Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google телләр дискриминациясенә бәйле сорауларга аңлатма булмаячагын белдерде


Google ширкәтенең татар, башкорт, беларус һәм башка телләрдә видеоконтентны түләүле рекламлауны чикләве билгеле булганнан соң Idel.Релии ширкәтнең Мәскәү офисына биш сораудан торган хат җибәргән иде.

Җавап кыска булды, "Без аңлатма бирүдән тыелабыз" диелгән матбугат хезмәте хатында.

Google-да кайбер телләрдә видеоконтентны түләүле рекламлап булмауга беренчеләрдән булып "Радио Свобода"ның беларус телле YouTube каналы менеджеры Франтишек Вячерко игътибар иткән иде.

Google Реклама интерфейсында 44 тел бар. Алар арасында татар, башкорт, кыргыз, таҗик һәм башка телләр юк.

Азатлык та берничә көн элек Google ширкәтенә аңлатма сорап язды, ләкин әлегәчә җавап булмады.

Кулланучылар Instagram-да да реклам урнаштырганда татарлар һәм татар теле белән бәйле аудиторияне сайлап булмый дип белдерде.

Татарстанның кайбер дәүләт матбугат чаралары Google хосусый ширкәтенең әлеге чикләүләрен Көнбатыш "кече" милләтләрнең хокукларын боза дип, мәсьәләне сәясиләштерергә тырышты. "Бу сәяси мәсьәлә, бизнес кына түгел", "Сәяси теләктәшлек булмаса, Көнбатыш корпорацияләре алдында татарларның хокукларын яклау җиңел булмаячак", дип язды ТНВ сайты.

XS
SM
MD
LG