Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымда узган Русия сайлавы нәтиҗәләрен танымый


Акъярда сайлау бүлеге

Европа берлеге 8 сентябрь Кырымда һәм Акъярда узган Русия сайлавы нәтиҗәләрен танымавын белдерде.

"Русиядә һәм Кырымда җирле һәм төбәк сайлаулары узды. Европа берлеге Кырым һәм Акъярның канунсыз аннексиясен танымый һәм халыкара хокуклар бозылуын хөкем итүен дәвам итә. Шуңа күрә Европа берлеге Кырым ярымутравында сайлаулар уздыруны танымый. Кырым ярымутравында сайланган беркем дә Украинаныкы булган әлеге җирләр вәкиле булып танылмаячак", диелә Европа берлегенең рәсми хәбәрендә.

Шундый ук эчтәлектә белдерүне АКШның Украинадагы илчелеге дә ясады.

Русиянең федерация шурасында Кырым вәкиле Сергей Цеков моңа "аларның танымавы безне борчымый. Безнең өчен кырымнар һәм Русия тануы мөһим", дип җавап бирде.

8 сентябрь Русия хакимиятләяре Кырымда һәм Акъярда Кырым парламенты һәм җирле шуралар депутатларын сайлау уздырлы.

Кырымда 54 процент белән "Бердәм Русия" җиңде, Дәүләт шурасына шулай ук КПРФ һәм ЛДПР узды.

Акъярда "Бердәм Русия" 38 процент тавыш җыйды, әммә бер мандатлы бүлгеләрдә җиңүчеләр исәбенә парламентта ул 24 мандатның 15ен алачак.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиянең Кырым һәм Акъярдагы сайлауларын "юридик яктан әһәмиятсез" диде һәм халыкара җәмәгатьчелекне моңа "принципиаль бәя" бирергә чакырды.

Берничә ил, шул исәптән Эстония, Литва, Латвия, Грузия әлеге сайлауларны танымауларын белдерде.

Кырымда булдырылган кырымтатар региональ милли-мәдәни автономия рәисе Эйваз Умеров Судак төбәгендә кырымтатарларның 70 проценты катнашты дигән белдерү ясады.

Азатлыкның бу сүзләргә нинди аңлатма бирерсез дип соравына Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев "ул бәлки үзенең автономиясе тирәсендә җыелган 42 кешене күздә тотадыр. Кырымда сайлауда катнашу гомумән түбән булды, ә кырымтатарларга килгәндә, ул тагын да түбәнрәк. Бу хакимияткә тентүләр, тоткарлаулар өчен үзенчә "рәхмәт" сүзе, протесттыр. Сайлаулар тәмамлануга инде күпме вакыт узды, ә Кырым үзәк сайлау комиссиясенең катнашучылар санын һаман игълан итмәве үзенчә бер күрсәткеч" диде ул.

Кырымның җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе сайлауда активлык түбән булуын "Кырымда тотрыклы вазгыять, һәркем канәгать" дип аңлатты. Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Кырымда сайлауда 30% чамасы сайлаучы катнашкан.

фикерләр

XS
SM
MD
LG