Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылыкны аклауда гаепләнеп 3 елга төрмәгә ябылган имам Мәхмүт Вәлитов иреккә чыкты


Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

Бүген Әстерханда Мәскәүдәге “Ярдэм” мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов, 2,5 ел колониядә утырганнан соң, иреккә чыкты. Вәлитовны террорчылыкны аклауда гаепләп, ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде.

Мәхмүт Вәлитовның иреккә чыгуы турында үзенең Facebook-тагы битендә аның адвокаты Дагир Хасавов хәбәр итте. “Иман өчен газап чигүче, шәех Мәхмүт Вәлитов иректә, ә артта – Әстерхан өлкәсенең 8нче төзәтү колониясе”, дип язып чыкты Хасавов.

Имамны каршыларга Әстерханга аның Мәскәүдән кайткан хатыны һәм улы, адвокат һәм берничә мөселман килде. “Мин ирекне чикли торган урында тоткынлыктан азат булдым. Мине алырга мөхтәбәр адвокат һәм башкалар килде. Аллаһ насыйп итеп, мин монда бүтән әйләнеп кайтмасам иде!”, диде имам. Вәлитов башка шундый ук гаепсезгә кулга алынган һәм хөкемгә тартылганнар да тиздән өйләренә кайтыр дигән өметен белдерде.

Вәлитов Әстерхандагы төзәтү колониясендә утырды. Төрмәдә булганда ул хәле начараеп ике тапкыр өлкә хастаханәсенә эләкте, ике инфаркт һәм инсульт кичерде.

Мәхмүт Вәлитов 2016 елның җәендә тоткарланды. 1917 елның язында аны өч ел колониягә хөкем иттеләр. Вәлитов билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән дагыстанлы Абдулла Гаппаев рухына мәчеттә дога кылып чыгыш ясаган. Бу хәл 2013 елда булган. Русия куәт оешмалары Гаппаевны террорчылар исемлегенә керткән булган. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган диелә.

2018 елның язында Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Мәхмүт Вәлитов эшенең мәхкәмәдә гаделсез каралуы турында шикаятьне кире кагарга тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG