Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:32

Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Татар иҗтимагый үзәге вәкилләрен тормыштан артта калган дип атады һәм аларның татар теле проблемы турында фикерләшергә чакырырга омтылып ясаган Татарстанда дәүләт теле бары тик татар теле булырга тиеш дигән белдерүе игътибарга лаек түгел дигән сүзләр ычкындырды.

Депутат моңа кадәр дә милли хәрәкәткә мәхәббәте булуы белән аерылып тормый иде. Милли проблемнар турында кискен фикер белдерүләр ясаганы булды. Мәсәлән, журналистларның БДИны ана телендә бирү мөмкинлеге, Татарстанның федераль үзәккә китә торган салымнар хакындагы сорауларны уңайсыз, аларны провокация дип бәяләде.

Гыйлметдинов төньяк халыкларының телләре югалуы турында борчылды, әмма татарның хеле турында ләм-мим

Гыйлметдинов "Бу хакта сүз куертмыйк", "Кычкырып йөреп кенә эш бармый” дип еш кабатлый, шул сүзләре аша гына да аның холкын, карашын, сәясәтченең этикасын чамаларга була. Һәрхәлдә аның федераль үзәк сәясәтен яклавы (ул Яровая канунын да бишкуллап хуплады) нинди принципларга таянуын ачык күренә. Шуңа күрә Татар иҗтимагый үзәге турында көлемсерәп әйткән сүзләре, гомумән, аның милли хәрәкәткә тискәре карашы артык гаҗәпләндерми.

Сайлауалды кампаниясе вакытында, праймериз чорында да Илдар әфәнде милли проблемнар турыныда бер сүз дә ычкындырмады. Октябрь аенда Әстерханда узган милли мәсьәләләрга багышланган Бөтенрусия киңәшмәсендә дә ул төньяк халыкларының телләре югалуы турында борчылып чыгыш ясады, әмма татарның хеле турында ләм-мим. Сүз уңаеннан, бу хәл хәтта Татарстан җитәкчелеген дә шаккатырды. Бу – үзенә күрә бер күрсәткеч. Әйтерсең лә, татарның халәте бик яхшы, меңләгән милли мәктәп эшли, балалар да үзара теттереп татарча сөйләшә. Шуңа күрә татар агайлары үз проблемы булмаганлыктан төньяк халыкларның телләре турында борчылып та йөри, күрәсең.

Милли хәрәкәтнең эшчәнлеген күрә белү комачауламас иде

Инде Татар иҗтимагый үзәгенә килгәндә, аның үзенең штабы яки инициатив үзәге бар. Бу теләсә нинди оешмага хас. Гыйлметдиновның тәкәбберләрчә "биш бабай" дип телгә алган өлкән кешеләре дә – шул оешманың активы, аларның да үз аудиториясе бар. Әйе, күпсанлы түгел, әмма "биш бабай" гына түгел һәрхәлдә. Аларның эш алымнары, таләп иткәннәре, куелган дәгъвалары бүгенге сәяси конъюктурага туры килми. Дөрес, бүген милли хәрәкәтнең тәэсире юк диярлек, ул маргинальләштерелде. Әмма шуны да онытмаска кирәк: 1990нчы еллар башында Татарстан партноменклатурасы Мәскәү каршында үз көчен милли хәрәкәт ярдәмендә саклап калды. Аларның өлеше зур булды, моны инкяр итеп булмый. Нәкъ Татар иҗтимагый үзәге беренче булып Татарстанга союздаш республика статусы кирәк дип белдерде, аннары гына өлкә комитеты бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсенә чыгарды, фикер алышулар башланды. Суверенитет турында Декларация, Татарстан республикасы статусы турындагы референдум, дәүләт телләренең статуслары, милли кадрларны әзерли башлау – болар барысы да милли хәрәкәтнең актив эшчәнлегенең дә нәтиҗәләре. Аларның эшчәнлеген күрә белү комачауламас иде.

Татар иҗтимагый үзәгенең Татарстанда бер татар теле генә дәүләт статусына ия булсын дигән мөрәҗәгатен төрлечә бәяләп була. Аны "аю хезмәте" күрсәтү итеп тә, Шәймиевнең Мәскәүгә барганын туры китереп вакытында ясалган провокация итеп тә, матбугатта шау-шулы мәгълүмат таратып, үзләренең барлыгын искә төшереп кытыклап алу итеп тә кабул итәргә мөмкин. Бу белдерүнең шау-шуы көчле булды, федераль үзәк матбугаты да бу хакта язып чыкты. Әмма милли хәрәкәтнең бу мөрәҗәгате күбрәк татар теленең хәленә, статусына игътибарны арттыру булды. Һәм агайларның мондый адымга барулары да аңлашыла. Татар теленең хәле чынаннан да мактанырлык түгел, аеруча шәһәрдә бу ачык күренә. Галимнәрнең тикшерүе дә шәһәрдәге элмә такталардагы мәгълүматның бары тик 3 проценты гына татар теле өлешенә туры килүен ачыклады. Милли мәгарифнең тулы системы юк, татар университеты да сүздә генә калды, татар теле хакимият, сәясәт, бизнес теле буларак үсмәде, тирә-як мохит урыс телле булып калды.

Татар теле хакимият, сәясәт, бизнес теле буларак үсмәде

Татар иҗтимагый үзәге күтәргән мәсьәләр никадәр кискен булуын аңлар өчен социаль челтәрләрдә тел мәсьәләсенә кагылган темаларда фикер алышуга гына күз салу да җитә. Кешеләрне татар теле халәте борчый, алар бу мәсьәләгә битараф түгел. Әлбәттә, татар теле үсешенең, Татарстанда аның тулы канлы дәүләт теле буларак куллануның төгәл механизмнары булырга тиеш. Әмма, Русия думасының Татарстаннан сайланган депутатларның берсе дә, шул ук исәптән Гыйлметдинов та татар телен ничек үстерергә мөмкин дип юллар күрсәтмәде, бер генә тәкъдим яңгыратмады. Татарстан депутатлары да, түрәләрнең дә төрледән-төрле идеяләр белән шаккатырганын күрмибез. Ә милли җәмәгатьчелек респулика җитәкчелегенә бу мәсьәләләрне аңлата алмыйча азаплана, аларны якын китермиләр. Мондый вазгыятьтә Татар иҗтимагый үзәгенең, аның азсанлы активы, араларында күпчелеге өлкән яшьтәге агайлар булса да, теләсә нинди мөрәҗәгатьләре кирәкле, файдалы итеп бәяләнергә тиеш.

Айрат Шамилин
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG