Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү имамы Мәхмүт Вәлитов кабат төрмә хастаханәсенә салынган


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәскәүнең "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов кабат колония хастаханәсенә салынган. Аның адвокаты Дагир Хасавов Азатлыкка әйтүенчә, Вәлитовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелми. Колония хастаханәсендә Вәлитовка планлы тикшерү ясалачак дип ышандырдылар.

Террорчылыкны аклауда гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов Әстерханның 10нчы колониясендә утыра. Август азагында аның хәле начарлангач имамны Әстерханның 2нче колониясе каршындагы өлкә хастаханәсенә салганнар. Адвокат Дагир Хасавов Азатлыкка әйтүенчә, аңа кадәр инде ул бер тапкыр хастаханәдә ятып чыккан булган.

Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

"Мәхмүт Вәлитовны 24 июль көнне салганнар иде. 7 август тирәләрендә киредән хастаханәдән үз колониясенә чыгарганнар. Дәваламаганнар. Аның бит авырулары бихисап. Элегрәк ике инфаркт һәм инсульт кичерде. Ирекне чикләү моны тагын да катлауландырды. Мәхмүт хәзрәтнең төп проблемы ул - йөрәк. Аягында гөмбәчекләргә сылтап аның зур бармагыннан тырнакларын алганнар. Дәвалауның бит төрле ысуллары бар, тырнакларны ник алырга кирәк иде? Аның ни дәрәҗәдә авыртуын мин бик яхшы беләм. Ул вакытта антибиотиклар бирергә кирәк. Бу хәлдән соң Мәхмүт хәзрәтнең аяклары зур-зур булып шешкән иде. Аякларым авырта дип зарланды. Суларга авыр булуын әйтте. Йөрәк авыртуы да тынгылык бирми.

Колония хастаханәсеннән йөрәк авыруы, алынган тырнаклар белән үзенең 10нчы колониягә кире җибәргәннәр бит. Ә анда табиб ялда булып чыккан, фельдшер справкалар бирергә әзер түгеллеген әйтә.

Кабат хастаханәгә салганнарын белгәч, Корбан бәйрәменең беренче көнендә (21 август - ред.) тизрәк аның янына очарга мәҗбүр булдым. Минем киләсемне белмәгән. Аны сакчылар минем янга административ бинага алып килделәр. Ул сәлам бирү өчен шатланып мине кочакламакчы иде, чак кына егылып китмәде. Бик хәлсез. Шушы тимер рәшәткә артында утыру вакытында 15 килограммга ябыкты.

"Мин егылмасам, тотынып йөрсәм беркем дә миңа игътибар итми. Син шифаханәдә түгел, зарланып йөрмә дип әйтәләр", ди хәзрәт.

Хәле бик каты борчу тудыра. Бу хакта инде мин ай ярым сөйлим. Мәхмүт хәзрәт әйтүенчә, колония хастаханәсендә аңа УЗИ ясаганнар. Әмма диагнозны әйтмиләр, табиблар нишләргә кирәген үзләре белә дип кенә җавап кайтаралар.

Мәхмүт хәзрәт белән күрешкәннән соң мин прокуратурага киттем. Анда әлеге колонияне күзәтчелек иткән прокурор ярдәмчесе белән очраштым.

Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

"Ул бу вазгыять турында белмим" диде. Һичьюгы мәхкәмәләр безнең шикаятьне караганчы кеше белән берәр хәл булмасын өчен безгә мөмкинлекләр бирегез инде дидем. Ул якын көннәрдә нәрсәдер эшләргә ышандырды.

Тавыш купкач бер көнне Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтеннән табиб килгән. Нәкъ ул инде икенче тапкыр хастаханәгә салу карарын кабул иткән. Бу инде аны чыннан да беренче тапкырда дәваламауларын ачык күрсәтә. Колониядә кирәкле дарулар юк, ә туганнардан шулай ук кабул итмиләр.

​Аның кебек җитди чирләре булганнарга дәвалану өчен әлеге хастаханәдә шартлар каралмаган. Аны шәһәр хастаханәсенә салырга кирәк.

Тагын баш прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Аның әкренләп үлгәнен карап торып булмый бит инде", ди Хасавов.

Адвокат сүзләренчә, Европа мәхкәмәсе Мәхмүт Вәлитовка бәйле өч маддә нигезендә аның шикаятен кабул иткән.

