Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Илһам Шакиров фатирын ярдәмчесенә калдырырга карар итте


Татарстан Югары мәхкәмәсе

Илһам Шакиров фатиры тирәсендәге бәхәс бу юлы Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралды. Элек Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карар үз көчендә калды.

3 сентябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе халык җырчысы Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны чирек гасыр дәвамында караган Илһам Хаҗиев арасында чыккан тарткалаш белән бәйле эшне карады. Хөкемдар элегрәк Казанның Вахитов районы чыгарган мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырды. Фатир Хаҗиевта кала.

Шулай да канун нигезендә җиңелгән якның апелляциядән соң кассация шикаятен тапшыру хокукы бар. Моннан тыш, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез , Илһам Шакиров вафат булуга өч көн узгач аның бертуган апасы 1929 елгы Зәйнәп Гәрәева Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә дәгъва тапшырган иде. Урысча начар белгән, көчкә йөрүче 90 яшьлек әби исеменнән вәкил буларак улы Вәкыйф Гәрәев чыга. Алар җырчының Казанда урнашкан Каюм Насыйри урамы 44нче йорттагы 78 дүрткел метрлы фатирына дәгъва иттеләр. Әлеге фатирда Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.

2018 елның 11 маенда җырчының бу фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка күчерелгән иде. Килешү нигезендә җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документка ярашлы, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Гәрәева исә, мәрхүмнең бердәнбер турыдан-туры варисы буларак, энесенең фатирына аның гына хакы бар дип җиткерә. Нәтиҗәдә Вахитов районы суды бәхәсле фатирны Хаҗиевта кардырырга дигән карар чыгарды.

Гәрәевлар 8 августта бу карарга риза булмыйча Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять тапшыралар.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG