Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безгә нинди сайлаучы кирәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүген безгә карар кабул итүче һәм аның өчен җаваплылык тоючы сайлаучы кирәк, ди Чирмешән районында яшәүче укучыбыз Фирдәвес Галиева. Шушы атнада узачак сайлау уңаеннан аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Бүген Татарстанда "ӨСТӘН АСКА" идарә системы яшәп килә: карарлар "өстә" кабул ителә һәм "аска" күрсәтмә рәвешендә төшерелә. "Бу систем нәрсәсе белән начар?" дияр берәүләр. Эш шунда: мондый систем кысаларында кеше (сайлаучы) кабул ителүче карарлар өчен һичнинди җаваплылык тоймый. Бүген хаталар булса, җитәкчелекне тәнкыйтьлибез, уңышлар булса – аларны мактыйбыз. Уңышларга караганда хаталар күбрәк күзгә ташлана.

Мәсәлән, бу гасыр башында минем туган авыл бер хуҗалыкка берләшкән халәттә иде: 2000 гектар җире, зур сыер фермасы, ат көтүе, машина-трактор паркы бар иде, эшсез кеше юк, авыл мәктәбе гөрләп торды. Бүген сыерлар юк, атлар юк, машина-трактор паркы да юк, мәктәп бинасында амбар йозагы, авыл җирләреннән инвестор көнбагыш чәчеп файда күрә, кырларны агулап авыл халкын җәзалый (кешеләрдә дистәләгән баш умарталар үлде).

Ни өчен болай килеп чыкты? Җавап бар: "эреләндерү" сәясәтен үткәрделәр, барча мөлкәтне чит авылга күчерттеләр, шуннан башланды бу афәт. Кем андый сәясәтне башлады? Җитәкчелек! Халык күңеленнән каршы булса да, дәшмәде. Әгәр җитәкчелек авыл кешесе фикеренә колак салса, бүген бәлки хәлләр киресенчә торыр иде: авылның өч урамына дүртенче, бишенче урамнар өстәлер, ат, сыер, сарык фермаларында уңышлы терлекчелек белән шөгыльләнү, трактор-машина паркында өр-яңа машиналар, яңа укып кайткан белгечләр, гөрләп торган шул ук мәктәп, туйлар, яңа туасы сабыйлар... Ни кызганыч, алай булмады, авыл сүтелеп бара.

Яисә, алыйк сәламәтлек өлкәсен. Районда әлеге вакытта яман шештән 533 кеше исәптә тора икән. Без яшь чакта яман шеш сирәк очрый торган чир иде. Димәк, җитәкчелек ризык, тирә-юнь куркынычсызлыгына караган экология ягыннан эшләп бетерми. Яки, күпчелек каршы булган "оптимизация" сәясәте, дәүләт теле булган татар телен мәктәпләрдә кысрыклаулар. Һәм башкалар, һәм башкалар.. .Ә халык ләм-мим, ул читтә, ул гөнаһсыз сабый кебек, бер гаебе дә юк! Тик шулай микән?

Татарстан Конституциясендә "Татарстан республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы" диелгән (3.1-нче маддә). Димәк, республикада яшәүче һәрбер кеше (сайлаучы) хакимият чыганагы! Әлеге канун буенча югарыда мисал итеп китергән хаталар өчен республикада яшәүче барча халык җавап бирергә тиеш булып чыга: идарәгә компетентлы кешеләрне утыртмаган, аларның зарарлы карарларын хуплаган, һ.б. Тормыш үзе күрсәтә: хаталар бик кыйммәткә төшә. Туган авыл мисалында ачык күренә: җире дә ят кулларда, мөлкәте дә. Ничек, нинди юллар белән авыл янәдән тернәкләнә ала – әлегә билгесез.

Депутатлар әлегә кадәр утырышларда үз иркеннән, яисә фирка исеменнән тавыш биреп утырды. Аңлашыла булса кирәк: мондый систем еш кына зыянга эшли: кабул ителгән карарлар сайлаучылар күңеленә хуш килмәгәндә республикада кешеләр (сайлаучылар) арасында ризасызлык арта, сәяси тотрыклылык югала. Ә бит халыкның (сайлаучының) ни теләгәнен сайлаучы үзе генә белә, һәм ул аны депутатка җиткерергә хокуклы да, тиеш тә! Моның өчен Татарстан Конституциясендә 3.2-нче маддә бар: "Халык үз хакимиятен турыдан-туры, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары аша гамәлгә ашыра". Нәкъ шушы канун буенча республикада "АСТАН ӨСКӘ" идарә итү урнашырга тиеш: һәр депутат утырышка үз сайлаучыларының уртак фикерен җиткерергә, шул фикерләргә таянып идарәчеләр карар кабул итәргә тиеш.

Кичә бу хыял булгандыр: һәр депутат үз сайлаучысының ни уйлаганын каян белеп бетерсен? Кичә референдум аша гына кешеләр нәрсә уйлаганын ачыклау мөмкин иде. Референдум кыйммәт, ә карарлар бер-бер артлы чыгып тора. Бәхеткә, бүген хәлләр үзгәрде: интернет заманы килде. Депутат чын мәгънәсендә халык фикерен җиткерүче була ала: үз интернет сайтын булдырып, депутатлар хөкеменә куелган мәсьәләләр депутат сайтында күренергә, шул сайтта әлеге планнарга карата сайлаучылар мөнәсәбәте чагылырга тиеш: алар аны хуплыймы, юкмы.

Бүген безгә карар кабул итүче һәм аның өчен җаваплылык тоючы сайлаучы кирәк

Бүген депутатка хат язарга мөмкин анысы, электрон адреслар бар. Тик, сайлаучыны шушы депутатка тавыш биргән башка кешеләр фикере дә кызыксындыра, чөнки бертөрле таләпләр никадәр күп булса, аның гамәлгә кертелүенә шулкадәр форсат зурая, бигрәк тә көн кадагында пенсия реформасы, яисә татар теле язмышы кебек үтә әһәмиятле мәсьәләләр торганда. Мәсәлән, "АСТАН ӨСКӘ" идарә заманы килде ди. Безнең депутат Р. (шартлы исем – ред.) үз сайтына Дәүләт шурасында караласы пенсия реформасы турында куелган сорау эчтәлеген куйды, сайлаучы укып, үз фикерен белдерде (яклый-якламый төймәләренә басып), дәлилләрен дә тезде. Сайт санагычы әлеге сайлаучы фикерен яклаучы 6500 кеше, 130 каршы барын, әлеге реформаны республика буенча 800 000 кешенең хуплаганын, 250 000 кешенең каршы булуын күрсәтте ди. Билгеле, сайлаучы сайттагы саннар белән танышкач, шатланачак – каршылык күрсәтүче ул берүзе генә түгел, ә бәлки күпчелек. Бу вакытта сайлаучыда гражданлык (җаваплылык) хисләре уянды, ул кайбер гражданнар кебек күзәтеп, зарланып кына яшәүче түгел, ә барча кешегә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүче дә! Бүген безгә менә шундый сайлаучы: карар кабул итүче һәм аның өчен җаваплылык тоючы кеше кирәк! Бу безнең тормышны алгарышка этәрүче җитди сәбәп.

Депутат Р. Госсоветта чыгышка язылды ди, дәлилләр китереп, үз сайлаучыларының каршы булуын белдерде. Башка депутатлар да үз нәтиҗәләрен белдергәч, шул ачыкланды: халык (сайлаучылар) республика буенча реформага тулаем каршы икән, Мәскәүгә шундый җавап китте. Башка регионнарда да шундыйрак күренеш булуы ачыкланды ди, нәтиҗәдә Русия хөкүмәте реформаны кабул итә алмады, пенсия яше элеккечә калды.

Чынбарлыкта нәрсә күрдек: "ӨСТӘН АСКА" системы шартларында, кызганычка каршы, республика халкы бу реформага нык каршы булса да, Татарстаннан Мәскәүгә "пенсия реформасын хуплыйбыз" җавабы китте.

Идарә эшләрендә интернет куллануның отышлы яклары күп, эш шунда: "электрон хөкүмәт" өстәмә програмнар белән тулыландырылганда демократия үсешенә яхшы тәэсир итүче мөмкинлекләр ачыла: сайлаучы-депутат мөнәсәбәтләреннән тыш һәр муниципаль берәмлеккә караган җирлектә гражданнар керем-чыгым күләмен, акчаларның кая, ничек тотылуын күреп-күзәтеп торачак, үз фикерен, таләбен белдерә алачак, шуның белән коррупция күренешләренә азмы-күпме киртә куелачак. Керемнәрне саграк һәм файдалырак максатларга тоту һичшиксез яхшы үзгәрешләргә китерәчәк.

"Бу мөһимме?" дияр кайберәүләр. Мөһим. Мисалга, 2017 елга Татарстан Дәүләт шурасы каршындагы Хисап пулаты 2017 елда Татарстан республикасы буенча барлыгы 2 млрд 40 миллион 371 мең сум бюджет акчасын куллануда канун бозуларны ачыклаган, шул акчаларның 1 млрд 974 млн 676 сумы дәүләткә кире кайтарылган. Исәп-хисап ясап шуны күрәбез: 66 млн сум чамасы дәүләт акчасы юкка чыккан. Бу бик зур сан: бу акчага һәр районда, шәһәрдә – барлыгы 200ләп татар мәктәбендә курайчылар түгәрәге оештырып булыр иде! (Узган ел Чирмешән лицеенда курайчылар түгәрәге ачар өчен акча таба алмадык).

