"Без шәһәрне камап алган репрессияләргә каршы. Сәяси тоткыннарга азатлык! Тоткарлаулар канунсыз булды. Хөрмәтле Росгвардия хезмәткәрләре, ачыктан-ачык җинаятьчел булган фәрманнарны үтәмәвегезне сорыйм, сез бит кемнеңдер баласы, абыйсы, апасы, ире, зинһар вәкаләтләрегез кысаларыннан чыкмагыз. Безнең республикада, безнең шәһәрдә барысын да тыныч юл белән, сөйләшүләр юлы белән хәл итеп була дип саныйм", диде Виктор Хоржиров.
Хоржиров Сибирь.Реалиига белдерүенчә, әлегә аны эшеннән алу турында фәрман булмаган, хезмәттәшләре видеомөрәҗәгатькә уңай бәя биргән.
- 15 сентябрьдә Улан-Удэдагы мәхкәмә Росгвардия хезмәктәренә карата көч куллануда гаепләнүче активист Дмитрий Хараевны сак астына алды. Аны 12 сентябрьдә протест чарасында газ сиптерүдә гаеплиләр. Шул ук вакытта протест чарасында катнашучылар Росгвардия хезмәткәрләре активистлар утырган автобуска үзләре төтен җибәрде дип белдерә. Ул вакытта 17 кеше тотканланды.
- 9 сентябрьдә Улан-Удэда шәһәр мэрын яңадан сайлауны һәм шаман Александр Габышевның кулга алынган ике тарафдарын иреккә җибәрүне таләп итеп урам чаралары башланды.
- Яшәмбе Улан-Удэда гадел сайлаулар таләп итеп һәм полиция башбаштаклыгына каршы митингка алты меңнән артык кеше килде. Чарага республика башлыгы Алексей Цыденев та чыккан иде, аны "Оят", "Вазифаңнан кит!" дип кычкырып, каршы алдылар. Цыденов сайлауда хәрәмләшүләр турында бөтен мәгълүматны "тиешле оешмаларга" тапшырырга вәгъдә бирде һәм митингтан китте.