Accessibility links

Сайлау җиткән саен татар искә төшә


Уфадагы сайлау урыны
Уфадагы сайлау урыны

Сайлау Уфада бик яхшы оештырылган. Сайлау урыннарында татарча бюллетеньнәр дә җитәрлек куелган. Ихатада флюрография һәм табиблар кабул итү машиналары тора. Тик аларга керергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Сайлау урыннарында музыка яңгырап тора, буфетлар эшли. Аларда сатылган азык-төлек хаклары бик "тешләшеп" бармый.

Сайлау урыннарында буфетлар оештырылган
Сайлау урыннарында буфетлар оештырылган

Тавыш биреп чыгучыларга ташламалар белән файдалану өчен исемлек һәм беләзекләр тапшырыла. Ул исемлектә "Башавтотранспорт" автобусларында һәм трамвай-троллейбусларда бушлай йөрү, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма, Уфа "Нур" татар дәүләт, урыс драма, Яшьләр театрларына, "Башкортостан" концертлар залына, музейларга, галереяләргә, планетарийга һәм бер мунча керүгә хәтта 100 процентлы ташлама каралган. Азык-төлекләргә аз, 5 процентлы ташламалар гына каралган. Алары да аерым кибетләрдә генә.

Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлау бюллетеньнәрендә Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, "Русия патриотлары" фиркасенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Заһир Хәкимовның да исеме тора. Ләкин ул беленер-беленмәс кенә сызылган. Бу уңайдан Заһир Хәкимов Азатлыкка шуларны сөйләде:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Әйе, мин үземне намзәтлектән алдым. Канун буенча намзәт сайлауга биш көн кала үзен алырга хокуклы. Намзәтлектән баш тартуым финанс булмауга бәйле. Белүегезчә, Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва итүче Рәфис Кадыйров "Русия патриотлары" фиркасе аша чыкты. Ул Башкортстан җитәкчесе вазифасы өчен көрәшәчәген узган ел ук белдергән иде. Бу хакта мәгълүмат булу белән Русия думасының элекке вице-спикеры Валерий Язов 3,6 миллиард сум акча таләп итеп аны мәхкәмәгә бирде. Язов да, Кадыйров та газдан машиналар моторы өчен ягулык эшләү белән шөгыльләнгән GLT компаниясе партнерлары. Бу мәхкәмәләшү шул компания эшчәнлеге белән бәйле. Нәтиҗәдә Рәфис Кадыйровның банклардагы бар хисаплары кулга алынган. Шуңа ул сайлауга акча бүлә алмады, башка чыганаклар да тапмады. "Русия патриотлары" фиркасеннән төрле дәрәҗәдәге сайлауда Башкортстаннан 2016 намзәт катнаша. Без алар һәрберсе үзләре өчен көрәшкәндә Рәфис Кадыйров файдасына да эшләр дип уйлаган идек. Ул финанс тапмагач, бу уй барып чыкмады. Ул түләүле рекламалар чыгара алмады, бер генә баннеры да юк. Хәтта бушлай чыгучы рекламага да ролик төшерүгә акчасы булмагач, 2016 елда төшкән бер видеоролигын кыскартып чыгарырга мәҗбүр булды. Башкортстан парламентына намзәтлектән алынуыма финанс булмау сәбәпче. Минем барлык хисапларда акча күләме "0" тора", диде Заһир Хәкимов.

Тавыш биргән берничә уфалы бюллетеньнәрдәге Заһир Хәкимов исеменең беленер-беленмәс сызылуын күрми аңа тавыш бирүләрен әйтте.

Башкортстанда тавыш бирү хокукына ия 3 049 501 кеше яши. Республикада барлыгы 3434 сайлау урыны эшли. Барлыгы и сайлау бюллетене бастырылган. Алар өч телдә: 2 450 200е – урыс телендә, 398 300е – башкорт һәм 205 503е татар телендә. Шул ук вакытта, башкорт һәм татар телләрендәге бюллетеньдә текст урыс телендә дә урнаштырылган. Шулай итеп, татар теле дәүләт теле булмауга карамастан, сайлау җиткән саен татарлар да искә төшә.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Башкортстан татар мәдәниятен үстерү фонды җитәкчесе Наил Хәкимовның Азатлыкка әйткән сүзләренчә, "һәр татар татар телендәге бюллетень таләп итәргә тиеш. Бу татар халкының барлыгын һәм күплеген күрсәтү өчен үзе бер форсат булып тора. Татарча басылган 205 мең бюллетень җитми калып, сайлауга килүче татарча бюллетень булмау сәбәпле тавыш бирә алмый кайтып китсә, аны тагы да күбрәк басачаклар. Безнең күплекне беләчәкләр. Бу халык санын алулар алдыннан үзе бер мәгънәгә ия", диде Башкортстан татар мәдәниятен үстерү фонды җитәкчесе Наил Хәкимов.

Татар һәм рус телләрендәге бюллетень
Татар һәм рус телләрендәге бюллетень
XS
SM
MD
LG