Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Казан үзәгендә митинг уздыруны килештермәгән шәһәр хакимиятен мәхкәмәгә биргән


30 августта Казанның Тинчурин бакчасында Татарстан көненә багышланган митинг
30 августта Казанның Тинчурин бакчасында Татарстан көненә багышланган митинг

ТИҮ Казан башкарма комитетының шәһәр үзәгендә татарлар өчен мөһим көннәрдә митинглар яки башка чаралар уздырырга рөхсәт бирмәвен милли хисләрне кимсетү дип саный. Шуңа күрә оешма мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 15 октябрьдә Казанны басып алганда шәһит киткәннәр хәтеренә матәм митингы уздырырга ниятли. Әмма Казан хакимияте аны шәһәр үзәгендә уздырырга рөхсәт бирмәгән. Моңа кадәр 30 августта Татарстанның бәйсезлек турында декларация кабул итү көненә, былтыр 6 ноябрьдә Татарстан конститутциясе көненә багышланган митинг-концертларны үзәктә уздыру да килешетерелмәде.

"Башкарма комитет уйлап табылган сәбәпләр белән безне шәһәр читенә, Тинчурин бакчасына җибәрә. Түрәләр тарихны белми, күрәсең. Билгеле булганча, Явыз Иван да татарларны Болак артына куган. Ә безгә Камал театры янында чара ясарга рөхсәт бирмиләр. Түрәләр, белеп торыгыз, Камал театры "татар ягында" урнашкан, безгә монда бәйрәм итәргә ярый", диелә БТИҮ белдерүендә.

Бу уңайдан оешма активисты Равил Мөхәммәтҗанов Казан башкарма комитетын мәхкәмәгә биреп, үзенең милли хисләрен хөрмәт иүне, татарларга милли бәйрәмнәрен шәһәр үзәгендә уздырырырга мөмкинлек бирүне таләп итә.

Утырыш Вахитов районы мәхкәмәсендә 13 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG