Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм"


Рәшит Заһидуллин (уртада)
Рәшит Заһидуллин (уртада)

Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин 2 сентябрь мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуын һәм эш килешүенең озайтылмавы турындагы документка кул куюын раслады.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры, 55 яшьлек Рәшит Заһидуллинга башка вазифа тәкъдим ителмәгән. Аның театр белән эш килешүе мөддәте 5 сентябрь тәмамлана.

"Министр белән низаг театр хезмәткәрләрен яклаудан килеп чыкты. Узган ел музыкаль театр үсеше концепциясен языгыз дигәч, мин баш тарттым. 85 еллык театрның музыкаль театр булып китүен мин берничек тә кабул итмәдем. Хезмәткәрләрне саклау өчен каршы төштем. Шуңа күрә узган ел да декабрьгә чаклы килешү озайтмый килделәр. Икенчесе, театрның урысча тамашалар куюын кабул итмим. Яңа ел бәйрәмендә балаларга урысча әкият уйнауга да каршы чыктым. Аны миңа әйтмичә уйнадылар. Без "Тапкыр егет" әкиятен куймакчы идек", ди режиссер.

Рәшит Заһидуллин Кәрим Тинчурин театрының режиссеры булып 26 ел эшли. Җәмәгате, актриса Җәмилә Әсфәндиярова театрда 30 ел эшләгән. Рәшит Заһидуллин аның да эштән китүе турында хәбәр итте.

"Гомер буе сине көтәм" спектакле, төп рольләрдә: Әдилә - Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова, Гадел - Илнур Байназаров. tinchurinteatr.ru фотосы
"Гомер буе сине көтәм" спектакле, төп рольләрдә: Әдилә - Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова, Гадел - Илнур Байназаров. tinchurinteatr.ru фотосы

Заһидуллинның эштән алыну мөмкинлеге турында хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында чыкты. Министрлыкның матбугат хезмәте бу уңайдан рәсми аңлатма бирмәде. Хәбәр җитди бәхәсләр уятты. Галимә Миләүшә Хәбетдинова министрлыкның эш тактикасын – аерым сүзләргә таянып кына матбугатта язмалар чыгуын, аннан эшләү өчен җайсыз шартлар тудырылуын һәм сәбәбен аңлатмыйча эштән алуларны – тәнкыйтьләп чыкты.

Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова яшьләрнең шок хәлендә калуын әйтте.

Резедә Сәлахова
Резедә Сәлахова

"Без күчмә театрдан стационар театр ясаган, репертуарын туплаган кешенең эштән алынуын берничек тә кабул итә алмыйбыз. Безгә киләчәктә нәрсә буласын, нинди юнәлештә эшләячәгебезне беркем дә аңлатмады. Бу хәбәр уңаеннан безнең заманда гаделлек, кешелеклелек дигән төшенчәләр юкка чыккандыр, дип кенә әйтә алам", дип белдерде Сәлахова Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG