Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Теледебат Хәбировның үз сайлаучылары белән очрашуы кебек узды"


БСТ телеканалында сайлау алды дебаты

Күзәтүчеләр Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан Радий Хәбиров катнашындагы теледебатны спектакль дип бәяли.

Республика башлыгын сайлаучы Башкортстанда башлык вазифасын башкаручы Радий Хәбиров катнашында теледебат узды. Русиядә болай да көн-төн телевизор экраннарыннан төшмәгән җитәкчеләрнең теледебатларда катнашмавы инде гадәти хәлгә әверелгәндә Хәбировның калган җиде намзәт белән бергә туры эфирда сөйләшүгә ризалашуы яңалык булды һәм телевизор караучыларның бу тамашага игътибарын шактый арттырды. Башкортстанда республика җитәкчесенең әле беркайчан да мондый дебатта катнашканы юк иде.

Дебатның башы бераз җәнҗаллы булды. Башкалар сөйли башлауга “Русия патриотлары” фиркасе намзәте Рәфис Кадыйров студиядә тавыш кубарды. Ул Радий Хәбировны алдашуда гаепләде һәм сайлау алды көрәше барышында аның ялга китмичә районнар буйлап эш сәфәрләрендә йөрүен көн саен телевизордан күрсәтүгә һәм бу эфир вакыты өчен Хәбировның сайлау штабыннан бер сум да түләнмәүгә ризасызлык белдерде. Хәбиров моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, аңлатма бирмәде.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Шулай да теледебатта иң күп сөйләүче Радий Хәбиров булды, сайланып куелмый гына Башкортстанны бер елга якын җитәкләгән Хәбировның эшчәнлегенә тәнкыйть сүзләре яңгырамады. Калган намзәтләр күбрәк теге яки бу проблемга үзләренең карашларын белдерде, Хәбировка үз киңәшләрен бирде. Микрофонга үз чиратлары җиткәч, башлык булып сайлансагыз кече һәм урта бизнеска ничек ярдәм итәчәксез, авыл хуҗалыгын ничек күтәрәчәксез кебек сораулар белән сүзне яңадан Хәбировка тапшыручы намзәтләр дә булды. Хәбировка исә элекке җитәкчедән зур проблемнар калганлыгын әйтеп бер ел эчендә аларны чишүгә инде керешкәнлеге, алга таба эшләнәсе эшләре, планнары турында иркенләп сөйлисе генә калды. Ул икътисадны күтәрү өчен инвестицияләр җәлеп итү, эш урыннары булдыру, чуп җыю, авыл хуҗалыгын Русиядә алдынгы урынга чыгару, табигый байлыкларны, экологияне саклау, юлларда авыр йөк машиналарын контрольдә тоту, коррупциягә һәм эшнәлеккә, эшлексез җитәкчеләргә, район башлыкларына каршы көрәшү, намуслы, булдыклы яшь буын җитәкчеләр әзерләү эшләренең уңышлы баруы турында сөйләде. Бу дебат барышында ул хәтта үзенең формаль көндәше, "Яблоко" фиркасе намзәте Зөлфия Гайсинаны Башкортстанның яңа төзеләчәк Кеше хокуклары шурасына да чакырырга өлгерде.

Телелебатта беренче сүз дә, соңгысы да республика башлыгы вазифасын башкаручыга бирелде. Ул сүзен күпсанлы Башкортстан сайлаучылары тарафыннан сайланырга теләвен, моның Мәскәүдә сөйләшүләр вакытында ныклы таяныч булачагын әйтеп, тавыш бирүдә катнашырга чакыру белән тәмамлады.

Азатлык әлеге дебатны күзәткән кешеләрнең тәэсирләрен дә белешергә булды.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин бу дебатның бердәнбер җиңүчесе дип Радий Хәбировны санавын белдерде.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Алып баручылар сорау бирсә дә, намзәтләр дә бер-беренә сораулар бирә алды. Намзәтләр арасындагы биш кеше сайлауда “узарга тиешле” намзәткә ярдәм итте. Владимир Барабаш белән Рәфис Кадыйров кына аерылып торды. Барабаш та башта әйбәт кенә башлаган иде, аннан экология кебек темаларга кереп китте. Башкалар театрда рольләрен ятлаган артистлар кебек уйнадылар гына. Алар бу дебатта үзләренең барлыкларын гына күрсәтә алды. Рәфис Кадыйров үзен агрессив итеп күрсәтте. Гадәттә, үзенә ышанмаган кеше агрессив була. Радий Хәбиров исә республика проблемаларын белүен, мәсьәләләрне чишү юлында фикерләре булуын күрсәтте. Дебатта бары тик ул гына уңай тәэсир калдырды”, диде Гатауллин.

Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Алим Әхмәдиев тә бу дебатны алдан планлаштырылган спектакль итеп күрүен әйтте.

Алим Әхмәдиев
Алим Әхмәдиев

“Бу миндә яхшы режиссер куйган спектакль кебек тәэсир калдырды. Берсе – төп намзәт. Бишесе спойлер, калган икенең берсе – Владимир Барабаш берничә сүз кыстырырга маташып карады да, башка темаларга күчеп, сүзне читкә алып китте. Рәфис Кадыйров анархист кебек тәэсир калдырды. Ул “беренче намзәт”кә (Радий Хәбиров – ред.) җинаять эше ачу кирәклеген әйтте. Аңа иркенләп фикерләрен белдерергә сүз бирмәделәр. Алып баручы аны кире кагу ягын карады. Бер сәгать дебатның кырык минуты “беренче намзәт”кә сарыф ителде. Алдан ук аңа 70-75 процент тавыш биреләчәген фаразларга була. Дебатта коммунистлар күренмәде. Калганнары бу уенда спектакльдәге күмәк рольләрдә уйнаучылар гына булды. Радий Хәбиров Зөлфия Гайсинага бер эштә катнашырга тәкъдим итте. Ягъни рольләрдә уйнаучыларга, баш булмасалар да, урынбасар вазифалары тәкъдим ителәчәк дип уйларга кирәк”, диде Әхмәдиев.

Тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйковта бу дебат Хәбировның сайлаучылар белән очрашуы кебек тәэсир калдырган.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Сайлауның ничек узачагы алдан ук билгеле. Хәбировтан һәм Кадыйровтан башка намзәтләр булмады. Барысы да спойлерлар. Кадыйров адекват булмады. Барабаш үзен акыллы спойлер буларак күрсәтте. Дебатта бер генә кеше спойлер булмады, тик анысы да сәламәт түгел. Бик матур уйнадылар. Барабаш ролен бик яхшы уйнады, калганнар күмәк рольдә катнаштылар. Бу дебат булудан бигрәк, Радий Хәбировның үз сайлаучылары белән очрашуы кебек тәэсир калдырды. Чөнки калган намзәтләр аны җөпләп кенә тордылар. Бу дебат миңа совет чорындагы “Бонифаций каникулы” дигән мультфильмны хәтерләтте. Анда цирк арысланы Бонифаций балаларга яхшы рольдә уйнап күрсәтә. Монда да шулай булды. Бер арыслан һәм балалар”, диде Габдрафыйков.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрь узачак. Анда барлыгы сигез намзәт катнага. Алар: Радий Хәбиров ("Бердәм Русия"), Иван Сухарев (ЛДПР), Владимир Кобзев (“Русия пенсионерлар фиркасе”), Владимир Барабаш (“Ватандашлар көче”), Юрий Игнатьев (“Гадел Русия”), Юнир Котлыгуҗин (КПРФ), Зөлфия Гайсина (“Яблоко”) һәм Рәфис Кадыйров (“Русия патриотлары”).

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG