Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда удмурт телен яклап һәм Альберт Разинны искә алып ялгыз пикетлар уза


Татар иҗтимагый үзәге активисты Энҗе Даутова Камал театры каршында пикетка чыкты
Татар иҗтимагый үзәге активисты Энҗе Даутова Камал театры каршында пикетка чыкты

Пикетларга Татар иҗтимагый үзәге активистлары чыкты. Пикетларның берсе Камал театры каршында булса, калганнары көн дәвамында тагын дүрт урында уза.

20 сентябрьдә Казанның Камал театры каршысында милли хәрәкәт активисты Энҗе Даутова удмурт телен яклап, үз-үзенә ут төрткән галим Альберт Разинны искә алып ялгыз пикет уздырды. Ул “Мин/Без Альберт Разин. Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер”, дигән шигар күтәреп торды.

Энҗе Даутова Русия дәүләтендә яшәүче урыс булмаган халыкларның барысының да язмышлары удмурт халкының язмышына охшаш, дигән фикердә. Ул Азатлыкка Альберт Разин – урыс булмаган бөтен милләтләргә үрнәк, дип әйтте.

“Татар халкы туган телен югалтмас өчен инде ничә ел көрәшә. Нәтиҗәсе куанырлык түгел. Телебез бетеп бара. Хәзер туган телебезне мәктәпләрдә факультатив рәвешендә генә калдырдылар. Димәк ул алга таба бөтенләй югалачак.

Халыкның телне саклап калуда ышанычы кими бара. Шулай да битараф булмаган кешеләребез бар әле. Бу хәлгә карата инде без дә тып-тын утырсак, удмуртлар кебек дөньядан югалачакбыз. Андый көнгә каласы килми. Шуның өчен түзә алмыйча тыныч кына өйдә утыра алмыйбыз”, дип җиткерде ул.

Татар теленең бетеп баруының төп сәбәпләре нидән гыйбәрәт, дигән сорауга Даутова, моның иң төп сәбәбе Русия империясендә урыс булмаган халыкларга каршы гасырлар буенча алып барылган мәкерле сәясәт, дип әйтте. Путин идарәсе вакытында урыс булмаган халыкларның теленә, мәдәниятенә һөҗүм бара, ди ул.

Татар иҗтимагый үзәге 20 сентябрьдә удмурт теле өчен көрәшкән галим Альберт Разинны искә алып, удмурт телен яклаган пикетлар тагын дүрт урында уза. Активистлар Казанның Ирек мәйданы, Федор Шаляпин, Салих Сәйдәш һәйкәлләре һәм Бауман урамындагы сәгать янында шигарләр тотып торачак.

М. Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге удмурт активисты Альберт Разинга багышлап 20 сентябрьдә Казан үзәгендә пикет уздырырга теләгән иде. Ләкин Казан хакимияте милли хәрәкәт сораган бер генә урында да пикетны уздыруга рөхсәт бирмәде.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG