма шушы еллар эчендә без аны тулысынча югалтып бетердек. Мәсәлән, татар кешесе бүген татарча имтихан биреп университетка да керә алмый, бу бит мәҗбүри ассимиляция күренеше, диде ул.

Сайлау алды кампаниясенә кагылып, Җәләлов Фәрит Мөхәммәтшиннең аны бары тик урысча гына алып баруына да басым ясады. "Мөхәммәтшин халыкка русча гына мөрәҗәгать итеп аны мыскыл итте дип саныйм", диде.

"Имиджлы проектлар белән мавыгып бәйсезлекне оныттык"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанның башка уңышлары алга чыгып, суверенитет сүзенең дә, бәйсезлекнең дә урыны арткы планда калды дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Суверенитет темасы бүген өченче-дүртенче урында. Татар җәмәгатьчелеге, җәмгыять аңында бу тема актуальлеген югалткан. Югыйсә, татар өчен, суверенитет, бәйсезлек көне – бик мөһим тарихи дата. Сәяси үзаңны күтәрүгә зур өлеш керткән 30 август хәзерге вакытта шул Шәһәр көненә әверелеп калды. Аның сәяси эчтәлеге юк ителгән, сәяси статусы бетерелгән. Бөтен Русия буйлап уза торган гап-гади Шәһәр көненә әверелгән. Шул ук вакытта республиканың казанышлары, социаль-икътисади статусы шул 30 август белән нык бәйле. Әгәр без 1990 елда бәйсезлек яуламасак, бернинди казанышлар да булмас иде. Бу Wolrdskills та, Универсиадасы да, иҗтимагый, икътисади алгарыш та булмас иде. Кызганыч, безнең элита даирәсе бу хакта бер дә уйламый, иҗтимагый фикер сүлпәнәя бара. Сәяси яктан фикерләү шулай ук юк. Без гел икътисад, имиджлы проектлар белән мавыгабыз, ә үзебезнең статусны ныгыту өчен берни дә эшләмибез. Шул ук вакытта күрәбез: Русиядә иҗтимагый көчләр күтәрелә, чөнки тышкы һәм эчке вазгыять үзгәрә, яңа буын үсеп җитте, ә ул яңача фикер йөртә. Шуңа, үзгәрешләр булырга мөмкин ул, тик Татарстан үзе бу үзгәрешләргә әзер микән соң? Менә бу минем өчен сорау."

Шулай да ул әгәр вазгыять үзгәрсә, татарда күтәрелеп чыгардай милли хәрәкәт потенциалы әле бар дип исәпли.

Инкыйлаб мохитендә тарих һәм мантыйк башкача эшли башлый

"Ул бит күз белән күреп була торган әйбер түгел. Потенциал турында сөйләү авыр, чөнки инкыйлаб мохитендә тарих һәм мантыйк башкача эшли башлый. Инкыйлабка кергәндә, башка кануннар көч ала. Миңа калса, андый потенциал бар, чөнки милли хисләр һәм милли күзаллау иң көчле хисләрнең берсе санала. Без бит күрәбез: татар телен тыйганда да урамнарга чыгучылар булды. Халык активлашып алды, бу вакыйга да кешенең эчендә нидер үзгәртте. Татар әле үлмәгән, ул бар һәм үзен дөньяга танытачак, мин моңа ышанам", диде Руслан Айсин.

"Без дә – милли хәрәкәт"

Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Татар иҗтимагый үзәгеннән тыш, суверенитет сүзен курыкмыйча әйтә алырдай башка көчләр дә бар дип саный.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Мәсәлән, без үзебез бу хакта еш искә төшерәбез. 30 август ул – Суверенитет декларациясе кабул ителгән, көн дигән мәгълүматны үзебез дә таратабыз һәм безнең тирәдә булган яшьләр моны яхшы белә. Аерым чаралар оештырмыйбыз, әмма искә төшерүче язма-мәкаләләр, чаралар болай да бар дип саныйм. Мәсәлән, Азатлык сәхифәсен укыйлар, бу хакта курыкмыйча язучы хосусый матбугат чаралары да күп. Шул ук “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”, “Акчарлак” һәм башкаларны бу исемлеккә кертеп була. Тик аларның электрон чаралары аз булганга, яшьләргә барып җитәдер дип әйтә алмыйм, шулай да алар бар. Без төрле фикер әйтүче лидерларның язмаларын да интернет аша бер-беребезгә җибәреп торабыз. Үзебезнең форум карарларында, резолюцияләрдә дә бу хакта гел әйтәбез. Президент атамасына кагылышлы гаризалар, карарлар булсынмы, әллә килешүләрме, суверенитет темасы игътибардан читтә калмый.

Камал театрының бу көнне Шәһәр көне дип атавы эчке цензурадан килә торган әйбер

Былтыргы елларны карасак, безнең республика җитәкчелеге дә котлауларында Республика көне дип атап мөрәҗәгать итте. Бу темага Бөтендөнья татар конгрессының гына игътибары җитеп бетмидер дип саныйм... Шулай ук күп кенә оешмаларның, шул ук Галиәсгар Камал театрының бу көнне Шәһәр көне дип атавы эчке цензурадан килә торган әйбер дип саныйм. Бу мескенлекме, аңлап бетермәүме, белмим. Хәтта бүгенге вазгыять кысаларында да, "декларация", "суверенитет" дигән сүзләрне курыкмыйча әйтеп була әле. Бюджет оешмасында эшләүче рәсми вазифа иясе булсаң да. Шигарләрдә дә "Татарстан", "суверенитет", "милләт" сүзләрен кануни нигездә әйтү хокукларыбыз бар. Бу сүзләрем рәсми кешеләргә мөрәҗәгатем дә булсын. Нигә куркасыз сез? Декларацияне онытыгыз, суверенитет дип әйтмәгез, Шәһәр көне дип әйтегез, дигән сүз өстән төшерелмәде. Мин дәүләт кешеләре белән аралашам, аларда андый әмер-карарның беркайчан да булганы булмады. Хәтта өстән төшерелсә дә, мин моңа шәхси ризасызлыгымны белдерер идем. Бу бит татар халкының гына түгел, бөтен республика халкының яшәү мөмкинлеген булдыра торган әйберләр. Без бу көн турында әйтүдән туктасак, берничә елдан республиканы да бетереп куярлар", ди Фәйзрахманов.

Шул ук вакытта Фәйзрахманов әлегә урамга чыгарга кирәкми дип исәпләвен әйтте.

Татар иҗтимагый үзәге алып барган эш алымнары белән безнеке туры килми

"Мин безнең оешманы да милли хәрәкәтнең бер өлеше дип саныйм. Әмма Татар иҗтимагый үзәге алып барган эш алымнары белән безнеке туры килми. Бәлки, бу буыннар аермасыдыр да. Без милләткә карашыбызны башка эшләр белән күрсәтергә тырышабыз. Әлбәттә, ТИҮдә булган кешеләр дә кирәктер, чөнки сәяси темаларга игътибар итәләр. Әмма безнең ысуллар, безнең юллар икенче төрле һәм без урамнарга чыгуны әлегә кирәк дип тапмыйбыз. Мәсәлән, Хәтер көненә ел саен чыгам, әмма Тинчурин паркында булачак митингка чыкмаячакмын. Безнең үзкыйммәтләр бәлки бердер, әмма эшләү ысуллары икенче төрле. Тышкы дөньяга үзебезне таныту формасы башка. Әгәр без алар белән бертөрле эшләсәк, безнең аудитория нык кимер иде", диде Айрат Фәйзрахманов.

Тарихчы Илнар Гарифуллин Татар иҗтимагый үзәген бүген яшәп килүче уникаль оешма дип саный.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Бүген Татар иҗтимагый үзәге генә суверенитет дигән сүзне кычкырып әйтә димәс идем мин. Аерым шәхесләр, матбугат чаралары да бу хакта әйтергә курыкмый. Ләкин менә аерым оешма буларак, башка әйтүчеләр юк. БТИҮне Үзгәртеп кору чорында оешкан һәм бүгенгә кадәр яшәп килүче бердәнбер милли оешма дип беләм мин. Андый оешмалар берлек республикаларында да, башка милли төбәкләрдә дә элек бар иде бит, ә хәзер ул бездә генә калды. Бабайлар гына алып барса да, ул бар һәм мин моны уникаль күренеш дип исәплим."

Илнар татар халкының бүген күтәрелеп мәйданнарга чыгардай көче бар, әмма моның өчен әлегә мөмкинлек юк дип саный.

Татарның милли хәрәкәт потенциалы өйрәнелмәгән

"Татарның милли хәрәкәт потенциалы өйрәнелмәгән, ләкин, минем күзлектән караганда, ул бик зур. Милли тема белән бәйле чараларда йөрүче яшьләр дә әлегә үзләрен бер кысалар эчендә тотарга тырыша, Русия күләмендәге проблемнарга әле без үрелмибез. Аннары республика эчендә сәясәт юк. Түрәләр, Татарстан элитасы бөтен ситуацияне үз кулында тота. Ул монолит кебек. Андый вазгыятьтә милли хәрәкәткә күтәрелергә мөмкинлек була алмый. Башкортстанның милли хәрәкәт үзәкләре гел шаулый, ишетелеп тора, чөнки анда берничә клан, анда үзара әңгәмә һәм сәясәт бар", ди Гарифуллин.

Республика хакимиятенең Татарстан суверенитеты көне дигән зур бәйрәмне Шәһәр көненә алыштыруын ул Мәскәүгә куштанлану дип бәяли.

Хәзер без 75 процент бюджетны федераль үзәккә җибәрәбез

"Федерализм бетеп, үзәкләштерүгә таба барганда, республиканың хокуклары бөтенләй кысылып беткәндә, суверенитет дип трибунадан әйтү ул бит үзе үк каршылык күрсәткән кебек була. Уйлап карагыз: әле суверенитет турында декларация кабул ителгәч безнең республика бюджетының 40 процент өлеше генә Мәскәүгә китә иде. Вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүдән соң да ул 50-50 чагыштырмасында калды. Ә хәзер без 75 процент бюджетны федераль үзәккә җибәрәбез. Монда республиканың хокуклары турында сөйләү үк урынсыз миңа калса. Шәһәр көне булмаса, башка бер бәйрәм уйлап чыгарырлар иде. Бер идеяне икенчесе белән алыштырып ябып кую ул классик ситуация бит инде. 1990нчы елларда булган идеялар актуальдер бәлки, ләкин халыкның аннан күңеле кайтты. Ә яңа идеялар әле калкып чыкмады. Ә безнең хакимияткә шул гына кирәк. Халык ниндидер идея белән кабынып, үз хокуклары өчен көрәшә башласа, бәйсезлек сорый башласа, бу җирле түрәләргә дә өстәгеләр каршында уңайсызлыклар тудыра, федераль хакимияткә дә бу бик уңайлы. Шуңа Республиканың суверенитет көне онытыла да", диде Илнар Гарифуллин.

фикерләр (50)

XS
SM
MD
LG