Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Уфа арасында тимер юл хәрәкәте яңартыла


Казан-Уфа арасында поездлар янә йөри башлаячак. Бару вакыты 21 сәгать тәшкил итә. 2017 елда ук төзелер дип фаразланган тиз йөрешле тимер юл турында хәбәрләр ишетелми.

Казан белән Уфа арасында берничә ел элек өзелеп торган тимер юл элемтәсе торгызылачак. Бу хакта Русия тимер юллары җәдвәленә сылтанып ufacitynews.ru хәбәр итә. Поезд 2019 елның 9 декабреннән йөри башлаяччак.

Казаннан Уфага җөп көннәрдә 125Г номерлы "Казан-Самар" һәм 392У номерлы "Мәскәү-Чиләбе" поездлары йөриячәк. Казаннан поездлар Мәскәү вакыты белән 21:20 сәгатьтә китә. Юлда бару вакыты - 21 сәгать.

Уфадан Казанга так көннәрдә 347Й номерлы "Уфа-Петербур" һәм 125Й номерлы "Самар-Казан" поездларындагы аерым вагоннар йөриячәк. Уфадан поездлар җирле вакыт белән 11:57 сәгатьтә китә. Юл вакыты - 20 сәгать 23 минут.

Татарстан һәм Башкортстан башкалалары арасында тимер юл бәйләнешен туктатуны табыш китермәү һәм инфраструктурадагы чикләүләр белән аңлаталар иде.

Элегрәк 2017 елның җәенә Уфа-Казан арасында тиз йөрешле поезд җибәрергә җыеналар дигән хәбәрләр дә булган иде. Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте вәкиле Андрей Савельев та маршрутның проекты әзерләнә дип раслады.

Ләкин Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.

Тиз йөрешле поезд юлы турында соңгы вакытларда бер сүз дә ишетелми.

XS
SM
MD
LG