Accessibility links

Мәскәүдә Айдар Гобәйдуллинны яклап ялгыз пикетлар узды


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

1 сентябрьдә Мәскәү физика-техника институты (МФТИ) студентлары әлеге уку йортын тәмамлаган Айдар Гобәйдуллинны яклап әлеге уку йортының бер бинасы каршында яклап ялгыз пикетларга чыкты.

27 июльдә Мәскәүдә узган протест чарасын киңкүләм чуалыш дип бәяләүче Русия тикшерү комитеты анда катнашкан башка кешеләр белән беррәттән Айдар Гобәйдуллинны чуалышлар эше нигезендә гаепли. Башта чуалышларда катнашуда гаепләнеп кулга алынган Гобәйдуллинга соңрак хакимият вәкиленә карата көч куллану гаепләве дә белдерелде.

9 августта Гобәйдуллинны сак астына алу турында карар чыгарган мәхкәмә утырышында мәхкәмә Гобәйдуллинның пластик шешә белән полиция хезмәткәренә кизәнүен күрсәтүче видеоязма булуын белдерде.
“Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 25 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Айдарны тоткарлау тирәсендәге хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.

Август аенда киңкүләм чуалышларда катнашуда һәм полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда гаепләнеп 15 кеше кулга алынды. Аларга өч елдан алып сигез елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Хокук яклаучылар чынлыкта Мәскәүдә бернинди дә чуалышлар булмады дип белдерә.

Русия башкаласында оппозиция намзәтләрен Мәскәү шәһәр думасы сайлавында катнаштыру таләбе белән киңкүләм протест чаралары июль аеннан бирле дәвам итә. Бу чараларда барлыгы өч меңләп кеше тоткарланды. Дистәләрчә бәйсез намзәт митинглар канунын бозуда гаепләнеп кулга алынды.

XS
SM
MD
LG