Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа-Кытай юлының Татарстандагы өлешен төзер өчен 37 млрд сум акча кирәк


Әлеге трасса өчен акчаның иң әз өлешен Русия казнасы бүлеп бирмәкче. Күп өлешен капларга инвесторларны итәргә җыеналар. Татарстаннан 9,5 млрд сум алмакчылар.

Европа-Көнбатыш Кытай түләүле тизйөрешле трассаның Татарстаннан узучы өлешен төзер өчен 37,6 млрд сум акча кирәк. Русия казнасыннан 4,3 млрд сум, Татарастанныкыннан 9,5 млрд сум бүленергә мөмкин. Калганнарын хосусый инвесторлардан җәлеп итәргә кирәк.

Әлеге вакытта республикада Шәле (М7) - Баулы (М5) арасын әзерләү бара дип яза ТАСС Татарстанның транспорт һәм юл төзелеше министрлыгына сылтанып.

Элегрәк "Автодор" башлыгы Вячеслав Петушенко Европа-Көнбатыш Кытай юлының 729 километрлык түләүле Мәскәү-Түбән Новгород - Казан өлешен төзү мәсьәләсен төрле финанс институтлары өйрәнә дигән иде. Әлеге юлның гомум бәясе 550 млрд сум булырга мөмкин.

Ләкин Русия икътисад министрлыгы Мәскәү-Казан трассасы төзү урынына Владимирга кадәр юлны төзү, ә Мәскәү-Уфа юлын төзекләндерергә генә тәкъдим иттте.

XS
SM
MD
LG