Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләрдәге сәнгатькәрләр быелгы "Түгәрәк уен"да катнашудан баш тарта


Казан Кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале, 5 август 2017
Казан Кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале, 5 август 2017

Русия төбәкләрендәге татарлар Татарстан фольклор үзәген яклап республика президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган. Кайбер төбәкләрдәге фольклор төркемнәре быелгы "Түгәрәк уен"га килмәскә карар иткән.

Татарстан президентына юлланган мөрәҗәгатьтә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең мөшкел һәм бөлгенлек хәленә төшүенә борчылу турында языла. Оешманың ике дистә хезмәткәренең берьюлы эштән китүе Татарстан тарихында беренче тапкыр дип гаҗәпләнә хат авторлары. Хат Рөстәм Миңнехановка юлланган. Мөрәҗәгать тексты тулысы белән Азатлык редакциясендә бар.

12 еллык тарихы булган "Түгәрәк уен" фестивале бүгенге көндә әйтеп бетергесез зур хәрәкәткә әверелде

"1990 еллардан бирле үзәк татар милләтенең төрле этник төркемнәрен берләштерүгә зур көч куючы, төрле проектлар ярдәмендә рухи-мәдәни мирасыбызны саклаучы, халкыбызның горурлыгы булырлык җәүһәрләргә әйләндерүнең методик һәм гамәли юлларын күрсәтүче, өйрәтүче булып эшләде. Безнең кебек чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең күбесе әлеге мәртәбәле үзәк турында 2008 елдан бирле төрле диалектларда сөйләшүче татар халкын бер милләт буларак берләштерүнең иң үтемле механизмы буларак барлыкка килгән һәм танылган "Түгәрәк уен" бөтенруссия татар фольклоры фестивале аша белә. Күпләребез әле дә 2010 елда Екатеринбур шәһәрендә узган "Түгәрәк уен" фестиваленең мәртәбәле кунагы буларак катнашканда сезнең әйткән җылы сүзләрегезне күңел түрендә йөртә. 12 еллык тарихы булган "Түгәрәк уен" фестивале бүгенге көндә әйтеп бетергесез зур хәрәкәткә әверелде.

Шушы хәрәкәтнең иң уртасында торган фольклор үзәге тулысынча ябылу дәрәҗәсенә җиткерелгән

Ике дистәдән артык төбәктә әллә ничә фольклор төркемнәре барлыкка килде, сәхнә түрләренә онытылып баручы гөслә, ятаган, быргы, сорнай, мөгез кебек милли уен коралларыбыз менә алды. Бу фестиваль Русиянең 12 төбәгендә узды. Ким дигәндә бер фестиваль үз эченә 25 төбәктән килгән коллективларны сыйдырса, 12 ел эчендә ничәмә-ничә коллектив фестиваль аша узганын санарга да мөмкин. Төбәкләрдә балалар бакчаларында да урыс телендә сөйләшкән балалар фольклор уеннары аша татар телендә уеннар уйный, табышмаклар әйтә башлады. Бу телебезне саклауга керткән зур бер өлеш. Мондый бәһасез гамәлләрне бер мөрәҗәгать хаты эченә сыйдыру да мөмкин түгел. Менә шушы хәрәкәтнең иң уртасында торган фольклор үзәге тулысынча ябылу дәрәҗәсенә җиткерелгән.

Күңелгә иң тигәне – "мәкерле балта"ның үзәктә эшләүче яшь галимнәрне чабуы

Иң аянычлысы – бу мөшкеллекнең сәбәпчесе мәдәният министры Ирада Әюпованың фәрманы белән әлеге үзәккә белеме белән күн һәм тире эшкәртүче Алсу Мифтахова утыртыла һәм ул идарә итә башлаганның беренче көннәреннән үк үзәк галимнәре өйрәнә килгән фәнни темаларны, үз өлкәләрендә абруй казанган уникаль исәпләнүче галимнәрне "Сезнең фәнегез кирәк түгел", "Сез эшли белмисез" дигән, дәлилсез гаепләр тагып, эзәрлекләү башланды. Безнең күңелгә иң тигәне – "мәкерле балта"ның үзәктә эшләүче яшь галимнәрне чабуы. Нәтиҗәдә бер ай эчендә хезмәтләре белән меңәрләгән татар күңеленә үтеп керә алган, абруй казанган 22 хезмәткәр эштән үз теләкләре белән китәргә мәҗбүр ителгән. Мондый аяныч хәл Татарстан тарихында 30 елга беренче тапкыр булгандыр. Безне бу аптырашта калдырды", дип языла мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары киләсе елда Русиядә масштаблы кампания – җанисәп булачагын һәм аның алдыннан һәрвакыт татарларны төрле этник төркемнәргә бүлү сәясәте барганда, Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштереп торган үзәкне көчсезләндерү, аның механизмнарын җимерү, зур эш башкарган галимнәр белән уртак тел таба алмау зур сәяси хата дип бәяли.

Казаныбызда мондый мәсхәрәле эшләр баруын милләт бердәмлегенә кизәнү буларак кебек кабул иттек

"Русиядә халыкларның җанисәбен алырга әзерлек барган вакытта өметле күзләребез белән карап тора торган Казаныбызда мондый мәсхәрәле эшләр баруын милләт бердәмлегенә кизәнү буларак кебек кабул иттек. Без Сезнең гаять мәшгүлъ кеше икәнегезне аңласак та, бу төпләп уйланмаган эшкә чик куеп, фольклор үзәген һәм анда хезмәт куйган уникаль милли җанлы белгечләрне, галимнәрне саклап калу мөмкинлеген табуыгызга өметләнәбез.

Татарстан республикасында бүгенге көндә А.Пушкин исемендәге урыс мәдәнияты үзәге, Я.Емельянов исемендәге керәшен татарлары үзәге эшли. Шулар мисалында Татарстан республикасы казнасыннан финансланган мөстәкыйль рәвештә эшләүче татар халкының мәдәният үзәген ачарга кирәк дип уйлыйбыз", ди хат авторлары.

Хатны 28 кеше имзалаган, алар арасында Түбән Новгород, Чуашстан, Мари Иле, Башкортстан, Чиләбе, Самар, Омски, Томскида һәм Австралиядә яшәүче җәмәгать эшлеклеләре, фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, педагог, хореограф, җырчы, шагыйрьләр, рәссамннар бар.

Моннан тыш 2011 елда Пермь шәһәрендә узган "Түгәрәк уен" фольклор фестивале нәтиҗәсендә барлыкка килгән "Гүзәл Чулман" татар фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлүсә Хәмзина исеменнән дә татар чаралары да, төбәкләрдәге татарларны фәнни өйрәнү тукталырга мөмкин дип борчылып хат язган. Татарстан президентына булган мөрәҗәгатьне коллективның тагын 35 кешесе имзалаган. Азатлыкта хат күчермәсе бар.

Элегрәк фольклор үзәгеннән хезмәткәрләрнең эштән китүенә борчылып Татарстан президенты исеменә Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге дә ачык хат белән мөрәҗәгать иткән иде.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәген хәзер Алсу Мифтахова җитәкли. Азатлык Алсу ханым белән элемтәгә керде, әмма ул, "Азатлык радиосы белән сөйләшергә теләгем юк һәм минем эшем күп" дигән сылтау белән, комментар бирүдән баш тартты.

Азатлык мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта фольклор үзәгеннән 20 кеше эштән киткән. Тагын өчесе китү турында гариза язып ялга чыккан. Медиада купкан шау-шу аркасында үзәк җитәкчелеге галимнәрне, фәнни хезмәткәрләрне эш урыннарыннан җибәрмәү максатыннан аларның өйдән эшләү мөмкинлеген дә карый башлаган.

Рөстәм Миңнехановка юлланган хатны имзалаучыларның берсе – Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашев. Аның фикеренчә, әлеге фольклор үзәкнең читтәге татарларга ярдәме зур. Ул үзәк оештырган барлык чараларында, семинар һәм конференцияләрдә, шул исәптән "Түгәрәк уен" бөтенрусия татар фольклор фестивалендә катнашкан. Аның сүзләренә караганда, даими рәвештә катнашып килгән Мари Иле фольклор ансамбльләре быелгы "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашмаячак. Алар Кырымдагы "Алтын мәйдан", Казанда узачак "Казан сөлгесе" чараларына барырга җыена.

Рамай Юлдашев
Рамай Юлдашев

"Без бит Казандагы фольклор үзәге белән бик тыгыз элемтәдә эшләдек, илһамланып республикада “Рәйхан” фольклор үзәген теркәдек. Шуңа бу хәлләрне ишетү безне аяктан екты. Балалар, яшьләрне гореф-гадәтләр, йолаларга өйрәтү дә, мондый чараларда катнаштыру да авыр. Ә “Түгәрәк уен” белән яшь буында татарлыкка кызыксыну уята алдылар.

Фольклор үзәк үзе агитбригада кебек эшләде. Хезмәтләре белән без татар түгел дип йөрүчеләрне бердәмлеккә тарта алдылар

Киләсе елда җанисәп көтелә. Фольклор үзәк үзе агитбригада кебек эшләде. Алар себертатар, ногайбәкләрнең традицияләрен дә яздырып, саклады, халыкка таныттырды. Шушы эш белән без татар түгел дип йөрүчеләрне бердәмлеккә тарта алдылар. Фольклор үзәгеннән 22 кешенең эштән китүче – татар милләтенә аяк чалу. Аларны тагын ничек туплап була? Фольклор үзәктән киткән белгечләрне Татар мәдәни үзәген оештырып шунда эшкә алсыннар. Аларны югалтырга ярамый”, диде Юлдашев Азатлыкка.

Свердлау өлкәсендәге Әрәкәй авылының "Сәрдәрия" татар халык ансамбле җитәкчесе Салават Гобәев Азатлыкка төбәкләрдә татар фольклорын тартып-сузып, кешеләрне үгетләп, тегеннән-моннан акча җыеп яшәтергә тырышканда Казанда фольклор үзәген таратып яту татарга каршы ачыктан-ачык эшләү буларак кабул ителә дип сөйләде. "Түгәрәк уен"ның беренче җиңүчеләре булган бу ансамбльдә дә фольклор фестиваленә барырга күңел тартмый дип аңлаттылар.

Салават Гобәев
Салават Гобәев

"Сәрдәрия"нең эшчәнлегенә инде 60 ел, мин бу төркемне 17 ел җитәклим, нинди авырлыклар аша узарга туры килгәнне үзем генә беләм. Әмма Казандагы фольклор үзәге терәгебез, хуплаучыбыз иде. Казандагы хәлләрне ишеткәч, галимнәрнең, хезмәткәрләрнең китүен ишетеп берничә төн йоклый алмадым. Мин аларның барысын да беләм, никадәр зур эш башкарганнарын да күрдем. Барысы да тәртипкә салынды бит, фәнни яктан да өйрәнелде, методик-гамәли яктан да барысы да төгәл алып барылды. Бу хәлләр йөрәгемә хәнҗәр булып кадалды. Аптыраш, бер яткан Милли шура рәисе (Васил Шәйхразиев - ред.) Русия төбәкләре буйлап йөри, халыкның үсеш стратегиясе турында баш ватабыз, ә икенче яктан төбәктәге татарларны берләштерүче чараларны оештырып торган фольклор үзәге таркатылып ята. Бу татарга каршы эшләгән гамәл дип бәялим.

Бүген ул түрәләр бар, иртәгә юк. Әмма фольклор үзәкне ничек тә булса саклап калырга кирәк

Тагын артка чигенәбез бит болай булса. Татарлыкны булдыру, үстерү – авыр эш, аңа ирешү өчен зур юл узасы. Урыс булмаган милләтләргә сакланып калуның авырлыгын барыбыз да күрәбез бит. Бүген ул түрәләр бар, иртәгә юк. Әмма фольклор үзәкне ничек тә булса саклап калырга кирәк. Татарстан җитәкчелеге моны аңларга тиеш. Тырышасың, эшлисең, ә кемдер килә дә тар-мар итә... Аңлашырга кирәк. "Түгәрәк уен"га бару-бармауны хәл итмәдек, белмим, бәлки "Ак калфак" фольклор коллективы барыр, әмма күңел төшенкелеге зур", дип сөйләде Салават әфәнде.

Самара өлкәсенең Камышлы районының "Ак каен" татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин "Түгәрәк уен" фестиваленә чакыру алдык, барырга ниятлибез, әмма күңел төшенкелеге зур диде Азатлыкка.

"Чакыруны алдык, барырга ниятлибез. Кайберәүләрнең бармавы турында да хәбәрдар. Казандагы хәлләрне ишеттек. Бу башка балта белән китереп чабу кебек булды. Фольклор үзәге эшләр ул, әмма хосусый эштә дә, дәүләт эшендә дә беренче урында шәхес тора. Кеше янып-көеп, булсын дип йөрмәсә, эш алга бармый. Үзәктә моңа кадәр шундый кешеләр эшләде, аларны югалту татарның үсешенә тискәре йогынты ясаячак", диде Наил әфәнде.

Быел "Түгәрәк уен" фестивале Казанда 28-30 августта узачак. Фольклор үзәге хезмәткәре Фәридә Хәмидуллина Азатлыкка әйтүенчә, чакыру 22 төбәккә җибәрелгән, Әстрехандагы чакырулы фольклор ансамбле килә алмыйбыз дип җавап биргән, Свердлау өлкәсеннән дә фольклор ансамбльләренең килү-килмәве турында өздереп җавап булмаган.

Казандагы "Түгәрәк уен" Бөтенрусия татар фольклор фестивале "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме белән берләштереләчәк. Оештыручылар фестивальгә игътибар кимемәячәк дип ышандыра.

Васил Шәйхразиев һәм Фәридә Хәмидуллина
Васил Шәйхразиев һәм Фәридә Хәмидуллина

"Узган ел 23 төбәктән коллективлар килде. Быел безнең фестиваль 450 кешене кабул итә алачак. Әстерханнар килә алмыйбыз диде, чөнки ул вакытта үзләрендә зур чаралар уза. Свердлау өлкәсенең Әрәкәй авылыннан җавап алмадык. Җәй бит, яллар вакыты. Әмма килә алмаган төбәкләр урынына без башка төбәкләрдән берничә коллективны чакыра алачакбыз. Узган елда Мордовиянең фольклор коллективы әбиләре бүтән килмәсбез инде, картайдык дисәләр дә, быел Казанда узгач, киләбез дип ышандырдылар.

"Түгәрәк уен" күмелеп калыр дип уйламыйм

"Түгәрәк уен" фольклор үзәге ел саен ниндидер бер төбәктә уза иде, быел Казанда оештырырга дигән карар чыкты. Барысының Казанны күрәсе килә, өстәвенә ул вакытта башкалада бәйрәм чаралары да уза. "Түгәрәк уен"ның ел саен Гала-концерты уза иде, быел 30 августта Камал театры каршындагы "Уйнагыз, гармуннар!" җыр бәйрәме белән берләштереләчәк. Камал каршында безнең коллективлар өчен дә берничә интерактив мәйдан булдырылачак. Кайсыбер мәйданчык Кабан буе ярында урнашыр. Мәсәлән, бәетләр әйтүчеләр бар бит, аларны тынычрак урында тыңлау хәерлерәк. "Түгәрәк уен" күмелеп калыр дип уйламыйм, узган ел да Иске Кулаткыдагы Сабантуй бәйрәме белән берләштерелде, Сабантуй сәхнәсәндә чыгыш ясалды. Бу ике чараның да форматын бозмады, ягъни безнең андый тәҗрибә бар.

Бу ниндидер акча экономияләү дә түгел, әмма мин бюджетын әйтә алмыйм, алар минем кармакта түгел. Әмма җитәкчелек берничә мәйданчык булдырырга кирәк дип өстәмә финанслау чарасын күрә. Юл чыгымнарын һәр коллектив үзе күтәрә, ә биредә яшәү, ашау, транспорт чыгымнарын кабул итүче як, ягъни Татарстан каплый", дип сөйләде Фәридә ханым Азатлыкка.

Казан Кирмәнендә түгәрәк уен фестивале, 5 август 2017
Казан Кирмәнендә түгәрәк уен фестивале, 5 август 2017

"Түгәрәк уен" Бөтенрусия татар фольклор фестиваленең бюджеты моңа кадәр 2 млн сум тәшкил иткән, 2018 елда Татарстан казнасыннан 1 млн 700 мең күчерелсә, быел бу бәйрәмне уздырыр өчен 1 млн 800 мең сум бүленгән.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәген озак еллар җитәкләгән Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка биргән әңгәмәсендә үзәктә чыккан низаг өчен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованы гаепләгән иде.

“Түгәрәк уен” – Русиядә татарларның аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль-бәйге. Бәйгедә жюри 7 номинациядә җиңүчеләрне билгели. Болар – “Иң яхшы вокалчы”, “Иң яхшы вокал төркеме”, “Бәетләрне һәм мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы”, “Традицион музыка уен коралларында уйнаучы иң яхшы төркем”, “Иң яхшы фольклор-этнография төркеме”, “Иң яхшы фольклор-хореография төркеме”, “Балаларның иң яхшы фольклор-этнография төркем” (10 яшьтән 14 яшькә кадәр).

XS
SM
MD
LG