Һәр муниципаль берәмлектә махсус сайт булдыру кирәк, анда бюджет, керемнәр сайлаучыга ачык күренергә тиеш

Бүген һәр муниципаль берәмлектә компьютер, электрон адрес бар, тәкъдимнәр җибәрергә мөмкин. Ләкин бу гына аз: һәр муниципаль берәмлектә махсус сайт булдыру кирәк, анда: бюджет ничек төзелгән, керемнәр нинди эшләргә тотылачак, күпме бәядән, кем башкаруында – болар сайлаучыга ачык күренергә тиеш. Шулай ук сайлаучы шушы сайтта чыгымнарга карата үз фикерен язарга, башкалар фикерен дә күрергә мөмкинлек туарга, ә урындагы идарәчеләр сайлаучылардан булган тәкъдимнәрне исәпкә алырга тиеш булалар. Шушы рәвештә, акрынлап булса да "АСТАН ӨСКӘ" идарәсе урнашырга тиеш, мондый идарә Татарстан Конституциясе буенча дөрес була. Бүгенге идарә "ӨСТӘН АСКА" таба хәрәкәттә, нәтиҗәдә авторитар режим, коррупция гадәти күренеш, бюджет акчалары кайсы эшләргә, нинди күләмдә, кем тарафыннан тотыласы – салым түләүчегә билгесез.

Идарәчеләр халык (хакимият) теләген үтәмәгәндә Татарстан Конституциясендә 1.43-нче маддә бар: "Татарстанда гражданнар канун нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздырырга хокуклы".

Шушы көннәрдә халык ни өчен Казанда автомагистральгә каршы митингка күпләп җыелды? Чөнки тыныч митингка хокук бар. Ә нәрсә сәбәп булган? Начар исле һава сулыйсылары килми, таләпләре шул: тыз-быз машиналар чабасы юл шәһәрне әйләнеп үтсен! Бу – таләп митингы, идарәчеләргә хат-мөрәҗәгатьләр тәэсир итмәгәндә андый митинглар гадәти күренешкә әверелергә тиеш.

Без депутатларга, идарәчеләргә үпкә белдереп яшәргә түгел, алардан яңа шартларда эшләүне таләп итәргә тиешбез.

Фирка әгъзасы депутат булганда, сайлаучыларның ярык тагарак янында калу ихтималы да бар

Өстәмә сорау туа: депутат "Бердәм Русия" фиркасе кешесе булганда, ул ничек итеп утырышта халык фикерен җиткерер икән? Аңа үз фиркасе андый хокук бирәме? Фирка карары халык теләгенә тәңгәл килмәскә мөмкин. Шулай итеп, фирка әгъзасы депутат булганда, сайлаучыларның ярык тагарак янында калу ихтималы да бар: депутат халыкны тыңласа да, ул үз фирка карарын алга сөрмәс дип кем әйтә ала?

Ни булса да, фирка әгъзалары Дәүләт шурасы утырышында фирка карарын түгел, сайлаучы фикерен үткәрүче булып катнашырга, әгәр бу фирка низамнамәсенә каршы килә икән, "фиркаләп" сайлауны бетерергә кирәк. Депутат "АСТАН ӨСКӘ" сайланырга тиеш. Әгәр сайлаучыдан депутат аша идарәчеләргә белдерелгән таләпләргә колак салу юк икән – тыныч митингка чыгарга, кемнәр сайлаучы фикеренә каршы эшли –китүен таләп итәргә. Республиканың сәясәт, икътисад һәм башка өлкәсенә караган эшләрдә бары тик шушы юл белән төрле хаталардан качарга яисә аларны киметергә, ә кайчак булдырмаска мөмкин. Системаны шулай "АСТАН ӨСКӘ" итеп корганда республика халкы үз язмышына үзе хуҗа булып, һичшиксез алгарышка ирешәчәк.

Җәмгыятьнең (сайлаучыларның) әлегесе вакытта бурычы: үзе теләгән кешене депутатлыкка намзәт итеп күрсәтү хокукына ирешү генә түгел, югарыда аңлатылган рәвештә "АСТАН ӨСКӘ" идарә рәвешен булдыру да. Әгәр битараф яшәсәк, проблемнар ничек бар – шулай калачак, киләчәк буын безгә таралып баручы авыллар, бер кочак экология проблемнары һәм башкалар өчен рәхмәт укымас.

Фирдәвес Галиева
Чирмешән районы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG