Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак


Тинчурин театры сәхнәсе
Тинчурин театры сәхнәсе

Тинчурин театрыннан баш режиссер Рәшит Заһидуллин киткәннән соң, труппа берничә ел дәвамында чакырылган режиссерлар белән эшләргә тиеш булачак. "Бер-ике елга тайм-аут алабыз" ди Татарстанның мәдәният министры.

​Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде дип яза Татар-информ.

Министр фикеренчә, хәзер иң мөһиме вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк. Театрда чакырылган режиссерлар эшләячәк.

"Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез", дигән министр. Ирада Әюпова Тинчурин театрында режиссерлар Илгиз Зәйниев һәм Фәрит Бикчәнтәевның да спектакль кую мөмкинлеген әйтә.

Әюпова тетарда аңлашылмаучанлыклар күптән бара дип саный.

"Баш режиссер белән мөдир арасындагы каршылык мин министрлыкка килгәнче дә бар иде. Мин министрның беренче урынбасары булып эшләгәндә дә аларга энергияләрен иҗатка тотарга тәкъдим иттем. Шул вакытта, хәтерләсәгез, без беренче тапкыр Тинчурин фестивален уздырдык", дигән министр.

Ул киләчәктә театрда төрле жанрда яңа спектакльләр куела башлануы, аларның барысы да татар телендә булачагы турында әйтә.

Шушы көннәрдә Тинчурин театрының баш режиссеры, 26 ел дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе булган Рәшит Заһидуллинның вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Театрның баш режиссеры буларак, аның белән килешү озайтылмады. Рәшит Заһидуллин Азатлыкка "коллективны яклаганга китәм" диде.

Ирада Әюпова шулай ук Тинчурин театрын музыкаль театрга әйләндерү карары юк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG