Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игъланнар булмаса да, "Түгәрәк уен"га күп кеше җыелды


Казанда "Түгәрәк уен" фестивале узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:17 0:00

"Түгәрәк уен" фестиваленең уникенчесе быел Татарстан башкаласында 30 август – республика көненә туры китереп үткәрелде. Оештыручылар фестиваль кысаларына элек аерым зурлап бәйрәм ителгән "Уйнагыз, гармуннар" фестивален дә кертте.

Беренче тапкыр мең гармунчы Сөембикә манарасыннан башлап Бауман урамы буйлап Камал театрына кадәр җәяүле йөреш үткәрде. Соңыннан Камал театры каршында гала-концерт оештырылды. Русиянең 17 төбәгеннән 38 фольклор төркем, җәмгысе 400 кеше үзләренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтергә тырыштылар. Бу чара турында игъланнар бик булмаса да, гармунчыларны тыңларга шактый халык җыелды.

Дөнья татар конгрессы сайтындагы бәйрәм програмында нигәдер гармунчылар парады, "Түгәрәк уен" гала-концерты турында алдан мәгълүмат күрсәтелмәгән. 29 август көнне Ленин мәдәният сараенда узган сайлап алу турында да тамашачы булмады.

"Крылья советов" паркында узган кичке уен күренеше
"Крылья советов" паркында узган кичке уен күренеше

28 августта "Түгәрәк уен"га җыелган төркемнәр "Крылья советов" паркында кичке уен оештырды. Анда да халык юк диярлек иде. Ансамбльләр бер-берсенә генә бәйрәм ясады.

"Түгәрәк уен" – һәр ел билгеле бер төбәктә үтә торган чара. Өченче ел рәттән Казанда үтүенең сәбәбе нәрсәдә соң? Оештыручылар сәбәбе – WorldSkills эшче һөнәрләр фестиваленең мәдәни чаралар програмына кертелүендә, ди. Ләкин "Түгәрәк уен" башланганда, бу фестиваль күптән тәмамланган иде инде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Театр каршына җыелган халыкның күпчелеге – өлкәннәр, гаилә белән килүчеләр дә бар. Аларга махсус тикшерү узарга һәм тимер рәшәткәләр белән камап алынган зонага үтәргә кирәк. Саклык чаралары яхшы күрелсә дә, уңайлылык яклары аксый. Өлкәннәр өчен бу юлы эскәмияләр куелмаган. Өч сәгатьлек концертны аягурә бик озак карап тора алмыйча таралучылар шактый булды.

"Уйнагыз гармуннар" фестивалендә чыгыш ясаучылар
"Уйнагыз гармуннар" фестивалендә чыгыш ясаучылар

Чара башланганчы ук гармунчыларны сәхнәгә тезеп утыртып, уйнаттылар, ләкин микрофоннар куелмаган иде әле. Шул сәбәпле аларны халык бик ишетә дә алмады. Аңа карап “Түгәрәк уен” кунакларының кәефе кырылмады.

Булмый дип әйткәч, курыккан идек, инде монда килеп җиткәч, кимчелекләрне күрәсе дә килми ди Оренбур өлкәсе Әсәкәй районыннан “Чишмә” фольклор ансамбле җитәкчесе Зәйтүнә Вәлишина.

Зәйтүнә Вәлишина
Зәйтүнә Вәлишина

"Фәнзилә Җәүһәрованы сагынабыз. Бик оста оештыручы иде. Әле тагын да күрешербез дип ышанабыз, аның булмавын кабул итеп бетереп булмый. "Түгәрәк уен" шәһәр концертына гына әйләнеп калса, ул асылын югалтачак. Аны җәелдереп эшләргә кирәк. Без күп төрле, ләкин проблемнарыбыз бер. Балалар телне белми. Балалар бакчалары белән эшләргә тырышабыз, гореф-гадәтләр аша телне сакларга тырышабыз. Башка төбәкләрдә ничек эшлиләр – шуларны өйрәнеп, үзебездә файдаланырга уйлыйбыз. Безгә аралашу кирәк", ди Вәлишина.

"Түгәрәк уен" фестивальләренең төп әзерләүче булган Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән быел Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге бер төркем хезмәткәрләр хакимият карарлары сәбәпле киткән иде.

"Ансамльләрнең киемнәре бер-берсен кабатламый. Шушы фестивальдә катнаша-катнаша үзебезнең якка гына хас киемнәрне булдырдык", ди Чиләбе өлкәсе Арыслан авылының “Ләйсән” халык фольклор ансамбле артисты Наилә Әхмәдуллина.

Наилә Әхмәдуллина
Наилә Әхмәдуллина

Аның өстендә каенанасының 1952 елда каелган күлмәге. Шуның үрнәгендә ансамбльнең башка катнашучыларына да сәхнә киемнәре тектергәннәр.

"Күкрәкчәдәге тәңкәләрнең күпчелеге сугыш вакытында чыккан. Аннан тәңкәләрдән ясалган сагалдырыкларыбыз да бар, анысын быел алып килмәдек... Бездә иң зур проблем – эшсезлек. Яшьләр китеп эшлиләр, нәтиҗәдә катнаш никахлар күбәя. Катнаш никахта телне саклауның нинди четрекле булуын үзегез беләсез", ди ул.

"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар
"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

Төмән яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов әйтүенчә, Татарстанда фольклор белән кызыксыну әллә ни зур түгел.

"Читтә яшәүче татарлар өчен "үгәрәк уен", бәлкем Казанга караганда да әһәмиятлерәктер. Шуңа күрә үзебездә апрель аенда ук үткәрәбез, февральдә сайлап алу эшенә керешәбез. Төмәндә "Түгәрәк уен" тугызынчы тапкыр үтте. Быел зур автобус алып булмады, шуңа күрә 53 кешелек алты төркемнән өчесен генә алып килдек. Болар – “Тамаша”, "Сандугач", "Саз" ансамбльләре. Барлыгы 30га якын кеше килдек.

Фәрит Корманов
Фәрит Корманов

Төмән татар яшьләренең иң зур проблемы – телнең югалуы. Кызганыч, бездә генә түгел, Татарстанның үзендә дә шул ук мәсьәлә. Юкса бит безнең байлыгыбыз – телебездә. Үз телебезне беләбез икән, башка халыкка караганда бер-ике атламга алдарак барабыз. Чөнки төрки халыклар белән бер-беребезне аңлый алабыз. Шуңа “Идел” яшьләр үзәге белән килешү нигезендә “Милләтем хәзинәләре” аланнарын оештырдык. Анда бөтен чаралар татарча үтә. Дәреслекләр җәһәтеннән Татарстан мәгариф министрлыгы өч ел рәттән 18 мәктәпкә бушлай китаплар бүлеп бирде. Конгресс авылларга әдәби китаплар ягыннан ярдәм итә.

"Түгәрәк уен"ның башында торган Фәнзилә Җәүһәрова үз эше өчен янды, аның белән яшәде, үстерде. Безгә ярдәме зур булды. Ул килеп-киткәннән соң, бездә күтәрелеш башланды. Киләсе елда 10 еллыгын бик матур итеп билгеләп үтәрбез дип ышанам.

Казанда фольклорга караш әллә ни яхшы түгел дигән тәэсир кала

Нәрсә күзгә ташланды дигәндә, Казанда фольклорга караш әллә ни яхшы түгел дигән тәэсир кала. Мәсәлән, Ленин мәдәният сараенда бөтен төркемнәр арасында сайлап алу туры үтте. Алар монда ерак аралардан ниндидер бүләк, урын алу өчен җыелмый. Аларның үз якларының үзенчәлеген, матурлыгын күрсәтәсе килә һәм буш залда чыгыш ясый. Тамашачы да чакырылса, бөтенләй башка рухта үтәр иде ул. Үзебезнең никадәр төрле, шул ук вакытта бердәм икәнлегебезне күрсәтер идек. Бу фестивальне сүндерергә, гади бер концертка әйләндереп калдырырга ярамый. Аның көче – дөнья буйлап гизүендә, безне берләштерүдә.
"Түгәрәк уен" бәйрәмендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашмады. Түрәләрдән биредә мәдәният министры Ирада Әюпова, Дөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров күренде", диде Фәрит Корманов.

Фестивальдә катнашучылар
Фестивальдә катнашучылар

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең “Сандугач” фольклор ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова милләт буларак сакланып калу өчен мәгарифкә таянып булмый, фольклорга сыенабыз ди.

"Без декабристлар сөрелгән, 360 еллык тарихы булган шәһәрдән. Бу калага татарлар нигез салган, хәзер сан ягыннан татарлар – икенче. Ялуторда Милләтләр үзәге бар, анда 1993 елдан бирле эшлибез. Кара исәп белән 700-ләп татар гаиләсе бар, мәчетебез эшли. Мәчетнең дә, Милләтләр үзәгендә татар бүлегенең дә иң төп эше – туган телне саклау. Мәчет каршында җәй көннәрендә мөселман балалары аланы оештырыла.

Зөһрә Кожевникова
Зөһрә Кожевникова

Фольклор ансамбле борын-борыннан килгән җырларны туплап, сакларга тырыша. 80-нән артык җырыбыз бар. Болар борынгы җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, заманча җырлар. Без бары тик баян белән генә җырлыйбыз. Быел шундый җырларның берсен “Сәел авылым” дигәнен алып килдек. Төмәннең атаклы татар авылы ул. “Карлыгачкаем” җыры үзенчәлекле. Безнең якларда аны 1930-нчы елларда Мәскәүдән килгән кеше җырлаган, халык отып калган. Дөрес, сүзләре үзебезчәрәк үзгәртелгән. Сездә “Кара урман” җыры булса, бездә “Каратай гына урман”. Биюдә дә аерма бар. Бездә - төйдереп бииләр. “Түгәрәк уен” менә шушы үзенчәлекләрне сакларга өйрәтте дә инде. Юкса, йотылып, юкка чыгып бетәр идек. Катнаш гаиләләр күп, ят мохит. Үзебезнең мохит булсын дип шушы ансамбльгә җыелганбыздыр да инде", дип сөйләде Кожевникова.

Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендәге “Сандугач” ансамбле
Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендәге “Сандугач” ансамбле

Бакчасарай шәһәренең “Илһам” хореография төркеме “Хайтарма” биюен алып килгән. Әлеге биюгә алар егетләр биюен, егет белән кызның су буенча очрашу мизгелен өстәгән. Биюдә кем ул кырымтатар дигән сүзгә җавап бирәбез ди, җитәкчесе Алие Мемедова.

Алие Мемедова
Алие Мемедова

“Түгәрәк уен”га дүрт тапкыр килдек. Төрле төбәкләрдә булдык, быел – Казанда. Безнең бию халык биюләренә нигезләнгән, ләкин заманча алымнар өстәлгән. Хореография бер урында гына торырга тиеш түгел. Без балалар һәм яшьләрдән торган төркем. Миллилек оеткысын сала торган бердәнбер урын булып шушындый оешмалар, ягъни ансамбльләр, төркемнәр кала.

Үз телегездә фикерләү сәләтен югалта күрмәгез

Телебез көннән көн югала. Чөнки 1944 елда сугыштан аталар, туганнар кайта башлаганда, безне поезд вагоннарына төяп ватаннан сөрделәр. Безгә яңадан аякка басарга туры килде. Минем гаиләм Үзбәкстанда үзен саклап калырга тырышты. Ләкин телне үзебез теләгән дәрәҗәдә саклап кала алмадык. Сөйләм теле генә калды. Бу – бик зур югалту. Без балаларга кырымтатар бишек җырын җырларга, бер-беребез белән туган телебездә сөйләшергә, мәхәббәттә аңлашырга тиеш, ләкин барысы да килеп чыкмый. Шуңа хореография, вокалны торгызырга тырышабыз. Бүген кырымтатар теле башлыча факультатив рәвештә укытыла. Алай гына телне саклап булмый. Нигез балалар бакчасыннан салынырга тиеш. Казан татарларыннан көнләшәм. Сезнең әле сакланып калу мөмкинлекләре күбрәк. Үз телегездә фикерләү сәләтен югалта күрмәгез", диде "Илһам" төркеме җитәкчесе.

"Илһам" төркеме чыгышы
"Илһам" төркеме чыгышы

Төп оештыручылар алмашынганнан соң “Түгәрәк уен” быел үзгәргәнме? Фольклорчы галим Геннадий Макаров аның инде үз эзе бар, ул шул юлдан чыкмый дигән фикердә.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

"Кискен үзгәрешләр юк, фестиваль бер эздән бара, ачышлар булып тора. Иң сөендергәне шул – элегрәк килмәгән өлкәләр дә үзләренең вәкилләрен җибәргәннәр. Быел Волгоград өлкәсе сөендерде. Аннан шактый күп төркемнәр килде. Үз традицияләрен саклага тырышулары күренеп тора. Фольклор халыкка, әлбәттә, кирәк. Ул юнәлеш әгәр аның белән дәүләт кызыксынса гына үсә. Бездә бу кызыксыну бар әле. Фестивальнең мөмкинлекләре зуррак. Ул фольклорның тирәнрәк катламнарын да күтәреп чыга ала. Мин аны фән белән гамәл арасындагы күпер дип атыйм. Шактый китаплар чыгардык, андагы мәгълүматларны фольклор сәхнәсенә алып чыгу өчен шушы “Түгәрәк уен” кирәк тә инде", ди Макаров.

Мәктәп укучыларына гармуннар бүләк итү
Мәктәп укучыларына гармуннар бүләк итү

Фестивальнең тагын бер яңалыгы булды. Татарстан авылларындагы халык ансамбльләренә йөрүче мәктәп укучыларына тальян гармуннар тапшырылды. Аларны гармун ясаучы оста Айрат Харисов әзерләгән. Бүләкләрне балаларга Фән Вәлиәхмәтов, Ренат Вәлиев, Булат Хисмәтов кебек гармунчылар тапшырды.

XS
SM
MD
LG