Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, Эрдоган һәм Рухани очрашуы көтелгән нәтиҗә бирмәде


Владимир Путин, Рәҗәп Эрдоган һәм Хәсән Рухани

16 сентябрь Әнкарада Сүрия низагын чишү максатында өч ил җитәкчесенең югары дәрәҗәдә очрашуы узды. Анда Русия, Төркия һәм Иран президентлары Владимир Путин, Рәҗәп Эрдоган һәм Хәсән Рухани катнашты. Шул очрашу нәтиҗәләре турында Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт комментарын тәкъдим итәбез.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган башта Иран президенты Хәсән Рухани белән ике яклы сөйләшүләр алып барды. Җирле сәгать белән төшке икедә соңарып килгән Русия президенты Владимир Путин белән дә шундый ук ике яклы сөйләшүләр булды. Кичен өч лидер сигез ел дәвам иткән Сүрия низагын, дөресрәге Төркиягә күрше булган Сүриянең Идлиб вилаятендә дәвам иткән хәрби низагны чишү максатында ябык ишекләр артында сөйләшүләр уздырды.

Идлибта хәзерге вакытта 14 кораллы оппозиция бар. Алар күптән түгел Милли иреклек фронты исеме астында берләштеләр һәм Сүрия белән Русия гаскәрләре һөҗүмнәренә каршы торалар. Русия һәм Сүрия хәрби очкычлары һавадан бомбалар ташлап байтак хастаханә һәм биналарның җимерлеүенә, сивил халыкның үлүенә, яраулануына сәбәп булды.

Төркиянең Идлиб белән 130 чакрым озынлыкта чиге бар. Идлиб Төркиянең көньяк провинциясе Һатайга күрше. Гомумән алганда Сүрия белән Төркия арасында чик озынлыгы 900 чакрым. Әнкара Идлибтагы бәрелешләр сәбәпле чик буена җыелган йөз меңләп качак Төркиягә үтеп керер дип курка. Төркиягә күчәргә теләгән бер миллион кеше бар дип фаразлана.

Бүгенгә көндә Төркиядә берничә ел элек сыенган 3 миллион 700 мең сүрияле бар. Биш миллионнан артык эшсезе булган Төркиядә халык сүриялеләр арзанга эшләп кулыбыздан эшләрне тартып ала дип җитди реакция күрсәтә башлады. Әнкара тагын бер миллион Сүрия ватандашы иммигрант булып өстәлсә, хәлләр куркыныч төс алыр дип борчыла. Эрдоган Идлибта сугыш туктап, тынычлык урнашса, Сүрия иммигрантларын анда урнаштырырбыз дигән фараз ясады.

16 сентябрь Әнкарада узган югары дәрәҗәле очрашуда төп тема асылда шул иде. Төрек матбугаты бу очрашуга зур әһәмият бирде. Белгечләр исә алдан ук очрашудан уңай нәтиҗә көтелмәвен белдерде. Сәбәп буларак Әнкараның Әсад режимын танымавы, оппозициягә ярдәм итүе, аеруча Төркиядәге идән асты көрд оешмасы ПКК-ның Сүриядәге канатын Төркия чикләре тирәсеннән ераклаштырырга теләве китерелде. Шулай булып чыкты да, Идлиб мәсьәләсендә тарафлар килешә алмадылар.

Мәгълүм ки, Русия белән Төркиянең икътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләре тыгыз. Бу исә Төркиянең НАТОдагы партнеры булган АКШның ачуын чыгара. Шул сәбәпле булса кирәк, АКШ сенаты Төркиягә икътисади чикләү кертүне таләп итә. Президент Трамп әлегә моңа каршы. Шулай да ул көрд оешмасына хәрби ярдәм күрсәтеп, Әнкараны тынычсызландыра.

Ике көн элек Иран яклаган Йәмәндәге көчләр Согуд Гарәбстанының Арамко нефть эшкәртү базасына бомбалар ташлап зур зыян салгач, Якын Көнчыгышта кабат сугыш җилләре исә башлады. Шул сәбәпле дә Әнкара самиты төрекләр көткән рәвештә тәмамланмады.

2008-2010 елларда Мәскәүдә илче булган Хәлил Акынҗы әйтүенчә, Төркиянең хәрби көчләре Сүриядән чыгарга тиеш булачак. Бүген анда 12 урында күзәтү ноктасы бар. Кыскасы, Мәскәү Әнкараны Әсадны кабат танырга мәҗбүр итәчәк кебек. Шул чакта гына Әнкара кайбер ташламалар алыр дигән фараз әйтеп була.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG