Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмга каршы вәгазьләр: мәчетләрдән алып кафеларга кадәр


"Түбәтәй" кафесында сөйләшү
"Түбәтәй" кафесында сөйләшү

Күрше республика, өлкәләр белән чагыштырганда Татарстанда экстремизмга каршы чаралар күбрәк уза. Ел саен оештырыла торган чараларның төрле формалары кулланыла. Азатлык хәбәрчесе шуларның берсендә булып кайтты.

Татарстанда "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында төрле чаралар уза. 13 сентябрь Казан мәчетләрендә экстремизмның зыяны турында вәгазьләр укылды. 16 сентябрь Казанның "Түбәтәй" кафесында дини секталарның зыяны турында сөйләштеләр.

Мәчеттә җомга вәгазендә экстремизм турында сөйләүгә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Мисал өчен галим Альфред Бустанов үз Facebook битендә:

"Узган җомга Коръән һәм хәдисләр ярдәмендә безне (шулай ук Казакъстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын) коточкыч татар телендә сайлауга (8 сентябрь сайлавы – ред.) барырга үгетләделәр. Бүген инде яшь имам террорчыларга ләгънәт укый. Ярар, һичьюгы көр тавыш белән сөйләде инде. Мәчеткә рухи азык алырга дип киләсең, ә монда сиңа террорчылыкка каршы, үз фикерен әйтүчеләргә һөҗүм, дөреслек өчен көрәш һәм башка шуның ише ихтиляф (каршылыклар) турында сөйлиләр. Беренче каналдан ким түгел", дип язды.

Казанда "Түбәтәй" кафесына дини секталарга каршы узган лекциягә 30лап кеше килде. Бу очрашуда катнашыр өчен алдан теркәлү кирәк иде. Килүчеләр арасында мәдрәсә тәмамлаучылар гына әлеге лекциядә әйтелгәннәрне тулысынча аңлый алды.

Әхмәд әбү Яхъя әл-Хәфәни һәм Булат Мөбәрәков
Әхмәд әбү Яхъя әл-Хәфәни һәм Булат Мөбәрәков

Лекцияне алып барган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әхмәд әбү Яхъя әл-Хәфәни һәм Булат Мөбәрәков күп дини терминнар кулланды, шулай ук ислам дине тарихы турында сөйләде. Булат хәзрәт үзе дә беренче очрашудан ук яшьләр барысын да аңламаячагын таныды. Аның фикеренчә, Коръән аятьләрен, дини мәсьәләләрнең нечкәлекләрен аңлар өчен шәригать белеменә ия булу кирәк.

"Әлбәттә, аңлашылмаган терминнарны ишетү авыррак тоела, ләкин бирегә килгәч ул мөселман кардәшләре белән аралаша, яңа терминнарны ишетеп аларга акрынлап ияләшә бара – менә бу да аның өчен башлангыч вакытта зур файда булып торачак", дип саный ул.

Лекция укучылар тыңлаучыларга, ничек төрле секталарга эләгүдән сакланырга, сектачыларны ничек аерырга дигән сорауларга җавап бирергә тырышты кебек.

"Лекциядә сөйләгәннәрнең 80% мин белә идем, 20% яңалык булды. Яшьләрнең сораулар бирүе бу проблемның барлыгын дәлилли, әмма очрашуда ул проблемның чишү юлларын да ишетәсе килгән иде", диде чарада катнашкан Гөлназ исемле мөслимә.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин Азатлыкка әйтүенчә, экстремизмга каршы чаралар аларда да уза, әмма аның формасы аклану рәвешендә булмаска тиеш.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

"Без экстремистлар түгел" дип түгел, исламның кеше үтерүгә каршы дин булуын аңлатабыз. Сезнең христианнарның экстремизмга каршы шундый чаралар үткәргәнен күргәнегез бармы? Юк бит. Бу бит мөселманнарга кагылышлы әйбер генә түгел. Аларда да патшаны шартлатканнар, башкасын шартлатканнар. Тарихта андый мисаллар күп. Ник алар экстремист түгел соң, ник алар террорчылар түгел?

Яшьләрне җыю ул мәдәни агарту эше кебек алып барыла. Без хәзер исламны шуңа әйләндереп барабыз. Мөселман сабантуйлары уздырабыз. Исламның идеологиясен таратырга, ягъни мәгънәсен алңлатырга, фәнен таратырга кирәк", ди Галиуллин.

Аның сүзләренчә, террорчылыкка каршы көрәшү өчен иң беренче халыклар дуслыгын көчәйтергә кирәк.

"Русия – уникаль дәүләт. Федератив дәүләт икәнне аңласак, бернинди экстремизм булмаячак. Секталарның зыянын аңлатырга кирәк. Күп кенә егетләребез секталарга китеп барды. Моның сәбәбе – рәсми муллаларның халыктан читләшүе. Хәзер мөфтигә дә вертушка аркылы узып керергә кирәк. Бу – күрелмәгән хәл.

Төрмәләрдә секталарга эләккән малайлар бар, секталарга эләгеп төрмәләргә утыртылган малайлар бар. Төрмәләрдә ай саен очрашулар уздырабыз. Киров өлкәсендә төрмәләр бик күп. Безнең имамнар шул төрмәләр белән бик яхшы эшлиләр. Анда ул проблем бигрәк тә катгый тора. Ул сектага эләккән малайлар төрмәдә нәрсә өчен утырганын да белми. Кешене дини сектага китереп кертәләр дә, җитәкчеләре чыгып кача. Җитәкчеләре бер вакытта да эләкми", ди Галиуллин.

Аның сүзләренчә, Казанда бер төркем яшьләр даими очрашулар уздырып тора, әмма аларны ниндидер секта дип әйтеп булмый.

"Бер-берсенә карата бик ярдәмчелләр. Аларның бер ягы гына бар, алар рәсми мөфтиятне яратмыйлар. Әмма мөфтигә итагать итәргә кирәк”, ди Киров өлкәсе мөфтие.

Зөфәр Галиуллин экстремизмны аңлатучы очрашулар татарлар күпләп яшәгән Нократ Аланы, Малмыжда да узуын әйтә.

"Киров шәһәрендә дә уздырабыз. Монда күбрәк дагыстаннар һәм башка халыклар килә. Балалар белән дә очрашабыз. Вәгазьләр формасында да уза. Барысын да дәгъват рәвешендә алып барабыз. Бер вакытта да акланмыйбыз", ди ул.

Башкортстанда да мөселманнар шактый яшәсә дә, экстремизмга каршы махсус чаралар санаулы гына уза. Мәчетләрдә вәгазьләр "өстән төшерелгән" әмер буенча укылмый. Азатлык берничә мәчет имамыннан вәгазь тематикасын билгеләү тәртибе белән кызыксынды. Имамнар вәгазь укуда тулы ирек булуын әйтте.

Уфаның Затон бистәсе мәчете имамы Радик Хәйруллин вәгазьләрне аена, елына карап укуларын әйтә.

"Мәсәлән, Рамазан аенда бер төрле укыйбыз. Әле менә Мөхәррәм ае бара. Бу ай изге ай, бу айда кылган гамәлләребез, гыйбадәтләребез, игелекле эшләребезнең савабын Аллаһы Тәгалә берничә тапкыр арттыра. Бу айдагы вәгазьләрдә әнә шуңа басыйм ясыйм. Вәгазьләр өчен теманы билгеләү үзебезнең иректә", диде ул.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

Уфаның "Ихлас" мәчетенең элекке имамы Мөхәммәт Галләм Азатлык хәбәрчесенең экстремистлык, террорчылыкка каршы вәгазь укырга кушулар булу-булмау турында кызыксынуына: "Андый кыйммәтле күрсәтмә булмады, кушсалар, укыйбыз", диде.

Башкортстан имамнары экстремистлык һәм террорчылык вазгыятьнең кискен тормавын да билгеләде.

Сентябрь башында террорчылыкка каршы теләктәшлек көнендә Башкортстан дәүләт концертлар залында узган "түгәрәк өстәл"дә дә бу хакта билгеләнгән иде. Анда Башкортстанның Мәдәният министрлыгы каршындагы һуманитар тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марат Мәрданов чыгыш ясап, экстремистлыкка бәйле җинаятьләрнең елдан-ел кими баруын билгеләгән иде. Аның сүзләренчә, 2016 елда 18 җинаять теркәлсә, 2017дә – 17, узган елда 12 җинаять кылынган. Быел күрсәткечләр тагы да азрак булыр дип көтелә.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, Татарстанда экстремизмга каршы чаралар күп булуы Әсгать Сәфәровтан (элекке эчке эшләр министры) калган МВД системасының аппараты зур, амбицияләре көчле булуга да бәйле.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Ул амбицияләрне күрсәтү өчен экстремизм бик җайлы әйбер, чөнки һәрбер кешене экстремизмда гаепләргә мөмкин. Мисал өчен, сакалың андый түгел, түбәтәең башка дияргә була. Хакимият теләмәгәнне әйтү яки интернетта язуны да экстремизм белән бәйлиләр. Пикетка чыгып тын гына торганнарны да кулга алалар. Канунны үзеңә кирәк булган тарафка борып була.

Экстремистик оешмаларга каршы көрәшүче үзәк бар икән, димәк экстремизм үзе дә булырга тиеш бит инде. Әгәр ул юк икән, димәк аны ничектер уйлап чыгарырга кирәк. Төрле чаралар уйлап чыгарырга кирәк. Мисал өчен, профилактика, тегесе-монысы. Ул бит инде бюджет белән бәйле. Югарыда утырган җитәкчеләрнең дәрәҗәләре белән дә бәйле. Шуңа ул күпертелә, күбәя башлый.

Ягъни, экстремизм дигән әйбер киң аңлатыла торган төшенчә. Менә хәзер кулга алынган якут шаманын экстремистик төркем булдыруда гаеплелиләр. Имеш, кешеләр аның янына җыелып, ул Мәскәүгә барып экстремистик оешма булдыра. Монда да экстремизмга каршы көрәш чиксез булырга мөмкин", ди Айсин.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә экстремизмны турыдан-туры ислам белән генә бәйлиләр. Экстремизм мөселманнарга комплекс буларак та сеңүен әйтә ул. Православларга килгәндә экстремизмга каршы көрәш юк, ә секталарга каршы көрәш бар ди Айсин.

"Христиан оешмаларын да тыю бар. Йәһвә шаһитлары мисал өчен. Әмма аларны экстремист дип атамыйлар, секта дип әйтәләр. Һәм ул барыбер массакүләм хәрәкәт түгел.

Ни өчен исламга каршы хәрәкәт бара, чөнки хакимият исламны эчке көндәш, оппонент дип күрә. Мөселманнар православ динендәге кешеләрдән аермалы буларак, хакимиятнең кайбер әйберләрен кабул итми. Православларда Инҗилдәге төшенчәне һәрбер хакимият ул Аллаһтан дип аңлаталар, ягъни кем генә килмәсен, аны кабул итәргә кирәк диләр. Мөселманнарда, исламда хакимияткә караш һәм дәүләт системасы бераз башкача", ди Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG