Accessibility links

Татар белгечләре: кайда, ничек әзерләнә


КФУда кабул ителгән студентлар исемлеге 10 сентябрь генә мәгълүм булды
КФУда кабул ителгән студентлар исемлеге 10 сентябрь генә мәгълүм булды

Татарстанның нибары өч югары уку йортында татар телле белгечләр әзерләнә һәм татар теле дәресләре бар. Шуларның берсендә узган елдан яңа татар төркемнәрен җыю инде тукталган.

WorldSkills бәйгесе сәбәпле Татарстанның югары уку йортларында яңа уку елы быел соңрак башланды. Әйтик, Казан федераль университетында кабул ителгән студентларның соңгы исемлеге 10 сентябрь генә мәгълүм булды. Укулар 16 сентябрь башланды.

Татарстанның югары уку йортларының кайсыларында татар телле белгечләр әзерләнә һәм татар теле дәресләре бар. Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин әйтүенчә, бүген Татарстанда милли белгечләр әзерләү бары тик Казан федераль университетында, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында һәм Чаллы дәүләт педагогика институтында гына бар.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Элек Авыл хуҗалыгы университетында да бар иде, хәзер анда юк. Элекке КАИ, КХТИ да милли белгечләр әзерләми. Безнең проблем да бит татар теле укытучылары булу-булмауда түгел, ә милли белгечләр әзерләнмәүдә. Тагын бер бик зур проблем: татар телендә фән укытучылары әзерләнми. Татарча укытырдай математиклар, физиклар, биологлар, химиклар һәм башка фән укытучылары юк.

Татар теле тормышта кулланылмый, аны куллану өчен, татар телле белгечләр әзерләү мөһим

Татар теле бит ул – инструмент. Мисал өчен, балтаны күзалдына китерегез. Аны кулланырга балта осталары кирәк. Ә бездә балта осталары әзерләмиләр. Татар теле тормышта кулланылмый, аны куллану өчен, татар телле белгечләр әзерләү мөһим. Аларны әзерләү өчен телне сакларга кирәк. Телне саклау – ул татар теле укытучыларын әзерләү генә түгел. Әйе, Казан федераль университетында хәзер Татарстан акчасына математиклар, физиклар әзерли башладылар, ләкин бу гына җитми. Сез беләсезме, татарның дүрттән өч өлеше Русиядә яши. Ә Татарстаннан читтә башка бер җирдә дә татар теле укытучылары әзерләнми, бездә әзерләнгәннәре генә бөтен Русиягә җитми", диде Лотфуллин.

Татарстан хисабына татарча фән укытучылары әзерләнә

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров 4 сентябрь булган матбугат очрашуында милли мәгарифкә бәйле сорауга, быел 140 студентның полилингваль укытуга кабул ителүе турында әйткән иде. Алар Татарстан хисабына укытылачак.

КФУ проректоры Рияз Минзарипов, бу укучылардан тыш, 890 студентның татар теле һәм әдәбияты, татар теле һәм инглиз теле буенча укуын белдерде. "Бу 890 студентның яртысы бюджет хисабына укый, димәк, федераль акчага да татар теле укытучылары әзерләнә", диде Минзарипов.

Элек КФУда Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының татар бүлеге бар иде. Анда татар телендә математика һәм физика укытучылары әзерләнде һәм шундый соңгы төркем 2013 елда тупланды. Димәк, татарча фән укытучылары шуннан бирле кирәксез дип табылды. Быелдан бу вазгыять тагын үзгәргән һәм Татарстан хисабына полилингваль укытуга кабул ителгән 140 студентның бер өлеше нәкъ менә математика һәм физика укытучылары булачак. Бу хакта Казан федераль университетының Билингваль һәм санлы мәгариф кафедрасы мөдире, доцент, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов сөйләде.

Әнис Галимҗанов
Әнис Галимҗанов

"Татар телендә фән укытучылары башка әзерләнмәс дип борчылып, мәгариф министрлыгына йөри, төрле инстанцияләргә хатлар яза торгач, тамчы тама-тама ташны барыбер тиште. Узган елдан, инде татфак базасында, билингваль даирәдә эшләрлек укытучылар әзерләү буенча бүлек ачылып, анда төркемнәр туплана башлады. Быел кабул ителгән 140 укучының 20шәр кешелек ике төркемендә нәкъ менә татар телле математика-физика һәм математика-информатика укытучылары әзерләнәчәк. Моннан тыш, башлангыч белем һәм башлангыч сыйныфларда инглизчә укыту (25 студент), чит тел һәм икенче чит тел (27 студент) каралган. Читтән торып укучылар да бар. Киләсе елларда биология белән химия дә булыр дип өметләнәбез.

Студентлар Татарстан хисабына укый һәм аена 15 мең сум стипендия ала. Милли кадрларны шулай гына тәрбияләп була

Бу студентлар барысы да Татарстан бюджеты хисабына укый һәм аена 15 мең сум стипендия дә ала. Милли кадрларны шулай тәрбияләсәң генә була ул. Укыту Габдулла Тукай исемендәге милли мәгариф институты кысаларында булгач, күбрәк татарча бара. Математика, физика, информатика буенча укысалар да, аларга татар теле белән әдәбияты да керә. Мәктәпләр хәзер урысчага борылды бит инде, безгә килгән укучыларны татарчага борып, татар итеп төзәтергә туры килә. Эш программасын мин тулаем татарча төзедем һәм ул инде расланды да. Мин үзем программалау белән санак архитектурасы фәннәрен укытам. Гел татарча гына алып барам. Русчаны алар болай да беләләр", дип сөйләде Әнис Галимҗанов.

Укырга кабул итүнең гомуми уртача баллары белән кызыксынгач, студентларның математика-физика бүлегенә – 212 балл, математика –информатикага 206 балл белән алынуы мәгълүм булды.

"Быел татар төркеме тупланмады"

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының "Төзелеш" факультетының "Сәнәгать һәм торак төзелеш" белгечлегендә татар телендә югары белем бирү 1991 елдан бирле дәвам иткән. Бу 25 ел шулай булган. Быелдан татар төркемен туплау бетерелгән. Галим Рәшит Шакирҗанов әйтүенчә, төркемгә килергә теләүче абитуриентлар булмаган.

Рәшит Шакирҗанов
Рәшит Шакирҗанов

"Хәзер Бердәм дәүләт имтиханнарын русча бирәләр бит. Ата-аналарның да балаларын татар телендә укытырга бирәсе килми башлады, бернинди аңлату эшләре алып барылмый. Соңгы тапкыр татар төркеме узган ел тупланган иде, хәзер аларга икенче курста татарча укытабыз да, өченчедән урысчага күчәбез инде. Ул төркемдә 18 укучыбыз бар, шуларның 15е бюджет хисабына укый", диде Рәшит Шакирҗанов.

Чаллыда хәлләр ничек?

Чаллы дәүләт педагогика университетында ректорның кабул итү бүлмәсендә татарча белмиләр. Матбугат сәркатибе Фәридә Сабирҗанова 170 студентның татар теле, әдәбияты белгечлеге һәм аларга өстәмә рәвештә ниндидер профиль буенча белем алуын әйтте.

Фәридә Сабирҗанова
Фәридә Сабирҗанова

"Татар теле, әдәбияты һәм рус теле профиле буенча быел 25 кешелек бер төркем оешты. Уртача кабул итү баллы 193 булды. Шушы студентларның 21е – бюджет хисабына укыячак. Ә түләп укучылар елына 30 мең сум түли. Университет туган телне саклап калу ягында. Студентларыбыз татар теле һәм әдәбияты укыту белгечлеге белән беррәттән өстәмә белгечлекләр дә ала. Мисал өчен, югары уку йортында туган тел һәм әдәбияты, чит тел белгечлеге, башлангыч белем бирү белгечлекләре бар. Андый профильле белгечлекләр быел ачылмады, быел татар теле, әдәбияты һәм рус теле профиле белән генә бер төркем тупладык", диде Фәридә Сабирҗанова. Узган елны күпме студент кабул ителүен ул әйтә алмады. "Төгәл санын әйтә алмыйм, шул 170 студент эчендә инде алар", дип әйтү белән чикләнде.

Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясендә әйткәннәренчә, анда элек татар теле кафедрасы булган, ләкин бүген ул юк. Факультетларда татар теле дәресләре гомумән каралмаган.

Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә дә дәресләр җәдвәлендә татар теле юк.

XS
SM
MD
LG