Вәлитовның сәламәтлеге белән проблем булу сәбәпле, ул әлеге мәхкәмәдә эшне карауны тизләтмәкче. Инде сентябрьдә вакытыннан алда чыгаруны сорап гариза язарга да җыеналар.

Русиядә мөселманнарга карата чыгарылган карарлар хәтта көч кулланучыларга караганда да кырысрак

"Русиядә мөселманнарга карата чыгарылган карарлар хәтта көч кулланучыларга караганда да кырысрак. Ул бит төрмәдән вакытыннан алда чыгуны сорап мөрәҗәгать язу өчен дә башкалар белән чагыштырганда күбрәк утырырга тиеш. Гыйнварда без иректән мәхрүм итү карарын штрафка үзгәртә ала идек, сорап карадык, әмма Әстерханның Совет районы мәхкәмәсе моны кире какты. Алар хәзрәт төнлә озак телевизор карап башка тоткыннарга йокларга комачаулаган дигән нәрсә уйлап тапты. Имам төнгә кадәр дога кылды дип әйтсәләр әле ышаныр идем, әмма телевизор карау - ялган. Үзе дә шулай ди.

Мәхмүт хәзрәтнең исламга тугрылыклы калуы, Аллаһтан куркуы эчләрен пошыра. Баш имәде. Шуңа утырталар да. Ул бүгенге Русиядә дин өчен газап чигүче шәхеснең ачык мисалы. Абдулла Гаппаев дигән мөселманны яклаган өчен төрмәгә утыртылды бит. Ә мөселман өммәте дәшми. Аны яклап бер сүз әйтмиләр. Хәзер бит хәзрәтне танырлык та калмады, диварга гына тотынып йөри. Әйтерсең концлагерьга утыртылган.

Мин аны азат итү өчен мөмкин булган бөтен җиргә мөрәҗәгать итәм. Русиядә инде бөтен юлларны уздым. Европа мәхкәмәсендә генә бу эшкә алындылар.

Мин Мәхмүт хәзрәтнең авыруын әйтеп, Европа мәхкәмәсендә бу эшне карауны тизләтергә телим. Мондый хокук бирелә. Без колония хастаханәсеннән аның сәламәтлеге турында документлар сорыячакбыз”, ди Хасавов.

Ул атакайларның колонияләрдә даими булуын әйтеп, мөселманнарның бу өлкәдә бик акрын хәрәкәт итүенә зарлана.

"Әстерханның иң зур Кызыл мәчетенә барып та имамга: "Православ атакайлар колониядә йөри, "сез дә барып килегез" дип әйттем. "Барырбыз" дип ышандырган булдылар. Европа мәхкәмәсендә эше каралганда үлеп китсә һәм аннары аны гаепсезгә утыртканнар дигән карар чыгарылса бик үкенечле булачак", ди адвокат Дагир Хасавов.

Әстерханда мөфтият каршында мөселман тоткыннар белән эшләүче Мөхәммәт Шәрәфетдинов Азатлыкка әйтүенчә, 30 август көнне ул Мәхмүт хәзрәт янына барган, әмма колония җитәкчесе җыелышта булу сәбәпле, аның янына эләгә алмаган.

"Мәхмүт әфәнде сораганны аңа калдырдым (нәрсә икәнне белгертмәде - ред.). Рамазан гаетеннән соң Мәхмүт хәзрәт белән очраштым. Тагын барачакмын", диде ул.

Азатлык элекке имамның сәламәтлеге турында мәгълүмат алырга теләп Мәхмүт Вәлитов салынган 2нче колония каршындагы хастаханәгә дә шалтыратты. Анда мәгълүматны Әстерхан өлкәсе Җәзаларны үтәтү хезмәтеннән алырга тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәтнең матбугат вәкилләре белән эшләүче Юлия Дубровина Азатлыкка әйтүенчә, Вәлитов тикшерү узу өчен икенче колония каршындагы өлкә хастаханәсенә салынган.

"Аның сәламәтлеген медицина хезмәткәрләре тотрыклы, тормышына куркыныч янамый дип бәяли", диде ул. Дубровина Вәлитовның нәрсә белән авыруын әйтергә хакыбыз юк дип әйтте.

"Инде тикшерү узганнан соң кирәк була калса аңа өстәмә дәвалау билгеләнәчәк. Хәзер Вәлитов табиблар кирәк дип санаган барлык ярдәмне дә ала. Барлык медицина кирәк-яраклары хастаханәдә бар", диде ул.

Элегрәк Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәнов Сарытау тоткыннар хастаханәсендә вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG